Математик исбатлау
Күренеш
| Математик исбатлау | |
|---|---|
![]() | |
| Әүвәлгесе | гөман |
| Кайда өйрәнелә | исбатлау теориясе[d] |
| Проект яки миссиянең максаты | теорема[d] |
| Нинди вики-проектка керә | Проект:Математика[d] |
Математик исбатлау дип математикада берәр фикернең дөреслеген раслаучы фикри һәм мантыйкка нигезләнгән нәтиҗәләр чылбыры атала. Исбатлаулар индукция яки эмпирик чыгарылмаларына караганда күбрәк дедукциягә нигезләнәләр. Бу үз чиратында исбатлауның бер искәрмәсез барлык очракларда дөрес икәнлеген тәэмин итә.
Математикада исбатлана торган фикер теорема буларак билгеле. Исбатланган теорема соңрак башка теоремаларны исбатлауда кулланылырга мөмкин. Башка бер теореманы исбатлауда кулланылган теореманы шулай ук лемма дип тә атыйлар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Mathematical proof (ингл.)
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Математическое доказательство (рус.)

