Флорид Бүләков: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Флорид Бүләков latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: = Салават Юлаев премиясе → = {{Салават Юлаев премиясе}} using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Искәрмәләр: clean up using AWB
Юл номеры - 75: Юл номеры - 75:
[[Төркем:Журналистлар]]
[[Төркем:Журналистлар]]
[[Төркем:Драматурглар]]
[[Төркем:Драматурглар]]
[[Төркем:Бөре педагогия институтын тәмамлаучылар]]
[[Төркем:Бөре педагогия институтын тәмамлаучылар]]
[[Төркем:РФ дәүләт премиясе лауреатлары]]
[[Төркем:РФ дәүләт премиясе лауреатлары]]
[[Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары]]
[[Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары]]

18 дек 2014, 19:08 юрамасы

Флорид Бүләков
Флорид Бүләков
Туган телдә исем Флорид Миңнулла улы Бүләков
Туган 23 февраль 1948(1948-02-23) (76 яшь)
Олы Шады, Мишкә районы, БАССР
Үлгән 18 гыйнвар 2015(2015-01-18) (66 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ→РФ
Һөнәре драматург
Җефет Светлана
Ата-ана
  • Миңнулла (Миңнемулла) (әти)
  • Сәния (әни)
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1994)
РФ дәүләт премиясе
Сайт http://buljakov.ucoz.ru/index/0-2

Флорид Бүләков (Флорид Миңнулла улы Бүләков) – язучы, драматург. Башкортстанның халык язучысы (2013). РФ дәүләт бүләге иясе (1995). Салават Юлаев премиясе лауреаты (1994)

Тәрҗемәи хәле

1948 елның 23 февралендә БАССР Мишкә районы Олы Шады авылында туган. Мишкә урта мәктәбен, Стәрлетамак мәдәният-агарту укуханәсен, Уфа мәдәният институты курсларын, Бөре педагогия институтын тәмамлаган.

Төзүче, авыл укытучысы, музыкант булып эшләгән. Этнография бию ансамбле оештырган. Озак еллар район газетасында, республика газеталарында эшләгән. Совет Армиясендә төзелеш батальонында, аннары Мангыштауда хәрби оркестрда хезмәт итә. Ишембайда «Советская Башкирия» газетасының үз хәбәрчесе була.[1]

Иҗаты

Мангыштауда хезмәт иткәндә проза белән мавыга. «Гөлнара» повестен яза. Утыздан артык пьеса авторы. Беренче куелган пьесасы – Стәрлетамакта рус драма театрында куелган «Ширбәт ае» пьесасы. Әсәрләре Уфа, Владимир, Иркутск, Екатеринбург, Хабаровск, Киров, Пенза, Казан, Махачкала, Черкесск, Якутск, Улан-Удэ, Алма-Ата, Целиноград, Брест, Чернигов, Тамбов, Киров, Тубыл, Ырынбур театрларында уйналган. Пьесалары «Современная драматургия» альманахында, ССРБ , АКШ журналлларында басыла. 3 кинороман язган. Уфаның БСТ каналында «Ай кызы» сериалы, «Аркайым сере» минисериалы төшерелгән. Салават Рәхмәтуллинның «Мәхәббәт йолдызы» рок-операсының либретто авторы.[2]

Әсәрләре

  • Ширбәт ае (1989)
  • Татак, талак (1989)
  • Атылган өер (1989)
  • Онытылган дога (1994)
  • Бибинур,ах,Бибинур (1995)
  • Таштугай (1996)
  • Ярангөл (1997)
  • Дала кыйссасы (1997)

Г. Камал театры Ф. Бүләковның «Әбиләргә ни җитми», «Go! Баламишкин» әсәрләрен сәхнәгә куйды. Әлмәт, Минзәлә театрлары аның күп әсәрләрен сәхнәләштерде.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • БР халык язучысы (2013)
  • РФ дәүләт бүләге (1995) – «Бибинур,ах,Бибинур» (1995) спектакле өчен
  • Салават Юлаев премиясе (1994)- «Онытылган дога» спектакле өчен
  • БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993)

Чыганаклар

1.Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

2. Антология поэзии Башкортостана. Уфа, 2007.(рус.)

Сылтамалар

Искәрмәләр