Бүздәк яңалыклары: юрамалар арасында аерма
Юл номеры - 50: | Юл номеры - 50: | ||
* [http://byzdyak.ru/ Гәҗитнең сайты] {{ref-ru}} |
* [http://byzdyak.ru/ Гәҗитнең сайты] {{ref-ru}} |
||
* [http://tat.tatar-inform.ru/news/russia/2011/09/28/69571/ Башкортстандагы район газетасы юбилее] {{ref-tt}} |
* [http://tat.tatar-inform.ru/news/russia/2011/09/28/69571/ Башкортстандагы район газетасы юбилее] {{ref-tt}} |
||
== Моны да карагыз == |
|||
* [[Башкортстанның район гәҗитләре]] |
|||
== Искәрмәләр == |
== Искәрмәләр == |
5 сен 2014, 21:21 юрамасы
Бүздәк яңалыклары | |
Буздякские новости | |
Tөр |
Иҗтимагый-сәяси |
---|---|
| |
Гамәлгә куючы |
Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы |
Нәшер итүче |
Башкортстан Республикасының «Буздякские новости» редакция-нәшрият комплексы дәүләт-унитар предприятиесе |
Баш мөхәрир |
Д.Х.Туктамышев |
Штат корреспондентлары |
14 |
Нигезләнгән | |
Тел | |
Төп офис |
Русия, Башкортстан, Бүздәк районы, Бүздәк авылы, Кызыл Мәйдан ур., 47а |
Тиражы |
6 900 |
| |
Веб-сайт: http://byzdyak.ru/ |
Бүздәк яңалыклары – татар телендә Башкортстанның Бүздәк районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый - сәяси газетасы. Атнага ике тапкыр чыга. Русча «Буздякские новости» гәҗите чыга. Гомуми тираж – 6 900 данә, яртысыннан күбрәге татарча гәҗитнеке. Айга 2 тапкыр башк. «Бүздәгем-йәнтөйәгем» гәҗит - кушымча чыгып килә. Өч телдә «Бүздәк-экспресс» реклама гәҗите таратыла. [1]
Тарих
1931 елның 15 октябреннән «Şturm» («Штурм») исеме белән нәшер ителә башлый. [2] Атнага 2 тапкыр стеклографта күбәйтелеп халыкка таратыла. Беренче мөхәррире Ибәтулла Еникеев була.
1933 елдан басмаханә өчен кирәкле техника кайтартылгач, гәҗит Бүздәкнең үзендә басыла башлый.
1937 елдан 1953 елга кадәр «Коммунага» / «К коммуне» исеме белән нәшер ителә.
Сугыш вакытында һәм сугыштан соң 1957 елга кадәр мөхәррире Хәй Саттаров була. 1962 - 1966 елларда районнарны эреләндерү сәясәте сәбәпле гәҗит чыгару тукталып тора. [3]
1965 елда район торгызылгач, район гәҗитләре татарча «Алга» / русча «Вперёд» исеме белән чыга. Мөхәррир булып Әнәс Исәргәков эшли. [4]
1991 елның 1 гыйнварыннан «Бүздәк яңалыклары» / «Буздякские вести» исемен ала.
1996 елдан компьютерда әзерләнә.
Темалары
Башкортстан Республикасының, Бүздәк районының иҗтимагый - сәяси тормышын яктырту, икътисады үсеше, мәдәният яңалыклары белән таныштырып бару. [5]
Якташлары турында
Район гәҗитләре битләрендә, Каңлы-Төркәй авылыннан чыккан якташлары, Салават Юлаев бүләге ияләре Хәким Гыйләҗев, Габдулла Гыйләҗев, Факиһә Тугызбаева иҗаты киң яктыртыла [6]
Чыганаклар
- Гәҗитнең сайты (рус.)
- Башкортстандагы район газетасы юбилее (тат.)