Руслан Хәсбулатов: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Руслан Хәсбулатов latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Дәүләт эшлеклесе |вазифа = РФ Югары Шурасының рәисе |байрак = Flag of Russia 1991-1993.svg |байрак2 = Flag of Russi…»
 
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 41: Юл номеры - 41:
== Искәрмәләр ==
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
{{искәрмәләр}}
== Тышкы сылтамалар ==
* [http://www.echo.msk.ru/guests/799/ Руслан Хәсбулатов белән әңгәмәләр] ([[Мәскәү авазы]] радиостанциясе)

3 июл 2014, 20:51 юрамасы

Руслан Хәсбулатов
Вазыйфада
29 октябрь 1991 – 4 октябрь 1993
Аңа кадәр Борис Ельцин
Дәвамчысы вазифа юкка чыгарылды
Туган 22 ноябрь 1942(1942-11-22) (81 яшь)
Грозный, Чичән-Ингуш АССР, ССРБ
Үлгән 3 гыйнвар 2023(2023-01-03)[1][2] (80 яшь)
Можайск районы, Мәскәү өлкәсе, Россия
Әни Җозван Якуб кызы Хасбулатова
Әти Имран Чуки улы Хасбулатов
Белем МДУ

Руслан Имран улы Хәсбулатов (рус. Руслан Имранович Хасбулатов, чеч. Хасбола́ти Имра́ни кIант Руслан) — Русия сәясәт эшлеклесе, галим һәм публицист, Русия Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты (1991), РФ Югары Шурасының соңгы рәисе, 1993 елның октябренә кадәр — Русия конституцион кризисының актив катнашучысы.

Тәрҗемәи хәл

Руслан Хәсбулатов 1942 елның 22 ноябернең Грозный шәһәрендә туган. Чичән һәм ингушларның туган җирләреннән сөрелү вактында Казакъстанга күчерелгән, биредә аның балчагы һәм яшьлеге узган. 1962 елда ул, Мәскәүгә китеп, 1966 елда Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетны, һәм 1970 елда шунда ук аспирантураны тәмамлый.

1970 елда МДУ галимнәр шурасында кандидтлык диссертациясен, 1980 елда — докторлык диссертациясен яклый.

Сәяси тормыш

1980-елларның азагында Хәсбулатов Борис Ельцин белән якын эшли башлый; 1990 елның башында ул Русия халык депутаты бклып сайланылган. 1991 елның августында Ельцинны яклаган. Шул ук вакытта ул коммуначычыл фиркасеннән чыга, ә 29 октябрендә РСФСР Югары Шурасы спикеры булып сайланылган.

1993 елгы Конституцицион кризисы

Хәсбулатов элек Ельцинның якташы булса, Советлар Берлеге таркалуыннан соң алар карашлары аерыла башлаган. ССРБ таркалуыннан соң Хәсбулатов Русия парламенты өстендә контролен урнаштырды һәм Ельцин үзеннән соң Русиядә икенче кешесе дәрәҗәсенә җиткән.

1993 елда Хәсбулатов, Руцкой белән берлектә, Русия Югары Шурасы куып таратылуы белән тәмамланган президент белән хакимият өчен көрәшендә Русия Югары Шурасы башында торган. Ельцин җиңүеннән соң ул, башка парламент лидерлары белән кулга алынган. Хәсбулатовка карата РСФСР Җинаять кодексының 79 маддәсе (масакүләм тәртипсезлекләр оештыру) буенча гаепләү белдерелә. Ел̄ьцин таләпләренә карамастан, 1994 елның 25 февралендә ярлыкау буенча иреккә чыгарылган.[3]

Моннан соңгы тормышы

1994 елдан — Г. В. Плеханов ис. Русия икътисади Академиясенең дөнья икътисады кафедрасы мөдире.

1994 елда Хәсбулатов тынычлык урнаштыручы миссиясе дигән чарасында катнашкан; ул Ичкерия җитәкчесе Җоһар Дудаевның аңа каршы торучылар һәм Русия хакимияте белән сөйләшүләрне оештырырга кереште, әмма аның миссиясе уңышсыз булган, чөнки яклар бернинди үзара килешүгә барырга риза булмаганнар.[4]

2003 елда Хәсбулатов Чичәнстан президентлыкка үтү теләге белән чыгыш ясаган, әмма сайлауларда катаншмаган.[5]

Искәрмәләр

  1. https://www.kommersant.ru/doc/5757928
  2. https://meduza.io/news/2023/01/03/umer-ruslan-hasbulatov-posledniy-predsedatel-verhovnogo-soveta-rsfsr
  3. Постановление Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации от 23 февраля 1994 г. № 65-1 ГД «Об объявлении политической и экономической амнистии»
  4. http://www.vremya.ru/2003/140/4/76728.html
  5. http://www.vremya.ru/2003/140/4/76728.html

Тышкы сылтамалар