Баш эзлеклелек: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баш эзлеклелек latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 5: Юл номеры - 5:


== Йолдызларның энергия чыганагы ==
== Йолдызларның энергия чыганагы ==
[[Файл:Sun920607.jpg|300px|мини|уңда|'''[[Кояш]]''' - Баш эзлеклелектә урнашкан [[сары кәрлә]] йолдыз]]
Йолдызларда баручы термотөш реакцияләре - '''CNO-циклы''' өч өлештән тора.
Йолдызларда баручы термотөш реакцияләре - '''CNO-циклы''' өч өлештән тора.



17 фев 2016, 21:46 юрамасы

Баш эзлеклелекГерцшпрунг-Рассел диаграммасының өлкәсенә керүче йолдызлар, аларның энергия чыганагы - гелий һәм водород синтезы нигезендәге термотөш реакциясе булып тора. Герцшпрунг-Рассел диаграммасы:

Баш эзлеклелектәге йолдызларның энергия чыганагы - водород яну һәм беренче чиратта - CNO-циклы, шуңа күрә аларның яктырту сәләте һәм температурасы (спектр сыйныфы) массасы белән билгеләнә:

L = M3,9, биредә L - яктырту сәләте, M - масса

Йолдызларның энергия чыганагы

Кояш - Баш эзлеклелектә урнашкан сары кәрлә йолдыз

Йолдызларда баручы термотөш реакцияләре - CNO-циклы өч өлештән тора.

CN-циклы (углерод яну):

12C + p 13N + γ +1,94 МэВ ~1,3×107 ел
13N 13C + e+ + νe +2,22 МэВ ~7 минут
13C + p 14N + γ +7,55 МэВ ~2,7×106 ел
14N + p 15O + γ +7,30 МэВ ~3,2×108 ел
15O 15N + e+ + νe +2,75 МэВ ~82 сек
15N + p 12C + 4He +4,96 МэВ ~1,1×105 ел

Нәтиҗәдә 4 протоннан α-кисәкчекләре синтезланалар.

NO I-циклы (кислород яну):

14N + 1H 15O + γ +7,29 МэВ (3,2×108 ел)
15O 15N + e+ + νe +2,76 МэВ (82 секунд)
15N + 1H 16O + γ +12.13 МэВ
16O + 1H 17F + γ +0,60 МэВ
17F 17O + e+ + νe +2,76 МэВ
17O + 1H 14N + 4He +1,19 МэВ

NO I-циклы CN-циклында энергия чыгаруны арттыра.

NO II-циклы:

15N + 1H 16O + γ +12.13 МэВ
16O + 1H 17F + γ +0,60 МэВ
17F 17O + e+ + νe +2,76 МэВ
17O + 1H 18F + γ +5,61 МэВ
18F 18O + e+ + νe + 1.656 МэВ
18O + 1H 15N + 4He +3, 98 МэВ

CN, NO I һәм NO II өч өлешле CNO-циклын төзиләр.

Шушы термотөш реакцияләрендә Баш эзлеклелектәге йолдызларның энергиясе чыгарыла.

Йолдызлар эволюциясе

Баш эзлеклелек 50 Кояш массалы зәңгәр йолдызлар белән башлана һәм 0,0767 Кояш массалы кызыл кәрлә йолдызлар белән тәмамлана.

Водород яну дәвере күпчелек йолдызлар эволюциясенең вакыты 90% тәшкил итә, шул йолдызлар баш эзлеклелектә тора. Йолдыз төшендә водород янып бетергәннән соң, йолдыз кызыл гигантка әйләнә һәм баш эзлеклелектән читкә чыга. Кызыл зур йолдыз чагыштырмача кыска вакыттан ак кәрләгә , нейтрон йолдызга яки кара тишеккә әйләнә.

Йолдызлар тупланмасы өчен баш эзлеклелекнең өлеше йолдызларның яшен билгели, чөнки йолдызлар эволюциясе тизлеге аларның массасына пропорциональ.

Әдәбият