Наил Якупов: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наил Якупов latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Quackriot (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
{{Шәхес
{{Шәхес
| исем = Наил Якупов
| исем = Наил Якупов
| рәсем = Nail Yakupov.png
| рәсем = 20140927-Nail Yakupov.jpg
| рәсем_зурлыгы =
| рәсем_зурлыгы =
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->

29 окт 2015, 00:27 юрамасы

Наил Якупов
Туган телдә исем Наил Раил улы Якупов
Туган 6 октябрь 1993(1993-10-06) (30 яшь)
Түбән Кама, Татарстан
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер St. Clair Secondary School[d]
Һөнәре спортчы
Спорт такымы әгъзасы Эдмонтон Ойлерз[d], Нефтехимик, Реактор[d], Сент-Луис Блүз[d] һәм Колорадо Эвеланш[d]

 Наил Якупов Викиҗыентыкта

Наил Раил улы Якупов (1993 елның 6 октябрендә Түбән Камада туган) — татар спортчысы, хоккей уйнаучы, Канаданың юниор «Сарния Стинг», 2012 елдан — NHL «Эдмонтон Ойлерс» клубы уенчысы. Яшьләр арасында 2012 елгы хоккей буенча дөнья беренчелегендә Русия такымында көмеш медаль иясе. НХЛ 2012 драфтында беренче урын иясе[1]. 2012-13 елда лиганың иң яхшы яшь уенчысы булып таныла.

Тормыш юлы

1993 елда Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә туа. Хоккейда беренче сабакларын Түбән Каманың «Нефтехимик» такымында ала. 2009-2010 елларда «Реактор» такымы өчен уйный, 14 уенда катнаша. Кул җәрәхәтен алу сәбәпле сезон ахырында уйнамый һәм такым белән дөнья беренчелегендә катнаша алмый кала.

Канадада Юниор такымы өчен чыгыш ясый. Биредә ул 1993 елгы бердәнбер уенчы була. Дүрт матч эчендә 2 шайба кертүгә ирешә.

2010 елда Наил КХЛ драфтында «Нефтехимик» такымына 19 номер астында сайлана. Шул ук вакытта аны Онтарионың «Сарния Стинг» клубы Канада хоккей лигасында икенче номер булып сайлый. «Сарния Стинг» такымы өчен уйнаган дәвердә 107 уенда 170 балл җыя.

2012 елның НХЛ драфтында иң яхшы яшь хоккейчыларны сайлау чарасында беренче урынга ирешә.

Татарлык мәсьәләсе

Наил Якупов үзен татар уенчысы дип белдереп килә. «The Globe and Mail» газетасының Төньяк Америкадагы «урыс факторы» турындагы соравына Наил шундый җавап бирде:

« Һәрбер уенчының үз юлы бар. Минем башкаларны кабатлыйсы килми. Мин урыс түгел, мин – мөселман. Әгәр сез миннән “урыс факторы” хакында сорыйсыз икән, һәр уенчының үз тормышы бар икәнен исәпкә алырга кирәк »

Әлеге сүзләрдән соң Русия хоккей җәмәгатьчелеге аны хыянәттә гаепли башлый. Аңа 15 яшендә үк чит ил карьерасы өчен Русияне ташлап китеп, үзен беркем дә белмәгән татар итеп танытуында гаеплиләр. Наил Якупов исә җанатарлар алдында шулай диде:


« Мин аларга үземне татар дип таныттым. Бу сүз белән мин берни дә әйтергә теләмәдем. Бигрәк тә сез уйлаганнарны. Мин Русияне яратам, мин Русия өчен уйныйм һәм, Алла кушса, уйнаячакмын. Үземнең милләтемне әйтү җитте, Русиядә шуңа бәйләнә башладылар. Ә чит илдә татарлар турында беркем дә белми. Миңа татарлар хакында сөйләргә туры килде. Иң кыска юлдан китеп, татарлар – мөселманнар дип аңлаттым. Татар-мөселман булып туганыма гаебем юк, шулай бит? Миңа хәзер үләргәме инде? Татарстан – Русиянең бер өлеше. Мин Русия өчен уйныйм. Паспортым да Русиянеке[2] »

.

Искәрмәләр

Сылтамалар