«Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры» битенең юрамалары арасында аерма

Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
к
→‎«Сәйяр» чоры: викиләшерү
(178.205.74.6 кулланучысының (бәхәс) 2057159 үзгәртүеннән баш тарту)
к (→‎«Сәйяр» чоры: викиләшерү)
[[1907 ел]]ның язында [[Оренбург]]та әле [[1905 ел]]да ук уйналырга тиеш булып та реакцион көчләр каршылыгы аркасында тыелган «Галимлек вә наданлык» (А. Островский буенча) һәм «Морад Сәлимов» ([[Фатих Халиди]]) спектакльләре уйнала. [[Казан]]да Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган күренекле шәхес, талантлы музыкант һәм җырчы [[Ильяс Кудашев-Ашказарский]] тарафыннан оештырылган алдынгы фикерле татар егетләреннән торган әлеге төркем шул ук елны Идел буйлап беренче гастрольгә чыга. Бу — соңрак [[«Сәйяр»]] исемен алган беренче профессиональ татар театр труппасы.
 
Соңрак [[Түбән Новгород]]та труппага «беренче татар артисткасы» булып танылачак [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская]] һәм «[[Сәйяр]]» труппасының булачак җитәкчесе 21 яшьлек приказчик [[Габдулла Кариев|Миңлебай Хәйруллин]] ([[Габдулла Кариев]]) кабул ителә. «Сәйяр» – [[1908 ел]]да труппага [[Габдулла Тукай]] кушкан исеме (күчеп йөрүче йолдыз мәгънәсендә). Татар театры үзенең беренче исеменә гасыр буе тугрылыклы калып ил гизә; ул [[Мәскәү]], [[Санкт-Петербург]], [[Баку]], [[Уфа]], Идел буе, Урал, Себер, [[Казакстан]], Урта Азия шәһәрләре һәм Балтик буе республикаларында, ерак чит илләрдә гастрольләрдә булып, үзенең милли-мәдәни вазифасын зур фидакарьлек белән башкарып килә.
 
[[1918 ел]] ахырына кадәр «Сәйяр» исемен йөрткән татар театр труппасы артистлары, барлык авырлыкларны җиңеп, чор каршылыклары һәм фәкыйрьлек белән көрәшә-көрәшә нибары 10–12 ел эчендә тормышчан, халыкчан, рухи тәрбия чыганагы булып җитешкән милли театр барлыкка китерәләр һәм аны чын сәнгать югарылыгына күтәрәләр. Драматурглар [[Галиәсгар Камал]], [[Гаяз Исхакый]], [[Шәриф Камал]], [[Мирхәйдәр Фәйзи]], [[Фәтхи Бурнаш]], [[Кәрим Тинчурин]], [[Мольер]], [[Фридрих Шиллер]], [[Уильям Шекспир]], [[Николай Гоголь]], [[Антон Чехов]], [[Максим Горький]], [[Александр Островский]] әсәрләрендә [[Габдулла Кариев|Г.Кариев]], [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская|С.Гыйззәтуллина-Волжская]], [[Нури Сакаев|Н.Сакаев]], [[Вәлиулла Мортазин-Иманский|В.Мортазин-Иманский]], [[Гөлсем Болгарская |Г.Болгарская]] (''[[Гөлсем Болгарская|Өммегөлсем Мостафина]]''), [[Фәхрениса Сәмитова|Ф.Сәмитова]], [[Барый Болгарский|Б.Болгарский]] (''[[Барый Болгарский|Габделбарый Фәйзуллин]]''), [[Фатыйма Ильская|Ф.Ильская]], [[Касыйм Шамил|К.Шамил]], [[Зәйни Солтан|З.Солтанов]], [[Нәгыймә Таҗдарова|Н.Таҗдарова]], [[Нәфыйга Арапова|Н.Арапова]], [[Әхмәт Кулалаев|Ә.Кулалаев]], [[Габдрахман Мангушев|Г.Мангушев]], [[Камал I]] (''[[Камал I|Габдулла Камалетдинов]]''), [[Камал II]] (''[[Камал II|Габдрахман Камалетдинов]]''), [[Сара Байкина|С.Байкина]], [[Шакир Шамильский|Ш.Шамильский]] (''[[Шакир Шамильский|Шакир Вахитов]]''), [[Әшрәф Синәева|Ә.Синяева]], [[Ситдыйк Айдаров|С.Айдаров]] кебек яшьләр, күбесенең махсус театр белемнәре булмаса да, талантлы җитәкчеләр һәм рус театрының тормышчан мәктәбе үрнәгендә (монда «Сәйяр» труппасының эшчәнлегендә катнашкан Н.Зимовой, А.Михайленко, А.Загорский, М.Громов һ.б. рус режиссерлары, артистларының да өлеше бар) иҗади яктан үсәләр, профессиональ зур артистлар булып өлгерәләр.
 
[[1912 ел]]да [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская|С.Гыйззәтуллина-Волжская]] «Сәйяр» төркеменнән китеп, [[Уфа]]да [[Уфа дәүләт «Нур» татар театры|«Нур»]] исемле – икенче татар театры труппасы оештыра. [[Оренбург]] шәһәрендә [[1915 ел]]да [[Вәлиулла Мортазин-Иманский|В.Мортазин-Иманский]] җитәкчелегендә татарча өченче театр – «Ширкәт» труппасы эшли башлый. Шулай итеп, [[1917 ел]]гы [[Октябрь инкыйлабы|Октябрь революциясенә]] кадәр татар театры ил күләмендә танылып өлгерә һәм аның белән кызыксынучылар арта.
 
[[1917 ел]]гы революциягә [[Габдулла Кариев|Г.Кариев]] (''[[Габдулла Кариев|Миңлебай Хәйруллин]]'') җитәкчелегендәге «Сәйяр» артистлары [[Русия]] күләмендә даны таралган, театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр күзлегеннән дә иҗади җитлеккән, иң мөһиме, тамашачыларның мәхәббәтен казанып, матди яктан да иркен сулыш алган труппа булып килеп керә. Бу вакытта театрга махсус бина булдыру чаралары да күрелә башлый. Октябрь революциясе театр тормышына яңа борылыш, яңа сынаулар алып килә. Кыска гына арада берничә исем алыштырып, театр үзгәрешләр чорында үзенең актив эшчәнлеген дәвам итә.
 
[[Гражданнар сугышы]] елларында артистлар төрле фронт бригадаларында кырыс, күчмә шартларда хезмәт күрсәтәләр; [[Урта Азия]]дәге тугандаш республикаларның милли театрларына беренче юл күрсәтүчеләр дә, бөтен ил буйлап дистәләгән татар театрлары тууга сәбәпче һәм аларга ярдәм итүчеләр дә татар артистлары була.
35 801

правка

Навигация