Эчтәлеккә күчү

Мата-Уту

13°16′58″ ю. ш. 176°10′25″ з. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мата-Уту latin yazuında])
Мата-Уту
фр. Mata-Utu
Сурәт
Рәсми исем Mata Utu
Рәсми тел француз теле
Дәүләт  Франция
Нәрсәнең башкаласы Увеа[d] һәм Воллис һәм Футуна
Административ-территориаль берәмлек Хахаке[d]
Сәгать поясы UTC+12:00
Халык саны 1075 (2013)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 6 метр
Почта индексы 98600
Рәсми веб-сайт wallis.fr
Харита сурәте
Карта
 Мата-Уту Викиҗыентыкта

Мата-Уту (фр. Mata-Utu, уолл.[d] Matāʻutu) ― Франциянең диңгез арты биләмәсе[d] Уоллис һәм Футуна утрауларының башкаласы, административ үзәге. Уоллис утраулары төркемендә Увеа утравында урнашкан. Территориянең иң эре диңгез порты. Башкаладан 5,6 км ераклыкта аэропорт[d] урнашкан. Халкы ― 1075 кеше[1] (2013, җанисәп).

Лалолало күле
Мата Уту соборы
Увеадагы король сарае
Аэропорт

Иң танылган истәлекле урыннар булып Мата-Уту соборы[d], король сарае[d] һәм аның фонындагы Лулу Факехида тавы тора[2].

Урта гасырларда Тонга утравы кешеләре Океаниянең күп кенә утрауларында яшәүчеләргә һөҗүм итеп һәм аларга ясак салып, ерак сәяхәтләр ясаганнар. Тонганың «изге» юлбашчылары Туи-тонгалар[d] Уоллис һәм Футуна утраулары халкына каршы сугыш алып барган һәм утрауларны үз контроле астына алган[3]. Алар монда үз хакимиятләрен урнаштырган һәм аны Увеас дип атаганнар, ул ике утрау өчен идарә итүче династиягә әверелгән; ул Мата-Утуда хәтта бүген дә яши. Ул вакытта тонгалылар төзегән ныгытмалар күрше Талиерумда һәм Маламала Тагатада бу төбәктә күптән түгел булган археологик казулар барышында табылган.

1837 елда утрауга килгән католик миссионерлар халыкны 5 ел эчендә христианлыкка күчерергә карар кылган. Бу вакыт эчендә миссионерлар утрауны европалыларның башбаштаклыгыннан саклап кына калмаган, чиркәүләрнең Муа һәм Ваитупа утрауларында да төзелгәнлегенә инанганнар.

Аннары биредә француз авылына охшатып эшләнгән шәһәр төзелгән. Бирегә килгән судноларга дуңгыз, кошлар, ямс, банан һәм кокос алу мөмкин булган[4]. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында бирегә Ирекле Франция[d][5] гаскәрләре килеп төшкән. Бу урында зур булмаган сугыш булган, шуннан соң французлар җирле Виши[d] режимы яклыларны әсирлеккә алган һәм утрауның үзәк радиостанциясен кулга төшергән[6]. 11нче диңгез пехотасының 1нче батальоныннан Фрэнсис Фокс Перри шулай ук монда тукталган[6]. 1998 елда утрау халкы 815 кеше дип бәяләнгән[7].

География һәм климат

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Мата-Уту диңгез өсте тигезлегеннән 6―12 м биеклектә урнашкан. Мата-Утуда тропик климат. Ел дәвамында, хәтта коры айларда да, шактый күләмдә явым-төшем була. Кеппен классификациясе буенча-экваториаль климат (индекс Af).

Утрауның икътисады копра[d], маниок[d], ямс[d], таро[d] тамырлары һәм банан[d] кебек төп продуктларны җитештерүгә бәйле. Терлекләр саны 25 000 дуңгыз һәм 7 000 кәҗә исәпләнә. Акча берәмлеге булып 1945 елның декабрендә кертелгән Тын океан франкы[d] тора[8]. Импорт балансы утраулар өчен уңайсыз, чөнки импорт экспорттан артык[9].

Уоллис һәм Футуна мәхкәмәсе Мата-Утуда урнашкан[10]. Уоллис һәм Футуна радиосы Мата-Утудан тапшырулар алып бара[11]. Шәһәрдән ерак түгел полиция участогы һәм сәүдә үзәге урнашкан. Мата-Утуда шулай ук Indosuez Bank бүлеге һәм җылылык электростанциясе бар[9]. Увеа кибетендә җырчы һәм композитор Palisio Tuauli музыкасы белән кассеталар сатыла[12]. Шәһәрдә туристик мәгълүмат үзәге юк.

