Сөембикә манарасы: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөембикә манарасы latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 71: Юл номеры - 71:
* [[Казан ханлыгы]]
* [[Казан ханлыгы]]
* [[Пиза манарасы]]
* [[Пиза манарасы]]
{{Казан истәлекле урыннары}}

[[Төркем:Казан кирмәне манаралары]]
[[Төркем:Казан кирмәне манаралары]]
[[Төркем:Авыш манаралар]]
[[Төркем:Авыш манаралар]]

14 июл 2014, 14:28 юрамасы

Сөембикә манарасы
Ил

Русия Федерациясе

Җөмһүрият

Татарстан Җөмһүрияте

Беренче телгә алу

1777

Төзелеш еллары

1507-1517

Төр

Күзәтү манарасы, элекке мәчет манарасы

Статус

РФ Мәдәни Мирасының объекты, № 1610053007

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү
Сөембикә манарасы

Сөембикә манарасы (tat.lat. Söyembikä manarası, Хан мәчете) — Казан Кирмәне җирлегендә урнашкан манара. Элек татарларда Хан мәчете буларак аталды, ләкин соңарак русларда йөргән Башня Сююмбике исеме белән атала башлады.Татар ханлыгы чорыннан сакланып калган бердәнбер бина.

Тарих

Берничә тарихчылар фикерләре буенча Сөембикә манарасы Мөхәммәт-Әмин хан вакытында төзелгән. Мәскәү Кремленең Боровицкий манарасы (рус) төзегән вакытында (1490) Мөхәммәт-Әмин Мәскәүдә Иван-3 янында яшәгән һәм Италия архитекторлары (Пьетро Антонио Солари (рус)) белән танышып, дуслашып, соңрак аларны Казанга яңа манара төзер өчен чакырган. Төзелеш вакыты: 1507-1517 еллар.

Башта яңа Манара - хәрби манара буларак төзелгән, ләкин Мөхәммәд-Әмин үз фикерен үзгәрткән, һәм бу корылма хан мәчет манарасына әверелгән, шуңа күрә башта (1517-1560 елларда) Хан мәчете дип йөртелгән. Сөембикә соңгы елларда манарада яшәгәне өчен халык шушы бинага 1560-еллардан соң Сөембикә Манарасы исемен биргән.

Сөембикә манарасы бүген

Сөембикә манарасы — Казанның танылган архитектура символы. Ул авышлы биналар санына керә, чөнки ул төньяк-көнчыгыш ягына 1,98 метрга ава. Якынча 1730 елларда манарага икебашлы бөркет урнаштырылды. 1980 елларда татар җәмагатьчелеге таләбе буенча манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды.

Үзенең хәзерге вариантында манара 1690 еллардан соң төзелгән диеп санала. Ләкин, башка версияләргә күрә, манара Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина.

Фотогалерея

Моны да карагыз

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани