Георгий Маленков: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Георгий Маленков latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
CommonsDelinker (бәхәс | кертем)
Replacing Coat_of_arms_of_the_Soviet_Union_1946-1956.svg with File:Coat_of_arms_of_the_Soviet_Union_(1946-1956).svg (by CommonsDelinker because: File renamed: Typo fixed.).
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: СБКФ ҮК → СБКФ ҮК using AWB
Юл номеры - 44: Юл номеры - 44:
|чоразак_6 = [[8 февраль]] [[1955]]
|чоразак_6 = [[8 февраль]] [[1955]]
|аңа кадәр_6 = [[Иосиф Сталин]]
|аңа кадәр_6 = [[Иосиф Сталин]]
|дәвамчысы_6 = [[Никита Хрущёв]], СБКФ ҮК генераль сәркатибе буларак
|дәвамчысы_6 = [[Никита Хрущёв]], [[СБКФ ҮК]] генераль сәркатибе буларак
|туу датасы = 8.1.1892
|туу датасы = 8.1.1892
|туу урыны = [[Ырынбур]], [[Русия империясе]]
|туу урыны = [[Ырынбур]], [[Русия империясе]]

14 гый 2016, 17:45 юрамасы

Георгий Маленков
ССРБ Министрлар Шурасы рәисе
Вазыйфада
5 март 1953 – 8 февраль 1955
Аңа кадәр Иосиф Сталин
Дәвамчысы Николай Булганин
Шәхси мәгълүмат
Туган 8 гыйнвар 1892(1892-01-08)
Ырынбур, Русия империясе
Үлгән 14 гыйнвар 1988(1988-01-14) (96 яшь)
Мәскәү, СССР[1]
Сәяси фирка СБКФ (19201961, чыгарылган)
Җефет Валерия Голубцова[d]
Әни Анастасия Георгий кызы Шемякина (18841968)
Әти Максимилиан Маленков (?-1907)
Белем Мәскәү дәүләт техника университеты[d]
Сугышлар/бәрелешләр Алман-совет сугышы

Георгий Максимилиан улы Маленков (рус. Георгий Максимилианович Маленков, 26 декабрь 1891 (8 гыйнвар 1892)(18920108), Ырынбур14 гыйнвар 1988, Мәскәү) — совет дәүләт һәм фирка эшлеклесе, Иосиф Сталинның көрәштәше, ССРБ Министрлар Шурасының Рәисе (1953—55).

Тәрҗемәи хәл

Георгий Маленков вак тимер юл хезмәтчесе, Македониядән килгән кешеләр нәселеннән булган дворян Максимилиан Маленков һәм мещан кызы Анастасия Шемәкиналар гаиләсендә туган.[2]

1919 елда гимназияне тәмамлый һәм Кызыл Гаскәргә чакырыла; 1920 елда фиркагә кергәннән соң эскадронда, полкта, бригадада сәяси эшче булган.

1921-1925 елларда Мәскәү югары техник укуханәсендә белем алган. 1925 елдан БКФ(б) ҮКның аппартында, 1930 елдан Мәскәү фирка комитәсендә бүлек мөдире. 1934-1939 елларда БКФ(б) ҮК җитәкчелек итүче фирка органнары бүлегенең мөдире.

1936 елда 1937-38 еллардагы сәяси репресссияләргә кереш өлеше булган фирка документларны тикшерү буенча кампанияне үткәрде. 1937 елда Сталин биреме буенча ЭЭХК, фирка һ.б. оешмаларның эшчәнлеген тикшерү максаты белән террор җәелдергән районнарына чыгып китте. Ежовны төшерүдә зур ролен уйный, аның идарәчелекне фиркагә тугъры булган кешешләрнең үтерүдә гаепли.[3] Нәкъ Маленко кабитетында ул Берия тарафыннан кулга да алына.

1939-1946 һәм 1948-1953 фирканең ҮК сәркатибе, бер үк вакытта (1939-1946) ЦК БКФ(б) кадрлар идарәсенең башлыгы. Бөек Ватан сугышы вакытында — Дәүләт саклану комитәсенең әгъзасы.

1946-1953 һәм 1955-1957 ССРБ министрлар шурасының рәисенең урынбасары, в 1953-1955 елларда аның рәисе,бер үк вакытта (1955-1957) ССРБ электр станцияләр министры.

Сталин үлеменнән соң Хрущёвны яклаган, әмма аның йогынтысының көчәюе белән көрәш алып бара алмаган һәм 1957 елда В. М. Молотов һәм Л. М. Каганович белән «фиркагә каршы төркем»Молотов, Маленков, Каганович һәм алар тарафына күчкән Шепилов») дигән берләшмәгә берләшергә мәҗбүр булган. Аның җиңелүдән соң ҮК составыннан чыгарылган, Өскемен электр станциясе директоры, соңрак Экибастуз ҖЭҮ директоры вазифасына күчерелгән. 1961 елда фиркадән чыгарылган һәм пенсиягә җибәрелгән.

1988 елның 14 гыйнвар көнне вафат булган. Мәскәүнең Яңа Кунцево зиратында күмелгән.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар