Сүз төркемнәре: юрамалар арасында аерма
Төзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 13: | Юл номеры - 13: | ||
Бер, икенче, кырыклап — [[сан (сүз төркеме)|сан]]нар. Бу сүзләр предметларның санын белдерәләр. |
Бер, икенче, кырыклап — [[сан (сүз төркеме)|сан]]нар. Бу сүзләр предметларның санын белдерәләр. |
||
[[Бәйлек]] һәм [[теркәгеч]]ләр мөстәкыйль мәгънәле [[сүз]]ләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итәләр. Шуңа күрә аларны бәйләгеч сүзләр яки бәйләгеч сүз төркемнәре дип атыйлар. |
|||
Болардан тыш, сүз төркемнәренә тагын [[алмашлык]] {мин, син, кем? нәрсә?), [[аваз ияртемнәре]] {чатыр-чотыр, даң-доң, ялт-йолт), [[бәйлек]] {кебек, белән, аша), [[теркәгеч]] {һәм, ләкин, чөнки), [[хәбәрлек сүз]] {юк, кирәк, тиеш), [[кисәкчә]] {гына, генә; ук, үк, нәкъ) һәм [[ымлык]] {уф, эх, и) керә. |

18 июн 2014, 20:40 юрамасы
Сүз төркемнәре — уртак семантик һәм грамматик үзенчәлекләре буенча тупланган сүзләр класслары.
Сүз төркемнәреннән исем, фигыль, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык һәм аваз ияртемнәре чынбарлыктагы предмет һәм эш-хәлләрне, аларның билгеләрен, санын белдерәләр. Бу сүзләрне үзара бәйләүдән сөйләм туа. Сөйләм оештырудагы рольләреннән чыгып, аларны мөстәкыйль мәгънәле сүзләр яки мөстәкыйль сүз төркемнәре дип атап йөртәләр. Бу сүзләр аерым сорауга җавап бирәләр һәм җөмлә кисәге булып киләләр.
Җир, су, кеше сүзләре — исемнәр. Алар предмет һәм затларны белдерәләр, килеш белән төрләнәләр, берлектә я күплектә киләләр.
Баралар, чәчәк ата, елмайдың сүзләре — фигыльләр. Болары эш-хәл, хәрәкәтне белдерәләр, зат-сан белән төрләнәләр, хәзерге, үткән һәм киләчәк заманда киләләр.
Ак, кызыл, сары — сыйфатлар. Бу сүзләр предмет һәм затның билгесен белдерәләр, гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәсендә килә алалар.
Бүген, озак, әкрен — рәвешләр. Алар эш-хәлнең билгесен белдерәләр.
Бер, икенче, кырыклап — саннар. Бу сүзләр предметларның санын белдерәләр.
Бәйлек һәм теркәгечләр мөстәкыйль мәгънәле сүзләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итәләр. Шуңа күрә аларны бәйләгеч сүзләр яки бәйләгеч сүз төркемнәре дип атыйлар.
Болардан тыш, сүз төркемнәренә тагын алмашлык {мин, син, кем? нәрсә?), аваз ияртемнәре {чатыр-чотыр, даң-доң, ялт-йолт), бәйлек {кебек, белән, аша), теркәгеч {һәм, ләкин, чөнки), хәбәрлек сүз {юк, кирәк, тиеш), кисәкчә {гына, генә; ук, үк, нәкъ) һәм ымлык {уф, эх, и) керә.
Татар телендә барлыгы 12 сүз төркеме бар.