Температура: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Температура latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Температура''' (латинча ''temperatura'' — тиешле катнашу, кушылу, халәт) — термодинамик системаны тас…»
 
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
[[Файл:MonthlyMeanT.gif|300px|мини|уңда|1961-1990 елларда өслекнең уртача температурасы]]

'''Температура''' (латинча ''temperatura'' — тиешле катнашу, кушылу, халәт) — термодинамик системаны тасвирлаучы физик зурлык, төрлечә җылынган җисемнәрнең дәрәҗәсенә билгеләнгән микъдарны күрсәтә.
'''Температура''' (латинча ''temperatura'' — тиешле катнашу, кушылу, халәт) — термодинамик системаны тасвирлаучы физик зурлык, төрлечә җылынган җисемнәрнең дәрәҗәсенә билгеләнгән микъдарны күрсәтә.



19 ноя 2015, 11:23 юрамасы

1961-1990 елларда өслекнең уртача температурасы

Температура (латинча temperatura — тиешле катнашу, кушылу, халәт) — термодинамик системаны тасвирлаучы физик зурлык, төрлечә җылынган җисемнәрнең дәрәҗәсенә билгеләнгән микъдарны күрсәтә.

Температураны үлчәү шкаласында ике репер нокта һәм алар арасында бүлемнәр саны билгеләнә, шулай итеп, хәзерге киң кулланыла торган Цельсий һәм Фаренгейт шкалалары кертелгән.

Абсолют температура Кельвиннарда үлчәнә, табигатьтә температураның минималь чик микъдары - абсолют нуль булуы - бер репер нокта нигезендә кертелгән.

Температураның югары микъдары Планк температурасы белән чикләнгән.

Җылылык тынычлыгында булган система температурасы бөтенесе өлешләрендә бертигез була. Термодинамикада температура - интенсив термодинамик зурлык.

Молекуляр-кинетик теориядә температура системаның кисәкчәләре уртача кинетик энергиясенә туры пропорциональ.

Температура система кисәкчәләренең энергия дәрәҗәләре буенча бүленешен (Максвелл — Больцман бүленеше), тизлекләре буенча бүленешен (Максвелл бүленеше), матдә ионлашу дәрәҗәсен (Сах тигезләмәсе), нурланыш спектраль тыгызлыгы (Планк тигезләмәсе), нурланыш күләмдәге тулы тыгызлыгын (Стефан-Больцман кануны) билгели.

СИ Халыкара берәмлекләр системасында температура кельвинда үлчәнә, шулай ук Цельсий градусы кулланыла, чөнки Җирдәге табигатьтә күпчелек процесслар -50 - +50 °С диапазонында бара.

Тасвир

Термик бериш системаларда

Клаузиус буенча термодинамик температура һәм энтропия:

биредә - ябык систамадан чыгучы яки керүче җылылык кечкенә микъдары, S - энтропия.

Гиббс термодинамикасында температура эчке энергия һәм энтромия ярдәмендә билгеләнә:

Петр Капица буенча температура үзе хәрәкәт түгел, ә ул хәрәкәтнең тәртипсезлеге белән билгеләнә.

Статистик физикада температура - энтропия буенча система энергиясеннән чыгарылмага тиң:

Температура шкалалары

Температура шкалалары чагыштырмасы
Тасвир Кельвин Цельсий Фаренгейт Ранкин Делиль Ньютон Реомюр Рёмер
Абсолют нуль 0 −273,15 −459,67 0 559,725 −90,14 −218,52 −135,90
Фаренгейт катнашмасы эрүе температурасы(тоз һәм боз катнашмасы) 255,37 −17,78 0 459,67 176,67 −5,87 −14,22 −1,83
Су кату температурасы (Нормаль шартлар) 273,15 0 32 491,67 150 0 0 7,5
Кеше тәне уртача температурасы 309,75 36,6 98,2 557,9 94,5 12,21 29,6 26,925
Су кайнау температурасы (Нормаль шартлар) 373,15 100 212 671,67 0 33 80 60
Титан эрүе 1941 1668 3034 3494 −2352 550 1334 883
Кояш 5800 5526 9980 10440 −8140 1823 4421 2909