Һинд дине: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һинд дине latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «'''Һинд дине''' Көньяк Азиядә, иң күбесе Һиндстанда доминант дин яки яшәү рәвеше. Гәрчә Һинд ди…»
(аермасы юк)

28 июн 2015, 14:00 юрамасы

Һинд дине Көньяк Азиядә, иң күбесе Һиндстанда доминант дин яки яшәү рәвеше. Гәрчә Һинд дине составында төрле фәлсәфәләр булса да, ул уртак концепцияләр, шул ук текст чыганаклары, уртак йола техникалары, космология һәм изге урыннарга зиярәт кылу белән берләштерелгән. Аның составына (башка деноминацияләр арасында)Шайвизм, Вайшнавизм һәм Шактизм керә , һәрберсе уралган ышанулар һәм гамәлләр төрлелеге белән. 1 миллиард тарафдар белән Һинд дине Христианлык һәм Исламнан соң дөньяда өченче иң зур дин.
Һинд дине дөньяда "иң борынгы дин" дип аталган. Кайбер кулланучылар аны [[Санатани|санскр. (IAST) Санатана Дхарма]], "мәңге канун" яки "мәңге ысул" дип атыйлар. Көнбатыш галимнәре Һинд динен төрле һинд мәдәниятләре һәм йолалары синтезы буларак күрәләр. Аның тамырлары арасында соң Веда чорының Веда дине һәм аның Брахманнар статусына йогынтысы, әмма шулай ук Һинд Үзәне Цивилизациясе диннәре һәм киң таралган җирле йолалар һәм бер нигезләүче юк булу. Ул самимилек, тере җанварларны җәрәхәтләмәү (аһимса), түземлелек, хәлгә керү, үзеңне чикләү, мәрхәмәтлелек һәм башка шундыйлар кебек мәңге бурычлар үтәргә куша.