Су анасы (балет): юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Су анасы (балет) latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к төркем өстәү
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 19: Юл номеры - 19:
}}
}}
<small>{{мәгънәләр|Су анасы (мәгънәләр)}}</small>
<small>{{мәгънәләр|Су анасы (мәгънәләр)}}</small>
'''Су анасы''', ''беренче исеме'' «Алтын тарак» ({{lang-ru|Золотой гребень}}) — [[1957 ел]]да [[Октябрь инкыйлабы]] бәйрәменең 40 еллыгына [[Татар опера һәм балет театры]]нда куелган 3 актлы [[балет]]. [[Габдулла Тукай |Г. Тукайның]] «Су анасы» (''[[1908]]'') әкиятенә нигезләнеп языла. [[1971 ел]]да балетмейстер [[Игорь Смирнов|И. Смирнов]] куйган 2 нче редакциясе «Су анасы» ({{lang-ru|Водяная}}) исеме белән атала. Балетның иҗат төркеме [[Тукай премиясе]] белән бүләкләнә (''[[1973]]''<ref>[http://www.gabdullatukay.ru/rus/index.php?option=com_content&task=view&id=626&Itemid=67 Г. Тукайга багышланган портал]</ref>.
«'''Су анасы'''», ''беренче исеме'' «Алтын тарак» ({{lang-ru|Золотой гребень}}) — [[1957 ел]]да [[Октябрь инкыйлабы]] бәйрәменең 40 еллыгына [[Татар опера һәм балет театры]]нда куелган 3 актлы [[балет]]. [[Габдулла Тукай |Г. Тукайның]] «Су анасы» (''[[1908]]'') әкиятенә нигезләнеп языла. [[1971 ел]]да балетмейстер [[Игорь Смирнов|И. Смирнов]] куйган 2 нче редакциясе «Су анасы» ({{lang-ru|Водяная}}) исеме белән атала. Балетның иҗат төркеме [[Тукай премиясе]] белән бүләкләнә (''[[1973]]''<ref>[http://www.gabdullatukay.ru/rus/index.php?option=com_content&task=view&id=626&Itemid=67 Г. Тукайга багышланган портал]</ref>.


== Балет авторлары ==
== Балет авторлары ==

22 гый 2016, 19:47 юрамасы

Су анасы
Фото
«Алтын тарак» балеты афишасы
Көйязар Әнвәр Бакиров
Либретто авторы Игорь Смирнов
Сюжет чыганагы Габдулла Тукай «Су анасы» поэмасы
Хореограф Игорь Смирнов, Гай Таһиров
Беренче куючы дирижёр Хәсби Фазлуллин
Сценография Борис Кноблок, Андрей Кноблок
Пәрдәләр саны 5
Иҗат итү елы 1957
Беренче куелыш 1957
Беренче куелыш җире Казан, Татар дәүләт опера һәм балет театры

«Су анасы», беренче исеме «Алтын тарак» (рус. Золотой гребень) — 1957 елда Октябрь инкыйлабы бәйрәменең 40 еллыгына Татар опера һәм балет театрында куелган 3 актлы балет. Г. Тукайның «Су анасы» (1908) әкиятенә нигезләнеп языла. 1971 елда балетмейстер И. Смирнов куйган 2 нче редакциясе «Су анасы» (рус. Водяная) исеме белән атала. Балетның иҗат төркеме Тукай премиясе белән бүләкләнә (1973[1].

Балет авторлары

  • Композитор — Әнвәр Бакиров
  • Либретто — Игорь Смирнов. Либретто Габдулла Тукайның «Су анасы» поэмасы һәм татар халык әкиятләренә нигезләнеп язылган.
  • Дирижёр — Хәсби Фазлуллин
  • Балетмейстер-куючы — Игорь Смирнов
  • Рәссамнар — Борис Кноблок, Андрей Кноблок
  • Балетмейстер ассистенты — М.В. Смирнова
  • Балетмейстер-репетитор — Н.И. Тагунов
  • Фольклор буенча консультант — Гай Таһиров
  • Концертмейстерлар — Л. Александрова, М. Гыйбадуллина

