Махешварнатх Гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Махешварнатх Гыйбадәтханәсе latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Махешварнатх Гыйбадәтханәсе
Сул яктан Натараджа гыйбадәтханәсе, уң яктан төп гыйбадәтханә
Сул яктан Натараджа гыйбадәтханәсе, уң яктан төп гыйбадәтханә
Сул яктан Натараджа гыйбадәтханәсе, уң яктан төп гыйбадәтханә
Ил Маврикий
Төбәк / район Маврикий,Памплемусс, Терминус, Триолет
Дин Шива Илаһына табыну
Төзелеш еллары ???—1888 елда тәмамланган
Сайт [srimuniswararperai.com Рәсми сайт]

Махешварнатх Мандир (биредә "Бөек Шивала Триолет" буларак мәгълүм) ул Маврикийда Триолет шәһәрендә урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе. Гыйбадәтханәнең баш Илаһы Ходай Шива (аның эпитетларының берсе Махешварнатх, ягъни бөек Ходай). Гыйбадәтханәне 1888 елда Пандит Шри Саджбунлал Рамсундур нигезләгән, ул Калькуттадан килгән булган. Гыйбадәтханә Ганга Талаога беренче дини сәфәр белән бәйле булуы белән мәшһүр, бу Маврикий үзәгендә изге күл. Гыйбадәтханә утрауда иң зур гыйбадәтханә булып тора.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханәгә 120 елдан күбрәк. Аның нигезләүчесе Пандит Шри Санджибунлал Рамсундур, күбрәк Пандит Санджибон буларак мәгълүм, Маврикийга Калькуттадан 1866 елның 4 апрелендә килгән. Санджибон килеп чыгышы буенча Һиндстанның Орисса штатыннан булган.[1][2] Ул алып килүче буларак килгән, әмма 1878 елда бөек бүленү вакытында бай булып килгән. Икътисади бәйсезлегенә, акыллыгына һәм вазифасына күрә ул бөтен кеше тарафыннан хөрмәт ителгән булган. Пандит Санҗибон төп җир биләүче булган - аның Терминус, Триолетта 53,70 акры булган, шуларның 10, 13 акрын 1895 елда Һинд дине җәмгыятенә иганә итеп биргән. Ул Триолетта шикәр фабрикасы бөлү сәбәпле Жюль Ланглуадан җирне сатып алган. Шуннан соң ул фабриканың торбасын бу Маврикий тарихи һәйкәлләре турында законнарны бозу булып җимергән булган. Шуннан соң ул Һинду гыйбадәтханәләрне үз финансларына төзәргә уйлаган һәм төп гыйбадәтханә җимерелгән торба кебек биеклектә булырга тиеш булган. Шул вакытта шикәр фабрикаларның хәрабәләре еш табыну урыннарын ясау өчен кулланылган булган. Мәсьәлән, Гран Байеда Нотр Дам де Ла Салетт чиркәве. Башкасы булып Триолет гыйбадәтханәсе тора, ул хәрабәләрдә төзелгән булган. Бина Гоинсами Маэстри әфәнде каравы астында Тамил сәнгать әһелләре эше булган. Шул сәнгать әһелләре шулай ук Порт-Луида Җуммаһ Мәсҗеден һәм Порт-Луида Николай юлында Минатчи Аммен ковилны төзегәннәр (киң рәвештә ул "Кайлассон гыйбадәтханәсе" буларак мәгълүм). Бик энергетик булган Саҗибон Пандит гыйбадәтханәне үзе төзергә ярдәм иткән; ул 1888 елдан 1891 елга кадәр дәвам иткән. Илаһларның һәм каһиннәрнең сурәтләрен Һиндстаннан алып килгәннәр һәм Саҗибон шунда аларыны алып килер өчен барган. Ул Варанасидан икенче "лингам"ны алып килгән, ул Порт-Луидан Триолетка "Шобһа Ятра" (дини процессияне) оештырган. Гыйбадәтханәнең инаугурациясеннән соң, Пандит Саҗибон акчаны гыйбадәтханә белән идарә итү өчен Һинд дине җәмгыятенә биргән. Ул аның белән нотариус Баиссак әфәнде игълан иткәнчә 10,13 акр җир бүләк иткән.

Маһешварнатх гыйбадәтханәсе риваяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Риваять буенча, гыйбадәтханә төзелеше вакытында гыйбадәтханә эшләнгән урында зур алтын һәм көмеш белән чүлмәк табылган булган. Ышану буенча бу шуңа кадәр булган гасырдан Көнчыгыш Һиндстан Ширкәтенең корабларын алтын һәм башка зиннәтле товарлар өчен һөҗүм иткән пиратларның талап алынган малы булган. Табылган акча шуннан соң гыйбадәтханә төзелешенә киткән.

Беренче Махашиваратри Дини Сәфәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Махашиваратри фестивале алдыннан гыйбадәтханә планында канвар.
Махашиваратри фестивале алдыннан гыйбадәтханә планында канвар.

