Мартин Һауг
| алман. Martin Haug | |
| Ватандашлык |
|
|---|---|
| Туу датасы | 30 гыйнвар 1827[1] |
| Туу урыны | Остдорф[d], Балинген[2] |
| Үлем датасы | 3 июнь 1876[1] (49 яшь) |
| Үлем урыны | Бад-Рагац[d], Зарганзерланд[d], Санкт-Галлен[d], Швейцария |
| Язма әсәрләр теле | алман теле |
| Һөнәр төре | һинд телләре белгече, шәркыятьче, университет профессоры, тәрҗемәче, иранист |
| Эшчәнлек өлкәсе | санскрит теле[3] һәм индология[d][3] |
| Эш урыны | Мүнхен университеты[d], Һайделберг университеты[d] һәм Бонн университеты[d] |
| Әлма-матер | Түбинген университеты[d] һәм Бонн университеты[d] |
| Активлык урыны | Мүнхен[2] |
| Әгъзалык | Гөттинген фәннәр академиясе[d] |
Мартин Һауг - Алман Шәркыять белгече.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Һауг Остдорфта туган булган (хәзерге көндә Балинген өлеше), Вюрттембергта. Ул чагыштырмача соң яшьтә Штуттгартта гимназиядә укучы булган һәм 1848 елда Эберһард Карлс Тюбинген Университетына кергән, анда ул Шәрыкъ телләрен, аеруча Санскритны укыган. Аннан соң ул Гёттингенның Георг-Аугуст Университетында лекцияләргә йөргән, һәм Бонн Университетында приват-доцент вазифасына кереп яши башлаган. 1856 елда ул Һайдельберг Университетына күчкән, анда ул Бунсенга әдәби эшләрендә ярдәм иткән.
1859 елда ул Һиндстанга чакыруны кабул иткән, анда ул Пунада Санскрит өйрәнүләре суперинтенденты һәм Санскрит профессоры булган. Биредә аның Зәнд теле һәм әдәбияты белән таныш булуы аңа әдәбиятның бу тармагын киңәйтү өчен шәп мөмкинчелекләргә ия була алган. 1866 елда Штуттгартка кайтып, ул 1868 елда Мюнихка Санскрит һәм компаратив филология профессоры буларак чакырылган булган.
Һиндстан буйлап 20-нче гасыр башында кулланылган Бһандаркар, Рамакришна Гопалның популяр Санскрит кереш китапларының структурасын гомуми хасиятләрдә корылмасын булдырган доктор Һауг булган.
Эшләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Пунада өйрәнүләре нәтиҗәсе Essays on the sacred language, writings and religion of the Parsees (Bombay, 1862) Изге тел буенча эсселар, Парсиларның язулары һәм дине томы булган.
Һауг борынгы Һиндстан һәм Фарсы иле әдәбиятларын өйрәнүчегә шактый әһәмияткә ия башка эшләрне нәшер иткән. Алар арасында:
- Die Pehlewisprache und der Bundehesch (1854) Пәһләви теле һәм Бундеһеш
- Die Schrift und Sprache der zweiten Keilschriftgattung (1855) Икенче чөй язмасының язуы һәм теле
- Die fünf Gathas, edited, translated and expounded (1858–1860) Биш Гата, мөхәррирләнгән, тәрҗемә ителгән һәм аңлатылган
- an edition, with translation and explanation, of the Aitareya Brahnsana of the Rigveda (Bombay, 1863), which is accounted his best work in the province of ancient Indian literature/ Ригведаның "Аһтарейя Браһнсана"ның мөхәррирләнгән эше, тәрҗемә һәм аңлатма белән, ул провинциядә борынгы Һиндстан әдәбияты буенча иң яхшы эш дип санала.
- A Lecture on an original Speech of Zoroaster (1865) Зәрдөштнең иң элек булганча сөйләшүе буенча лекция
- An old Zend-Pahlavi Glossery (1867) Борынгы Зәнд-Пәһләви Глоссарие
- Über den Charakter der Pehlewisprache (1869) Пәһләви теленең хасиятләре турында
- Das 18. Kapitel des Wendidad (1869) Вендидадның 18-енче бүлеге
- Über das Ardai-Virafnameh (1870) Ардаи-Вирафнамә турында
- An old Pahlavi-Pazand Glossary (1870) Фраһанг-и Паһлавиг
- Vedische Rätselfragen und Rätselsprüche (1875) Ведик йомаклар һәм табышмаклар
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
- 1 2 Deutsche Nationalbibliothek Record #118709097 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- 1 2 База данных Национальной библиотеки Чешской Республики
- Калып:EB1911 This work in turn cites:
- Adalbert Bezzenberger, Beiträge zur Kunde der indogermanischen Sprachen, vol. i., pp. 70 seq, which has the particulars of Haug's life and work.