Мастер һәм Маргарита (фильм, 1989)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мастер һәм Маргарита (фильм, 1989) latin yazuında])
Мастер һәм Маргарита
пол. Mistrz i Małgorzata
Жанр фэнтезийный телесериал[d]
Режиссёр Мацей Войтышко
Сценаричы Мацей Войтышко[d]
Баш ролләрдә Густав Холоубек
Владислав Ковальский
Анна Дымна
Оператор Дариуш Куц[d]
Көйязар Игорь Корнелюк[d]
Нәрсәгә
нигезләнгән
Мастер һәм Маргарита
Озынлык 370 мин
Ил Польша Польша
Тел полякча
Дөнья күрү 1990,
IMDb ID 0405571

«Мастер һәм Маргарита» (пол. Mistrz i Małgorzata) — Мацей Войтышконың «Мастер һәм Маргарита» романы буенча дүрт серияле телефильмы. Фильм тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр арасында уңай фикерләр тудырган. Премьерасы 1990 елның 20 мартында булган.

Эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мастер — 1930-елларда, Мәскәүдә яшәүче талантлы язучы. Ул Понтий Пилат турындагы роман кулъязмасы өстендә эшли. Иблис — Воланд һәм аның иярченнәре Мастерны эзәрлеклиләр, аны күзәтәләр һәм куркыталар. Шуның аркасында Мастер паранойя белән авырый башлый һәм психиатрия клиникасына эләгер алдыннан кулъязманы утка ыргыта. Аның ярдәмчесе һәм музасы Маргарита Иблиснең гадәттән тыш сәләтләрен Мастерны коткару өчен куллана.

Фильм турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Поляклар, гомумән, Михаил Булгаковны укырга яраталар. Мәсәлән, аның күп кенә әсәрләрен алар 2030 елларда поляк басмасында укыганнар. Бу фильм да «Мастер һәм Маргарита» романының беренче поляк экранизациясе түгел. 1971 елда ук Анджей Вайда романның тарихи бүлекләрен «Пилат һәм башкалар» фильмында күрсәткән була.

Бу фильм — телевизион фильм, ул телеспектакль рәвешендә төшерелгән. Шунысы кызык, Анджей Вайда фильмыннан аермалы буларак, монда махсус эффектлар кулланылмый диярлек, ләкин Мацей Войтышко бик яхшы актерлар составы тапкан. Поляк тәнкыйтьчеләренә бу фильм бик хуш килгән.

Телефильм 4 сериядән тора:

  1. «Кара магия сеансы»
  2. «Мастер»
  3. «Маргарита»
  4. «Саубуллашу»

Актёрлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актёр Роле
Густав Холоубек Воланд Воланд
Владислав Ковальский Мастер Мастер
Анна Дымна Маргарита Маргарита
Мариуш Бенуа Азазелло Азазелло
Януш Михаловский Фагот-Коровьев Фагот-Коровьев
Збигнев Запасевич Понтий Пилат Понтий Пилат

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]