Фәза: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәза latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Киңлек ул ширина, Фәза - пространство киңлектән, озынлыктан, биеклектән тора
Юл номеры - 19: Юл номеры - 19:
{{искәрмәләр}}
{{искәрмәләр}}


[[Төркем:Фәза| ]]
[[Төркем:Киңлек| ]]
[[Төркем:Вакыт-фәза]]
[[Төркем:Вакыт-киңлек]]
[[Төркем:Топология]]
[[Төркем:Топология]]

28 июн 2014, 13:53 юрамасы

Өч үлчәнешле турыпочмаклы фәза системасы

Фәза (кайчакта Киңлек) - физик объектлар бер-берсенә карата урнашкан һәм юнәлеш алган, вакыйгалар урын алган чиксез өч-үлчәнешле ара.[1] Физик фәза еш өч линиялы үлчәнеш дип уйланса да, замандаш физиклар аларга вакытны кушып, вакыт-фәза дип аталган чиксез дүрт-үлчәнешле континуумның бер өлеше буларак фәһемлиләр. Математикада, төрле сандагы үлчәнешле һәм бәйле структуралы "фәзалар" өйрәнелә. Фәза төшенчәсе физик галәмне аңлар өчен фундаменталь әһәммияткә ия булган бер төшенчә дип санала. Шулай да, фәлсәфәчеләр әлегә дә фәзаның үзе аерым бер зат, затлар арасындагы мөнәсәбәт, яки концептуаль бер системаның бер өлеше булуы турында бәхәс әлегә дә дәвам итә.

Физика

Классик механика

Фәза физиканың аз санлы фундаменталь үлчәмнәрнең берсе - ягъни бүгенге көндә тагын да фундаментальрәк берни беленмәгәне өчен, аны башка үлчәмнәр аркылы билгеләп булмый. Башка яктан, аны башка фундаменталь үлчәмнәр белән бәйләргә була. Шулай, вакыт һәм масса кебек башка фундаменталь үлчәмнәре белән, фәзаны дә үлчәү һәм эксперимент аркылы өйрәнергә мөмкинлек бар.

Географик фәза

География - әйберләрнең ни сәбәпле махсус урыннарда урнашуын аңлау өчен фәза үзенчәлекләре белән таныш булу нигезендә Җирне билгеләү һәм тасвирлау белән шөгыйлләнгән фән өлкәсе. Яхшырак навигацияне мөмкин кылу өчен, визуализация сәбәпләре һәм урнашуны аңлау өчен фәзаларның хариталарны булдыру белән картография шөгыйлләнә.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр