Маршалл утрауларында ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Маршалл утрауларында ислам latin yazuında])
Маршалл утрауларында ислам
Дәүләт  Маршалл Утраулары
Бу мәкалә Ислам турында
Маршалл утраулары картада
Тышкы рәсемнәр
Маршалл утраулары мәчете фотосурәте.

Маршалл утрауларында ислам (ингл. Islam in the Marshall Islands, гарәп. الإسلام في جزر مارشال‎) ― азчылык дине. Илдәге барлык Ислам дине тарафдарлары ― Әхмәдия мөселманнары[1]. 2012 елда Маршалл утрауларында беренче тапкыр төзелгән Бәйтүл-Әхмәд мәчете Океанлык субрегионы Микронезиядә бердәнбер мәчет булып тора [2]. 2009 ел өчен хисап нигезендә, Маршалл утрауларында 10га якын мөселман яшәгән дип исәпләнсә [1], соңгы мәгълүматлар буенча илдә 150гә якын Ислам динен тотучы яши [3].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам дине Маршалл утрауларына 1990-елларда, Әхмәдия Ислам җәмгыяте җибәргән Фиджи дәгъватчеләре белән килеп керә [4]. 2001 елда Ислам дине Маршалл утраулары хөкүмәте тарафыннан рәсми рәвештә таныла. 2012 елда мөселман җәмгыяте Маршалл утрауларының беренче мәчетен ― ил башкаласы Маджуро(ингл.) атоллының көнчыгыш яр буенда илнең төп эшлекле районы, банк һәм туристлык үзәге булган Улига утравында Бәйтүл-Әхәд мәчетен(ингл.) ― Маршалл утрауларында бердәнбер мәчетне төзи [3][5] [6][7]. Бәйтүл-Әхәд мәчете ачылу тантанасында бөтен ил буенча таралып яшәүче Әхмәдия мөселман җәмгыяте әгъзалары катнаша [8] [9]. Мәчет зәңгәр түбәле һәм ике манаралы 2 катлы ак бинадан гыйбарәт [10].

Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маршалл утрауларында Ислам дине йогынтысы үсә, Әхмәдия мөселманнарының саны берничә ел дәвамында арта бара. 2012 елда, мөселман җәмгыяте Маршалл утрауларының бердәнбер мәчетен төзергә карар иткәч, ислам җәмгыяте илнең дини һәм сәяси эшлеклеләренең игътибарын җәлеп итә башлый. Маршалл утраулары Конституциясенең дин тоту иреген гарантияләвенә карамастан, гомумән дөньяда Ислам турында җәмәгатьчелектә начар фикер тудырырга омтылыш зур булу сәбәпле, күпчелек христианнар яшәгән Маршалл утрауларында да ислам җәмгыятенең илдә яшәү хокукы ил парламентында турыдан-туры трансляцияләр барышында шик астына куела [11]. Беренче мәчетнең төзелеше илдә курку һәм шикләнү белән кабул ителгән, ачылу көнендә гарәпчә язулы тышкы элмә тактага йомыркалар ыргытканнар [12].

Ислам җәмгыяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәдия мөселманнары Маршалл утрауларында яшәүчеләрнең тормышында актив роль уйный, җирле яшьләр төркемнәре һәм, Барыннан да элек кешелек(ингл.) Халыкара хәйрия фонды (Лондон, Бөекбритания) аша, Сәламәтлек саклау министрлыгы белән элемтәдә эшли [11]. Әхмәдия җәмгыяте җитәкчесе һәм Бәйтүл-Әхмәд мәчете имамыПакистанда туып, эзәрлекләү сәбәпле Канадага киткән һәм шуннан бирегә килгән Матиулла Джойя (Mattiullah Joyia), икенче имам ― шулай ук пакистанлы Фируз Хундал (Feroz Hundal). Әхмәдияләр ил җәмәгатьчелегенә ислам турында дөрес мәгълүмат бирү, компьютер белем бирү буенча семинарлар үткәрү, АКШтан медицина миссиясе чакырып китерү, кан тапшыру буенча акция уздыру, авыл хуҗалыгы проектлары, белем бирү һәм эшкә урнашу программалары, баскетбол буенча турнирлар, студентлар өчен укулар, кояш батареяларын гамәлгә кертү, өлкәннәр һәм зәгыйфь гражданнар өчен санитар шартларны яхшырту буенча проектлар оештыру һәм үткәрү аша Маршалл утрауларында ислам диненең игелек көче икәнен расларга тырыша[12].

Бәйтүл-Әхмәд мәчете төзелеше өчен җирне Тувалуда туып, 1960 елдан биредә яшәүче, ислам динен 1987 елда кабул иткән Сэм “Али” Ненаның (Sam “Ali” Nena) хатыны бүләк иткән.

Әхмәдия мөселман җәмгыяте Коръәнне маршалл теленә(ингл.) тәрҗемә иткән [13].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 International Religious Freedom Report 2009: Marshall Islands. United States Bureau of Democracy, Human Rights and Labor (September 14, 2007)
  2. Mosque soon to open in Uliga (November 28, 2011). әлеге чыганактан 2013-08-13 архивланды. 2022-03-04 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Bethany Keats. Ramadan in the Pacific (July 11, 2014).
  4. Vlad Sokhin. Islam in Oceania(ингл.)
  5. First Mosque opens up in Marshall Islands by Radio New Zealand International, September 21, 2012
  6. Islam in Oceania.
  7. Letman, Jon (6 February 2017). How Islam Is Gaining A Foothold In Micronesia.
  8. Islam in Oceania.
  9. First mosque opens in Marshall Islands, RNZ (21 September 2012).
  10. Raj, Ali. Driven from Pakistan, Ahmadi Muslims find paradise. In the Marshall Islands, South China Morning Post (16 April 2019).
  11. 11,0 11,1 Giff Johnson (August 6, 2014). Muslim community puts down roots in Marshall Islands. әлеге чыганактан 2015-04-02 архивланды. 2022-03-04 тикшерелгән.
  12. 12,0 12,1 Jon Letman. How Islam Is Gaining A Foothold In Micronesia. Honolulu Civil Beat, 6.02.2017
  13. First mosque opens in Marshall Islands. RNZ News, 21.09.2012(ингл.)