Балет каһарманнары

  • Бәләкәй Алмай
  • Авыл кызлары
  • Су анасы яраннары
  • Ут


Биючеләр

«Алтын тарак балетыннан биюләр» Рәссамы — И.Хантемиров, Казан: ТКН, 1963
  • Су анасы — Галина Калашникова, Р.М. Новицкая, Л. Синельникова
  • Сәрви — Сания Хантимерова, Лариса Хуторова, Ирина Хәкимова
  • Алмай — Камил Гайнуллин, Ревдар Садыйков, Наил Сәрвәров
  • Морза — Наил Сәрвәров, Геннадий Скалозубов, Салих Хәйруллин, Виктор Шкилько
  • Бәләкәй Алмай — С. Сидоров, Р. Хәйруллин, Владимир Яковлев
  • Бәйрәмгә килгән ике кыз — Л. Ивлюшкина, Л. Синяговская, Р. Сөнгатуллина, Ж. Суханова, Г. Фокеева, Ирина Хәкимова
  • Авыл кызлары — Л. Ивлюшкина, Т. Иссина, Л. Синяговская, Л. Фәсхетдинова, Г. Фокеева
  • Су анасы яраннары — Владимир Бортяков, М. Жигулин, Ю. Моспанов, А. Петров, О. Прохоренков, Наил Сәрвәров
  • Ут — Г. Дискант, В. Бортяков, Л. Ивлюшкина, В. Бушманов, Н. Кочина, В. Грачев, А. Крылова, С. Демченко, И. Ларина, М. Жигулин, Л. Мухина, Ю. Моспанов, Л. Первушина, А. Петров, В. Родак, С. Сидоров, Р. Сөнгатуллина, Н. Саломатин, Г. Фокеева, Р. Хәйруллин, В. Яковлев.

Тукайның поэмасы либретто прологындагы интригаларны башларга гына ярдәм итә. Алдагы актларда егет булып җитешкән Алмайның Сәрвигә мәхәббәте һәм аларны сихерченең эзәрлекләве өстәлә. Әлеге үзәк конфликттан башка либреттога тагын ике конфликт өстәлгән: халык белән Морза арасында, сихерче белән Морза арасында конфликтлар.

1950 еллар хореодрамаларына хас булганча, әлеге балет та кайбер кимчелекләрдән азат түгел. Мәсәлән, прологта сихерче алтын тарагын курайга алыштырып ала, ә курай линиясе алга таба үстерелми, онытыла. Фәнис Яруллинның «Шүрәле» балеты белән драматургия ягыннан да, музыка ягыннан да якын аваздашлык һәрдаим сиземләнә.

«Су анасы» балеты музыкаль образларның байлыгы, композиторның хореография сәнгатенең үзенчәлекләренә тирән үтеп керә алуы нәтиҗәсендә танылган татар балетларының берсенә әверелә[2].

Либретто эчтәлеге

"Су анасы" .Балет, клавир. Рәссамы - Г.Христиани. М.:"Советский композитор", 1984

Пролог

Иртән иртүк күл буенда Алмай исемле малай Су анасы артыннан күзәтә һәм аның алтын тарагын урлый. Алмайны куып тота алмаган Су анасы хәйләгә керешә: алтын тарагын тылсымлы курайга алмаштырып ала һәм юкка чыга.

I акт

Пролог белән I акт арасында берничә ел үткән, Алмай сылу егеткә әйләнгән.
Бәйрәм. Халык арасында Алмай үзенең сөйгәне Сәрвине очрата. Мәйданга үзенең яшь хатынын һәм сакчыларын ияртеп Морзаның килеп чыгуы бәйрәмне боза. Су анасы-сихерче булып чыккан яшь хатын Алмайга гыйшкын белдерә. Аларның бергә торуларын күргән Морза егетне атарга боера. Сихерче Алмайга алтын тарагын биреп, аны коткара.

II акт

Сакчылар сихерчене җәза урынына алып киләләр. Халык төркеме эчендә Алмайны күреп алган сихерче аның кулыннан алтын таракны тартып ала һәм юкка чыга. Халык егеткә качарга ярдәм итә. Эзәрлекләүдән качып, Алмай күл ярына йөгереп килә һәм, арып, йокыга тала. Алмайны эзләп, Сәрви килеп чыга. Ләкин аның каршында Су анасы-сихерче барлыкка килә һәм Сәрвине упкын читенә кысрыклый. Йокысыннан уянган Алмай Сәрвине коткара, сихерчене упкынга ыргыта.

III акт

Сакчылар, халыкны җәзалап, Алмайның кая качканын әйттермәкче булалар. Кешеләрне мыскыл иткәнгә түзә алмыйча, Алмай чыга, Морза һәм аның сакчылары белән көрәшә башлый. Аны тотып алып чыгалар.
Күл буена Сәрви килә һәм сихерчедән Алмайны коткаруын үтенә. Сихерче Сәрвине талга әйләндерә һәм яңадан Алмайны коткара. Ләкин Алмайны үзенә карата алмый. Ачуы чыккан сихерче талга ут җибәрә. Алмайның кыюлыгы каршында ут чигенә. Алмай сихерченең үзен утка тотып ата, алтын таракны сындыра. Мәхәббәтнең көче Сәрвине яңадан кешегә әверелдерә. Халык кара көчләрнең җиңелүен бәйрәм итә, Алмай белән Сәрвинең туена әзерләнә.

Бүләкләү

1973 «Су анасы» балетының иҗат төркеме (композитор Әнвәр Бакиров, музыка җитәкчесе Хәсби Фазлуллин, либретто авторы Игорь Смирнов, төп рольне башкаручы Ревдар Садыйков) Тукай премиясе белән бүләкләнә.

Чыганаклар

  1. «Татарский энциклопедический словарь». Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999
  2. «Татарская энциклопедия». Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.

Әдәбият

  1. А. Алмазова. Фарид Яруллин и татарский балет. Казан, 1987.

Сылтамалар

Искәрмәләр