КамАЗ-мастер: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/КамАЗ-мастер latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 89: Юл номеры - 89:


[[Төркем:Татарстанның спорт командалары]]
[[Төркем:Татарстанның спорт командалары]]
[[Төркем:Яр Чаллы]]
[[Төркем:Чаллы]]
[[Төркем:Автоспорт]]

[[ru:КАМАЗ-мастер]]

17 сен 2014, 06:20 юрамасы

КамАЗ-Мастер – раллида катнашуда махсуслашкан автомобильдә узышучы команда.

Яр Чаллыда урнашкан “КамАЗ” заводы белән бәйле. КамаЗ-Мастер командасы «Ралли Дакар» (элекке «Ралли Париж - Дакар») ярышында 12 тапкыр җиңү яулады.

Фирдәвес Кәбиров, КАМАЗ, 2009

1988 елның 17 июле рәсми оешкан көне булып исәпләнә.

Командада 5 дөнья кубогы иясе, 8 халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы бар. Спорт авыр йөк машиналарында ярышучылар арасында дөньяда иң көчле команда дип исәпләнә.

Җитәкче – халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы Семён Якубов.

1996 - 2011 елларда команданың йөртүчесе (пилоты) Владимир Чагин булды. 2011 елның февраленнән спорт карьерасын туктатуын белдерде.

2005 елдан команданың баш химаячесе – ВТБ банкы[1].

2007 елда ярышның V этабында команда юл һәлакәтенә очрап, ярыштан төшеп калды.

2012 елда Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев, Андрей Каргинов, Илгизәр Мәрдиев (җитәкче Владимир Чагин) катнашкан команда шулай ук уңышсызлыкка очрый. КамАЗларда узышучы Артур Ардавичус командасы (Казакъстан) III урынны ала.

Команда катнашкан ярышлар: «Дакар», «Ефәк юлы», «Дезерт Челендж», «Хазар даласы-2010», «Калмыкия», «Русия кубогы», «Оптик 2000 Тунис», «Италиан Бажа», «Мастер-Ралли», «Пор Лас Пампас», «Трансориента»л, «Көнчыгыш раллие – Каппадокия» һ.б.

2013 елдан «Африка Рейс» ралли рейдында катнаша.

Команданың базасы – КамАЗ фәнни-техник үзәге.

Адресы: 423808, Татарстан, Яр Чаллы, Автозавод проспекты, 2.

E-mail: mail@kamazmaster.ru

КамАЗ-Мастер командасы машинасы ярышта

Тарих

2011 елда «Ралли-Дакар» призы

1988 елда Польшада «Ельч» раллиенда куелган өч КамАЗ маркалы машинаның берсе көмеш медаль яулый.

1989 елда «Обьектив Сюд» халыкара ярышында көмеш һәм бронза медальләр яулана[2].

1990 елда «Фиргавеннәр раллие»нда IV урын яулый.

1991 елда «Париж-Дакар» раллиенда II, III урыннар.

1992 елда «Париж-Пекин» ярышында бронза медаль яулана.

1995 елда «Мастер-Ралли»да команда җиңүе яулана.

ХХI гасырның башында команда 42 мәртәбә I урын, 12 мәртәбә II урын, 7 мәртәбә III урын яулый.

«Ралли Дакар 2013» ярышында команда I,II,III урыннарны яулый[3].

Химаячеләр

  • ВТБ
  • Red Bull
  • «Транснефть»
  • Вюрт-Русь
  • Партнёрлары
  • КамАЗ
  • CASTROL
  • Авторевю
  • ZF
  • Webasto
  • DuPont
  • Michelin
  • MANN-FILTER
  • РИА Новости
  • Интерфакс
  • Авторадио
  • Авто Плюс
  • Маяк
  • Русское радио
  • АСКОН
  • STAHLWILLE
  • OMNICOMM

Галерея

Моны да карагыз

Сылтамалар

Команданың рәсми сайты

Владимир Чагин LiveJournal.comда

Танки грязи не боятся

Искәрмәләр

  1. http://www.odnako.org/
  2. КамАЗ-мастер командасы тарихы
  3. «Дакар раллие»ндәге җиңүләр