Пандит Саҗибон һәм Маһешварнат гыйбадәтханә белән бәйле төп вакыйга булып Гран Бассэнга ел саен дини сәфәр булып тора. Фактик рәвештә, 1897 елда Боа Пиньолетның Дашанам Госсайн Напалның каһине Гудлэндсның каһине Пандит Шри Моһанпарсад белән төшендә "Җаһнви"дан агып чыгучы Гран Бассэн күленең суын күргән, ул Ганганың өлешен формалаштырган. Төш турында яңалыклар тиз таралган һәм Һинд дине җәмәгатен бик дулкынландырган һәм шулай ук Һиндуларны утрауның изге табигате турында башкача фикер йөртүгә һәм Һиндстанга үләр өчен файдасыз дигән фикергә китергән. Киләсе елга Пандит Гири Госсагне һәм Пандит Саҗибон Триолеттан тугыз кеше белән Махашиваратри бәйрәмендә Ходай Шивага тәкъдим итәр өчен Ганга Талаога треккинг сәфәренә барганнар. Күл шуннан соң э‘Пари Талао’ буларак мәгълүм булган һәм Һиндстанда изге Гангага тиң дип саналган. Шуннан соң бөтен утраудан кешеләр бу традиция буенча эшли башлаганнар һәм Ганга Талаога изге суын җыяр өчен "канвар" (тукымалар белән капланган һәм Һинду Илаһлар рәсемнәре белән бамбук корылма) белән су җыярга дини сәфәргә барганнар. Изге су шуннан соң асаба гыйбадәтханәләрдә Ходай Шивага тәңгәл килгән авылларда тәкъдим ителә. Дини сәфәр Махашиваратри фестиваленең интеграль өлеше булып тора һәм шулай итеп бу традиция Маврикий өчен уникаль булып тора.

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә Бенгаль архитектурасы хасиятләрен күрсәтә, алар вакытында колониаль Һиндстанның Британия йогынтыларын абсорбцияләгәннәр. Гыйбадәтханә гөмбәзләрендә Фарсы һәм Буддачылык йогынтылары, чөнки башта Төньяк Һиндстан гыйбадәтханәләренең тау пигы кебек Шихара формасы булган. Моның кебек гөмбәзләр Буддачылык ступаларында яки фарсылар һәм моголлар йогынты ясаган биналарда кулланылган булган. Төп гыйбадәтханә - Вишну гыйбадәтханәсе, Дэви гыйбадәтханәсе һәм Натараджа гыйбадәтханәсенең бөтенесенең дә гөмбәзләре бар. Төп гыйбадәтханә панчаятна гыйбадәтханәсенең юрамасы, шул ук вакытта үзәк изге урын һәр почмакта 4 өстәмә Илаһ белән баш гыйбадәтханәгә багышланган. Элеккеге панчаятна гыйбадәтханәләрендә үзәк изге урында 5 аерым берлеге булган һәм үзәк гыйбадәтханә иң мәшһүр булган. Биредә стиль бер генә бина булып тора, төп Илаһ өстендә төп гөмбәз һәм калаш һәм тришул түбәле чәчәкләр белән бизәлгән амалака. Дүрт почмактан дүрт өстәмә шпиль калкып тора һәм анда Брахма һәм Картикейя кебек Илаһлар сурәтләре бар. Төп гыйбадәтханәгә беркетелгән веранда тхакур-даланга охшаш, ул Калькуттаның борынгы гыйбадәтханәләре өчен киң таралган өлге, мөгаен бу Британия йогынтысы чөнки ул заминдар коттеджларында киң таралган хасият булып тора. Тхакур - далан ул Көнбатыш Бенгалиядә, Ориссада һәм Бихарның төбәкләрендә Дурга Пуджа вакытында Дурга куелган веранда. Бу шулай ук Вишну гыйбадәтханәләрендә дә кулланыла. Төп гыйбадәтханәне төрле Һинд дине Илаһлары һәм чәчәк дизайннары бизи. Төзелеш вакытыннан бирле гыйбадәтханә ак булып буяла, шул ук вакытта потлар һәм чәчәк дизайннары төсле, бу ак фон белән контрастта. Төп гыйбадәтханәнең үзәк өлеше Шив линга формасында Шива Ходаена багышланган һәм дүрт почмакта уллары белән Парвати Алиһәсе; ходай Ганеша һәм ходай Картикейя һәм Шиваның башка формасы; ходай Бхайрава. Шив лингка таба капка саклаучысы Нанди карый. Төп гыйбадәтханә янында ике кечерәк гыйбадәтханә, алар Лакшми Алиһәсенә һәм Ходай Натараджага багышланган. Башка гыйбадәтханә Лакшми Нараянга һәм аның төрле инкарнацияләренә багышланган. Ходай Җаганнатх белән өстәвенә шулай ук Хануман һәм аның туганнары Дакшинешвар формасында Кали Алиһәсе, Сарасвати Дэви Алиһәсе һәм тугыз формада Дурга Алиһәсе гыйбадәтханәсе бар. Гыйбадәтханә Ходай Җаганнатхка багышланган, бу Пандит Саҗибонның Одиа килеп чыгышлы икәнен фараз итәргә мөмкинчелек бирә, чөнки Җаганнатһ культы Ориссада әһәмиятле урын алып тора. Гыйбадәтханә комплексы үзәгендә кечкенә лингам белән кечкенәрәк гыйбадәтханә бар, аны Пандит Саҗибон Варанасидан алып килгән һәм шулай итеп гыйбадәтханә Каши Вишванатх дип атала.

Фото галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]