Йөкләр китерү хезмәте Уоллис утравындагы Мата-Утуны һәм Футуна утравындагы Леаваны[d] Яңа Каледония башкаласы Нумеа белән тоташтыра. 1995 елга гомуми сыйдырышлылыгы 146 128 тонна булган сигез йөк судносы исәпләнә[9]. Хихифо аэропорты Мата-Утуга һәм шәһәрдән 6 км (4 миль) төньяк-көнбатышта урнашкан Уоллис утравына хезмәт күрсәтә.

Уоллис һәм Футуна биючеләре

Уоллис утравы халкының мәдәни үзенчәлеге ― Полинезия мәдәниятенең тармагы булган уоллис мәдәнияте. Шәһәрдә һәм утрауда тонга теленә якын Көнбатыш Полинезия теленнән алынган увеа телендә сөйләшәләр. Уоллис утравы халкы көндәлек тормышта увеа телендә, администрациядә ― французча сөйләшә.

15 августта Мата-Утуда ― дини бәйрәм (Мәрьямнең Күккә күтәрелүе, Assumptio Beatae Mariae Virginis)[13].

Мата-Утудан ерак түгел ике мөһим археологик һәйкәл ― Талиетуму[14]һәм Тонга-Тото[15] урнашкан.

Сәүдә үзәгендә урнашкан Увеа музей ассоциациясе хәрби-тарихи музей булып тора, анда Икенче бөтендөнья сугышы вакытында территория тарихы турында сөйләнелә[16].

  1. Население Уоллис и Футуна (2013 год).
  2. David Stanley. Moon Handbooks South Pacific(ингл.). — David Stanley, 2004. — P. 567—. — ISBN 978-1-56691-411-6.
  3. Brief History of the Kingdom of Tonga. The Beginning. Parliament of Tonga.(үле сылтама)
  4. United States. Hydrographic Office. Publications(ингл.). — Public domain. — Government Printing Office, 1916. — P. 395—.
  5. «Ирекле Франция» ― Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Франциянең сөргендәге хөкүмәте (1940―1944)
  6. 6,0 6,1 James C. Rill. History of the 1st Battalion, 11th Marines(ингл.). — Lulu.com, 2008. — P. 41. — ISBN 978-1-4357-5810-0.
  7. Ademuni Odeke. Bareboat and Charter (Ship) RegistrationКалып:Ref-und. — Martinus Nijhoff Publishers, 1998. — С. 517—. — ISBN 978-90-411-0513-4.
  8. Ordonnance n° 2021-1200 du 15 septembre 2021.
  9. 9,0 9,1 9,2 Ademuni Odeke; Dr. Ademuni-Odeke (1998). Bareboat and Charter (Ship) Registration. Martinus Nijhoff Publishers. pp. 517–. ISBN 978-90-411-0513-4. https://books.google.com/books?id=rvIWmznNEGYC&pg=PA517. Retrieved 6 May 2013. 
  10. Central Intelligence Agency (2010). The World Factbook 2010 (Cia's 2009 ed.). Potomac Books, Inc.. p. 689. ISBN 978-1-59797-541-4. https://books.google.com/books?id=m-9eSrZtYAAC&pg=PA689. 
  11. Taylor & Francis Group (2003). The Europa World Year Book 2003. Taylor & Francis Group. pp. 1723–. ISBN 9781857432275. https://books.google.com/books?id=XLvU9lroRuUC&pg=PA1723. Retrieved 5 May 2013. 
  12. Stanley, David (1999). South Pacific handbook. David Stanley. p. 525. ISBN 978-1-56691-172-6. https://archive.org/details/bub_gb_w6zguqsU7x0C. 
  13. Olton, Tina (19 February 2007). Always Another Horizon: A Journey Around the World. iUniverse. p. 61. ISBN 978-0-595-86325-9. https://books.google.com/books?id=upQisUm1YkoC&pg=PA61. 
  14. Talietumu. Alluring World (16 February 2016).
  15. Wallis & Futuna Islands. Triton Cape.
  16. (2006) «Chanter la guerre à Wallis ('Uvea)» (fr). Journal de la Société des Océanistes (122–123): 153–171. DOI:10.4000/jso.614.