Алиме Абденанова: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алиме Абденанова latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Kitap (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 47: Юл номеры - 47:


[[Акмәсҗит]] шәһәрен [[Кызыл Гаскәр]] тарафыннан азат итү бер атна алдыннан, [[1944]] елның 5 апрелендә 20 яшьлек Амине Симферополь чигендә атып үтерелә. Күмелү урыны әлегә дә билгесез.
[[Акмәсҗит]] шәһәрен [[Кызыл Гаскәр]] тарафыннан азат итү бер атна алдыннан, [[1944]] елның 5 апрелендә 20 яшьлек Амине Симферополь чигендә атып үтерелә. Күмелү урыны әлегә дә билгесез.

Кайбер рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, аны "саткан" кешенең исеме – Стася Гуляченко булган, аның сугыштан соң да исән-сау күп еллар яшәгәне мәгълүм. ("Труд" газеты, 10 март, 1959 ел) <ref>http://www.azatliq.org/content/article/26739329.html</ref>.


== Истәлек ==
== Истәлек ==

13 дек 2014, 11:36 юрамасы

Алиме Абденанова
Туган телдә исем Alime Abdenanova
Туган 4 гыйнвар 1924(1924-01-04)
Кырым, Керич
Үлгән 5 апрель 1944(1944-04-05) (20 яшь)
Кырым, Акмәсҗит
Милләт кырымтатар
Ватандашлыгы ССРБ
Һөнәре хәрби күзәтче, радист
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Кызыл Байрак ордены кавалеры, Русия Федерациясе Каһарманы
Хәрби дәрәҗә солдат[d]

 Алиме Абденанова Викиҗыентыкта

Алиме Абденанова (кырымтататарча Alime Abdenanova; 1924-1944) - Бөек Ватан сугышында Диңгез буе Гаскәр штабы бүлегенең резиденты, совет күзәтчесе, Кызыл Байрак ордены кавалеры, Русия Федерациясе Каһарманы.

Тормыш юлы

1924 елда Керич бистәсендә кырымтатар эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. 1930 елда әнисе үлә. 1940 елдан комсомол оешмасының әгъзасы.

Күзәтчелектә

1943 елда Кызыл Гаскәр Новороссийск һәм Тамань шәһәрләрен азат иткәннән соң, Диңгез буе Гаскәр штабы чигенүче алман гаскәренең тылына тәҗрибәле күзәтчеләрне җибәрү турында карар итә.

Амине күзәтчелек мәктәбенә керә һәм күзәтү-тикшерү эшен, парашют-десант техникасын өйрәнә.

2 октябрьдә "Софие" чакыру исеме астында ПО-2 очкычында фашист тылына, әбисе торган Җермаш-Кашик авылына парашют белән төшеп килә.

Амине дошманнар теникасы һәм гаскәр урнашу урыны турында мәгълүмат җыяр өчен, яшерен төркемне оештыра: Абдуракый Болатов, Хайрулла Мамбеҗанов, Баттал Батталов, Неҗибе Батталова, Сәйфетдин һәм Җәвәт Меннанов, Весфие Аҗибаева. Күзәтү-тикшерү мәгълүматы рация буенча Көньяк-Кавказ фронты күзәтчелек бүлегенә тапшырыла.

Әсирлек һәм үлем

1944 елның февралендә яшерен төркем нацистлар тарафыннан кулга алына һәм Иске-Кырым төрмәсенә җибәрелә. Гуляченко дошман ягына күчә.

1944 елның 9 мартында Агармыш тау итәгендә Абдуракип Болатов, Хайрулла Мамбетҗанов, Сәйфедин һәм Җәват Меннанов атып үтерелә, ә Васфие Аҗибаева азаплардан төрмәдә һәлак була.

Хыянәтчеләр Михельсон, Зуб, Василенко, Круглов һәм Дубогрей ярдәмендә Амине газапларга дучар ителә (тырнак ертылу, кыйнаш). Соңрак Амине Акмәсҗит төрмәсенә җибәрелә.

Акмәсҗит шәһәрен Кызыл Гаскәр тарафыннан азат итү бер атна алдыннан, 1944 елның 5 апрелендә 20 яшьлек Амине Симферополь чигендә атып үтерелә. Күмелү урыны әлегә дә билгесез.

Кайбер рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, аны "саткан" кешенең исеме – Стася Гуляченко булган, аның сугыштан соң да исән-сау күп еллар яшәгәне мәгълүм. ("Труд" газеты, 10 март, 1959 ел) [1].

Истәлек

"Каһарманлыгы өчен Алиме Абденнанова үлеменнән соң Кызыл Байрак ордены белән тәкъдирләнгән иде, ләкин кырымтатарлар сөргенгә җибәрелгәч, аның исеме тыелды. Кырымга кайта башлаган кырымтатарлар 1988 елда Алиме истәлегенә Кырымның Ленин районында бер тыйнак һәйкәл дә куйган иделәр"[2].

Ленино авылында, Акмәсҗит, Кәфә, Керич һәм бүтән Кырым шәһәрләрендә Алиме Абденанова исемендәге урамнар бар.

2014 елның 1 сентябрендә Русия президенты Путин Алиме Абденановага Русия Федерациясе Каһарманы орденын бирә (үлгәч).

Әдәбият

  1. http://www.azatliq.org/content/article/26739329.html
  2. http://www.azatliq.org/content/article/26739329.html