Казан (Идел буе) федераль университеты: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан (Идел буе) федераль университеты latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 20: Юл номеры - 20:
</ref>.
</ref>.


Университет объектлары [[Татарстан|Татарстанда]] ([[Казан]], [[Яшел Үзән]], [[Яр Чаллы]], [[Алабуга]], [[Лениногорск]], [[Алексеевск районы|Алексеевск]], [[Биектау районы|Биектау]], [[Лаеш районы|Лаеш]], [[Тукай районы|Тукай]] [[Югары Ослан районы|Югары Ослан]], [[Яшел Үзән районы|Яшел Үзән]] районы), [[Карачай-Чиркәсия|Карачай-Чиркәсиядә]] (Зеленчук районы), [[Карелия|Карелиядә]] (Лоухи районы), [[Самар өлкәсе|Самар өлкәсендә]] ([[Тольятти]]) һәм [[Мари Ил|Мари Илдә]] ([[Волжск районы]]) урнашалар<ref name="facts" />.
Университет объектлары [[Татарстан]]да ([[Казан]], [[Яшел Үзән]], [[Яр Чаллы]], [[Алабуга]], [[Лениногорск]], [[Алексеевск районы|Алексеевск]], [[Биектау районы|Биектау]], [[Лаеш районы|Лаеш]], [[Тукай районы|Тукай]] [[Югары Ослан районы|Югары Ослан]], [[Яшел Үзән районы|Яшел Үзән]] районы), [[Карачай-Чиркәсия]]дә (Зеленчук районы), [[Карелия]]дә (Лоухи районы), [[Самар өлкәсе]]ндә ([[Тольятти]]) һәм [[Мари Ил]]дә ([[Волжск районы]]) урнашалар<ref name="facts" />.


Университетның төп уку биналары комплексы, ягъни университет шәһәрчеге, [[Казанның Вахитов районы|Казанның Вахитов районында]], шәһәрнең үзәк өлешендә, [[Казан Кирмәне|Казан Кирмәненнән]] бер километрда, [[Тукай мәйданы (метро станциясе)|Тукай мәйданы метро станциясеннән]] ярым километрда урнашкан.
Университетның төп уку биналары комплексы, ягъни университет шәһәрчеге, [[Казанның Вахитов районы]]нда, шәһәрнең үзәк өлешендә, [[Казан Кирмәне]]ннән бер километрда, [[Тукай мәйданы (метро станциясе)|Тукай мәйданы метро станциясеннән]] ярым километрда урнашкан.


Студентларның тулай тораклары [[Казанның Совет районы|Совет районының]] Кызыл Позиция урамы тирәсендә һәм [[Идел буе районы|Идел буе районында]], [[Универсиада авылы (Казан)|Универсиада авылының]] беренче ике кластерында тупланганнар. Гомум алганда, университет тулай тораклары 13 000 урынга исәп тота, шул исәптә Универсиада авылында 7000 урын (20 урын, мәйданы 212 000 м²)<ref name="facts" />.
Студентларның тулай тораклары [[Казанның Совет районы|Совет районының]] Кызыл Позиция урамы тирәсендә һәм [[Идел буе районы]]нда, [[Универсиада авылы (Казан)|Универсиада авылының]] беренче ике кластерында тупланганнар. Гомум алганда, университет тулай тораклары 13 000 урынга исәп тота, шул исәптә Универсиада авылында 7000 урын (20 урын, мәйданы 212 000 м²)<ref name="facts" />.
== Институтлар һәм факультетлар ==
== Институтлар һәм факультетлар ==
*Фундаменталь медицина һәм биология факультеты
*Фундаменталь медицина һәм биология факультеты

21 фев 2015, 22:01 юрамасы

Казан (Идел буе) федераль университет
Эшләү еллары 1804 (2009)
Нигезләүче Александр I
Ректор Илшат Гафуров
Адрес 420012, Русия, Татарстан, Казан, Кремль урамы, 18
Сайт kpfu.ru

Казан (Идел буе) федераль университеты (рус. Казанский (Приволжский) федеральный университет, КФУ) — Казан шәһәренең югары уку йорты. Русиянең иң борынгы университетларының берсе. 1925 елдан 2009 елга кадәр В. И. Ленинның исемен йөртә. 2009 елның 21 октябрендә Русия президенты фәрманы буенча Казан Дәүләт Университеты нигезендә — Казан (Идел буе) федераль университеты оештырыла[1].

КФУ эченә Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм ТР Президенты буендагы дәүләт һәм муниципаль хезмәте академиясе кертелә. Реорганизация нәтиҗәсендә, элекке КДУның факультетларының бәгъзеләре институт статусын ала, кайберәүләте кушылган ЮУЙлары белән берләштерелә.

Русия Федерациясе халыкларының аеруча кыйммәтле мәдәни мирас объектлары җыентыгына кертелгән. Университет, Астрономия, Лобачевский һәм Профессор Нужин урамнары арасындагы кварталын биләп торучы Казан университетының мигъмари ансамбле Русиянең тарихи-мәдәни, шәһәр төзү һәм мигъмари һәйкәле, Казанның истәлекле урыны булып санала.

Кампус урнашуы

Казан федераль университеты 223 360,9 м² уку-лаборатор мәйданнарына, 699 272,82 м² (614 объект) милек комплексы мәйданнарыныа һәм 364,3 га (76 кишәрлек) җир комплексы мәйданнарына ия[2].

Университет объектлары Татарстанда (Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Алабуга, Лениногорск, Алексеевск, Биектау, Лаеш, Тукай Югары Ослан, Яшел Үзән районы), Карачай-Чиркәсиядә (Зеленчук районы), Карелиядә (Лоухи районы), Самар өлкәсендә (Тольятти) һәм Мари Илдә (Волжск районы) урнашалар[2].

Университетның төп уку биналары комплексы, ягъни университет шәһәрчеге, Казанның Вахитов районында, шәһәрнең үзәк өлешендә, Казан Кирмәненнән бер километрда, Тукай мәйданы метро станциясеннән ярым километрда урнашкан.

Студентларның тулай тораклары Совет районының Кызыл Позиция урамы тирәсендә һәм Идел буе районында, Универсиада авылының беренче ике кластерында тупланганнар. Гомум алганда, университет тулай тораклары 13 000 урынга исәп тота, шул исәптә Универсиада авылында 7000 урын (20 урын, мәйданы 212 000 м²)[2].

Институтлар һәм факультетлар

  • Фундаменталь медицина һәм биология факультеты
  • Экология һәм табигатьтән файдалану институты
  • Геология һәм нефть-газ технологияләре институты
  • Тарих институты
  • Н. И. Лобачевский ис. математика һәм механика институты
  • Физика институты
  • А. М. Бутлеров ис. химия факультеты
  • Юридик факультеты
  • Идарә итү һәм территориаль үсеш институты
  • Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе
  • Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты
  • Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты
  • Массакүләм багланышлар һәм иҗитмагый фәннәр институты
  • Икътисад һәм финанслар институты
  • Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих, һәм Шәрекъне өйрәнү институты
  • Педагогика һәм өйрәнү институты
  • Фәлсәфә факультеты
  • Тел институты

Моны да карагыз

Искәрмәләр

  1. http://www.azatliq.org/content/article/1857671.html
  2. 2,0 2,1 2,2 Цифры и факты // Сайт Казанского (Приволжского) федерального университета.