Маршалл Утраулары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Маршалл Утраулары Җөмһүрияте
Aolepān Aorōkin M̧ajeļ
Republic of the Marshall Islands
Байрак
байрагы
Шигарь: «Jepilpilin ke ejukaan»
Ил көе: «Forever Marshall Islands»
урнашуы
Бәйсезлек 1986 елның 21 октябре
Идарә итү формасы Җөмһүрият
Рәсми тел маршалл теле, инглиз теле
Башкала Маджуро
Эре шәһәрләр Маджуро
Президент Джуреланг Зедкайя
Мәйдан 181 км²
Халык саны
– Барлыгы (2003)
– Тыгызлык

56,429 кеше
342.5 кеше/км²
Акча [[АКШ доллары]]
Вакыт UTC +12
Пәрәвез домены .mh
Телефон коды +692


Марша́лл Утраулары́ Җөмһүрияте́ (марш. Aolepān Aorōkin M̧ajeļ, ингл. Republic of the Marshall Islands) — Микронезиядә урнашкан дәүләт. Маршалл Утраулары, рәсми атамасы Маршалл Утраулары Җөмһүрияте (Маршалл телендә:Aolepān Aorōkin M̧ajeļ) Тын Океанда экватор янында Халыкара Дата Сызыгыннан бераз көнбатышкарак урнашкан утрау дәүләт. Географик яктан, ил Микронезиянең зуррак утраулар төркеменең өлеше булып тора. Илнең халык саны 53 158 кеше (2011 җан исәбе алу буенча), алар үз эченә 1156 аерым утрау һәм утраучыклардан торган 29 мәрҗән атоллында урнашкан. Утраулар көнбатышта Микронезия Федератив Штатлары белән, төньякта Уэйк Утрау белән, көньяк-көнчыгышта Кирибати белән һәм Көньякта Науру белән чиктәш. Утраулыларның якынча 27797-се Маджурода тора, башкала да шунда урнашкан.
Микронезия колонистлары безнең эрага кадәр икенче меңьеллыкта әкренләп Маршалл утрауларында яши башлаган, утрау ара навигация традицион таяк схемалар кулланып мөмкин булган. Архипелаг утраулары беренче вакытта Европалылар тарафында 1520-нче елларда ачылган, Испания тикшеренүчесе Алонзо де Салазар 1526-нчы елда атоллны күргән. Моннан соң Испания һәм Англия корабларының башка экспедицияләре булган. Утрауларның атамасы Британия тикшеренүчесе Джон Маршаллдан килә, ул 1788-енче елда утрауларга зиярәт кылган. Яшәүчеләр утрауларны тарихи атама буларак "jolet jen Anij" (Ходайдан Бүләкләр) дип атаган.
Европа көчләре утраулар өстеннән Испания суверенитетын 1874 елда таныган. Алар рәсми рәвештә 1528 елга кадәр Испаниянең Көнчыгыш Һиндстаннарның өлеше булган. Соңрак, Испания утрауларны Германия Империясенә 1884 елда саткан һәм алар Германия Яңа Гвинеяның өлеше булып 1885 елда булган. Беренче бөтендөнья сугышында Япония Империясе Маршалл Утрауларын оккупацияләгән, алар 1919 елда Милләтләр Лигасы тарафыннан башка Германия территорияләре белән комбинациядә Көньяк Тын Океаны Мандатын формалаштырган. Икенче бөтендөнья сугышында АКШ утрауларны Гилберт һәм Маршалл Утраулары кампаниясендә яулап алган. Башка Тын Океаны Утраулары белән бергә Маршалл Утраулары АКШ-га буйсынган Тын Океан Утраулары Карау Астындагы Территориясенә кушылган. Үзидарәгә 1979 елда, ә тулысынча суверенитетка 1986 елда, АКШ белән Ирекле Ассоциациясе Компакты астында ия булган. Маршалл Утраулары 1991 елдан бирле Берләшкән Милләтләр әгъзасы булган.
Сәяси яктан Маршалл Утраулары АКШ белән ирекле ассоциациядәге президент җөмһүрияте, АКШ саклауны, субсидияләрне һәм АКШ-та урнашкан агентлыкларга мәсәлән FCC һәм USPS - ка мөрәҗәгатьне тәэмин итә. Табигый ресурслары аз булу белән, утрауларның байлыгы хезмәт күрсәтү икътисадына нигезләнгән һәм шулай ук балыкчылыкка һәм авыл хуҗалыгына; АКШ-тан ярдәм утрауларның тулаем милли продуктының зур процентын тәшкил итә. Ил үзенең акча берәмлеге буларак АКШ долларын куллана.
Маршалл Утрауларының гражданнарының күпчелеге Маршалл токымыннан, гәрчә аз санлы АКШ-тан, Кытайдан, Филиппиннардан һәм башка Тын Океаны Утрауларыннан иммигрантлар булса да. Ике рәсми тел булып Малай-Полинезия телләренең әгъзасы Маршалл теле һәм инглиз теле тора. Утрауларның бөтен халкы диярлек ниндидер дин тарафдары, илнең дүрттән өче я Маршалл Утраулардагы Берләшкән Гайсә Чиркәве Конгрегациясе, я Ходай Ассамблеясы тарафдарлары.