Эльмира Шәрифуллина: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эльмира Шәрифуллина latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к викиләштерү
к мәгълүмат өстәү
Юл номеры - 22: Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
| башка мәгълүмат =
}}
}}
<small>{{мәгънәләр|Шәрифуллин}}</small>
'''Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина''' — күренекле [[татар]] [[шагыйрь|шагыйрәсе]].
'''Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина''' — күренекле [[татар]] [[шагыйрь|шагыйрәсе]].



20 дек 2015, 12:34 юрамасы

Эльмира Шәрифуллина
Туган телдә исем Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина
Туган 4 июнь 1947(1947-06-04) (76 яшь)
Татарстан, Мөслим районы, Симәк авылы
Милләт татар
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре шагыйрә

Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина — күренекле татар шагыйрәсе.

Биография

Эльмира Шәрифуллина 1947 елның 4 июнендә Татарстанның Мөслим районы Симәк авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Актаныш районының Зөбәер авылы сигезьеллык мәктәбен һәм 1966 елда Минзәлә педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын башлый: бер ел Мамадыш шәһәрендә Пионерлар йорты директоры һәм мәктәптә укытучы, 1967 елның көзеннән Казандагы китап кибетендә комплектлаучы, Яшел Үзәндәге 6 номерлы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы (1968-1970), аннары Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында редактор (1970-1972) һәм «Ялкын» республика балалар журналы редакциясендә учетчица (1972-1983) булып эшли. 1974 елда, эшеннән аерылмыйча укып, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 1983 елның октябреннән Э.Шәрифуллина «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә бүлек хәбәрчесе хезмәтендә.

Э. Шәрифуллина үзенең үзенең шигырьләре белән көндәлек матбугатка 60нчы елларның урталарыннан катнаша башлый. Соңга таба аның шигырь цикллары күмәк җыентыкларга (“Шигырь бәйрәме”, 1968; “Беренче карлыгачлар”, 1970; “Кызлар җыры”, 1977) кертелә, “Казан утлары”, “Азат хатын”, “Ялкын” журналларында басыла. 1976 елда шагыйрәнең нәниләр өчен “Безнең зоопарк” дигән китабы һәм 1984 елда лирик шигырьләре тупланган “Яңгыр җиле” исемле җыентыгы дөнья күрде. Ул шулай ук проза жанрында да эшли – яшьләр тормышына багышланган очерклар һәм балалар өчен хикәяләр яза.