Мары вилаяте
Мары вилаяте | |
Нигезләнү датасы | 14 декабрь 1992 |
---|---|
Дәүләт | Төрекмәнстан |
Башкала | Мары |
Административ-территориаль берәмлек | Төрекмәнстан |
Геомәгълүматлар | Data:Turkmenistan/Mary.map |
Халык саны | 1 480 400 (2005) |
Нәрсә белән чиктәш | Герат[d] |
Мәйдан | 87 150 км² |
Җирле телефон коды | 3522 |
Номер тамгасы коды | MR |
Мары вилаяте Викиҗыентыкта |
Мары вилаяте (төрекм. Mary welaýaty) ― Төрекмәнстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан административ берәмлек (вилаять). Административ үзәге – Мары (1937 елга кадәр Мерв) шәһәре.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1992 елның 14 декабрендә элеккеге Мары өлкәсе территориясендә оеша. [1].
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Климат кискен континентальдән алып коры континентальгә кадәр; гыйнварның уртача температурасы -2 +4 °C, июль +28 - +32 °C; явым-төшем елына 100-300 мм (вилаятьнең үзәге өчен). [2]
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Көнбатышта Ахал, төньякта һәм төньяк-көнчыгышта Ләбап вилаятьләре, көньякта Әфганстан белән чиктәш.
Мәйданы 86,8 мең кв.км тәшкил итә. Халык саны – 1146,8 мең кеше (1995), 1480,4 мең кеше (2005). 2000 елда Мары вилаятенә Төрекмәнстан халкының 23 % ы туры килгән. Халкы, нигездә, төрекмәннәр, шулай ук үзбәкләр, руслар, казакълар, татарлар һәм башка милләт вәкилләре яши. Халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га 15 кеше, үсеш алган оазисларда 150-200 кеше тәшкил итә. Мары вилаятендә 9 әтрап (=район) бар. Эре шәһәрләре: Мары, Бәйрәмали, Сәрхәтабад (Кушка), Шатлык, Юлүтән.
Мары вилаятендә авыл хуҗалыгы көнчыгыштан көнбатышка төбәк үзәге аша узучы Караком каналы һәм Әфганстаннан агып кереп, көньяктан төньякка ага торган Мөргап елгасы белән сугарыла.
Борынгы Мерв шәһәре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Төбәкнең төп археологик урыны булган Мерв – борынгы Ефәк юлында иң яхшы сакланган оазис шәһәрләренең берсе.
Төбәк территориясеннән (Сәрхәтабадтан) Әфганстанның чик буе шәһәре Торгунди шәһәренә кадәр автомобиль һәм тимер юл уза.[3]
Административ-территориаль бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мары вилаятенә 9 әтрап һәм 2 әтрап хокукындагы шәһәр керә.
- Шәһәрләр
- 9 әтрап
- Бәйрәмали әтрабы – административ үзәге Бәйрәмали шәһәре
- Вәкилбазар әтрабы – Молланепес исемендәге штб
- Караком әтрабы – Яктыюл бистәсе
- Юлүтән әтрабы – Юлүтән шәһәре
- Мары әтрабы – Мары шәһәре
- Мөргап әтрабы – Мөргап шәһәре
- Сакарчәгә әтрабы – Сакарчәгә шәһәре
- Тагтабазар әтрабы – Тагтабазар штб
- Төрекмәнкала әтрабы – Төрекмәнкала шәһәре
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Вилаятьтә сәнәгатьнең түбәндәге төрләре үсеш алган: электр энергиясе җитештерү, минераль ашламалар заводы, текстиль һәм трикотаж фабрикалары һәм башкалар. Мары шәһәрендә илдә беренче шикәр заводы төзелгән.
Вилаять авыл хуҗалыгының мөһим тармаклары – терлекчелек һәм игенчелек. Төбәк икътисадының нигезен сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы тәшкил итә. Сәнәгать (25,58 %) һәм авыл хуҗалыгы (23,5 %) продукция җитештерү күләме буенча Төркмәнстанда икенче һәм өченче урында тора (2008).
2010 елның 4 аенда вилаятьнең дәүләт сәнәгать секторы предприятиеләре тарафыннан 1627,3 миллион манатлык продукция җитештерелгән. Чыгару сәнәгатенең җитештерү күләме 1272,2 миллион манат тәшкил иткән, бу дәүләт секторы предприятиеләре җитештергән продукциянең 78,2 процентын тәшкил итә. Эшкәртү сәнәгате предприятиеләре тарафыннан 355,1 миллион манатлык продукция җитештерелгән.
Мары шәһәреннән 19 км ераклыкта Төркмәнстандагы иң эре 1 млн.250 мең кВт куәтле Мары ГЭСы урнашкан, ул Шатлык ятмасы газында эшли һәм республика электр энергиясенең 80% тан артыгын җитештерә.
Мерв оазисында тәкә кабиләсенең келәм туку сәнгате традицияләре сакланган. [4]
Мары ат заводында бөтен дөньяга танылган чабыш аты — ахалтәкә аты үрчетелә. [5]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://rosreestr.ru/upload/Doc/19-upr/%D0%91%D1%8E%D0%BB%D0%BB%D0%B5%D1%82%D0%B5%D0%BD%D1%8C%20%D0%A1%D0%9D%D0%93.zip 2018 елның 16 апрель көнендә архивланган. Изменения географических названий Туркменистана
- ↑ Марыйская область // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
- ↑ Caravanistan - Turkmenistan-Afghanistan border crossings, retrieved 8 September 2018
- ↑ Вокруг Света | Журнал | Птицы летят к озеру….
- ↑ Лошадь — Кони — Альбом пород лошадей СССР.