Матвей Шелудченко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Матвей Шелудченко latin yazuında])
Матвей Шелудченко
Туган 1898
Ракитное[d], Грайворон өязе[d], Курск гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 2 февраль 1940(1940-02-02)
Мәскәү, СССР
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе[1]

Матвей Шелудченко (1898, Ракитное[d], Грайворон өязе[d], Курск гөбернәсе, Россия империясе2 февраль 1940(1940-02-02), Мәскәү, СССР) — дәүләт куркынычсызлыгы органнары эшлеклесе, дәүләт куркынычсызлыгы капитаны. 1926 елдан дәүләт куркынычсызлыгы органнарында. 1937 елдан ТАССРда: ТАССР ЭЭХК дәүләт куркынычсызлыгы идарәсенең 4 нче бүлеге башлыгы (1937-1938), ТАССР эчке эшләр халык комиссары урынбасары (1938-1939). Татарстанда массакүләм сәяси репрессияләрдә актив катнашучыларның берсе.

ТАССР ЮШ депутаты (1 нче чакырылыш).[2]

1939 елның маенда кулга алына, 1940 елның февралендә үлем җәзасына хөкем ителә. Акланмаган.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://nkvd.memo.ru/index.php/Шелудченко,_Матвей_Иванович
  2. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2018-02-18, retrieved 2018-11-21 
  3. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-11-24, retrieved 2018-11-21