Һуннар: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һуннар latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 60: Юл номеры - 60:
{{Төп мәкалә|һун империясе}}
{{Төп мәкалә|һун империясе}}


Һуннар (көньяктагы элгәрге [[хунну]]лардан аерып нәкъ менә аларны һуннар дип атаганнар) IV гасырда кояш баешы ягына үзләренең атаклы сәфәрләрен башлаганнар. [[Идел]]не кичеп, [[Азак диңгезе]]нә һәм аннары [[Кырым]]га кадәр барып җиткәннәр. [[375 ел]]да һуннар, борынгы герман кабиләләрен тәшкил иткән [[готлар]]дан һәм [[сарматлар]]дан оешкан [[Германарих патшалыгы]]н тар-мар итеп, [[Үзәк Аурупа]]га килеп кергәннәр, элекке [[Рим империясе]] җирләрен яулап алганнар. [[Көнбатыш Ауразия]]нең бик зур территориясендә, [[Идел]] белән [[Рейн]] арасында, яңа империя - [[һун империясе]] барлыкка килгән.
Көньяктагы кабиләләр элгәрге [[хунну]]лардан аерылганнаргә күрә аларны '''һуннар''' дип йөртелгән. Һуннар IV гасырда көтбатышка таба үзләренең мәшһүр яуларын башлаганнар. [[Идел]]не кичеп, [[Азак диңгезе]]нә һәм аннары [[Кырым]]га кадәр килеп җиткәннәр. [[375 ел]]да һуннар, борынгы герман кабиләләрен тәшкил иткән [[готлар]]дан һәм [[сарматлар]]дан оешкан [[Германарих патшалыгы]]н тар-мар итеп, [[Үзәк Аурупа]]га юнәлгәннәр. Элекке [[Рим империясе]] биләмәләрен басып алганнар. [[Көнбатыш Ауразия]]нең бик зур территориясендә, [[Идел]] белән [[Рейн]] арасында, яңа империя - [[һун империясе]] килеп чыккан.


[[Көнчыгыш Аурупа]]га б.э. [[IV гасыр]]ның җитмешенче елларында килеп чыгалар һәм зур дәүләт коралар. [[V гасыр]] урталарында алар арасыннан [[Аттила]] исемле бөек идарәче килеп чыга. Ул барлык һуннарны үз кулы астында берләштерә һәм [[Көнбатыш Аурупа]]да сугышлар алып бара.
БЭК IV гасырның җитмешенче елларында һуннар [[Көнчыгыш Аурупа]]га килеп чыгалар һәм зур дәүләт төзиләр. [[V гасыр]] урталарында [[Аттила]] исемле бөек идарәче дәүләтнең хакимиятенә килә. Аның исеме '''Ат Иле''' төрки сүзләреннән чыккан. Аттила барлык һуннарны үз кулы астында берләштерә һәм [[Көнбатыш Аурупа]]да сугышлар алып бара.


[[Image:Huncauldron Hungary.jpg|thumb|250px|{{HUN}}дә [[2006]]да табылган [[5 гасыр]] Һун [[казан]]ы.<ref>[http://chronica.freebase.hu/huns/huncauldron.htm Hunnic age sacrificial cauldron has been found] 2006, Hungary</ref>]]
[[Image:Huncauldron Hungary.jpg|thumb|250px|{{HUN}}дә [[2006]]да табылган [[5 гасыр]] Һун [[казан]]ы.<ref>[http://chronica.freebase.hu/huns/huncauldron.htm Hunnic age sacrificial cauldron has been found] 2006, Hungary</ref>]]
Юл номеры - 77: Юл номеры - 77:
=== Атилла ===
=== Атилла ===
[[Рәсем:Checa-HunCharge.jpg|thumb|300px| Аттила җитәкчелегендәге һуннар]]
[[Рәсем:Checa-HunCharge.jpg|thumb|300px| Аттила җитәкчелегендәге һуннар]]
Тагын 60 - 70 ел үткән. [[430 ел|V гасырның 30нчы еллар]]ында империя икегә аерылган: көнбатыштагы яртысы белән [[Аттила]], ә көнчыгыштагысы белән [[Блада]] идарә итә башлаган. [[445 ел]]ны Аттила үзенең көндәшен үтерткән һәм Евразиянең зур бер өлешенә тулы хакимиятле хуҗа булып әверелгән. Дәһшәтле җиһангир һәм талантлы гаскәр башы Аттила [[453 ел]]да үлгән. Ул үлгәч империя таркалган, аннан аерым кабилә берлекләре аерылып чыккан, һуннар үзләре башка төрки кабиләләр, шулай ук [[аланнар]], [[готлар]], [[славяннар]] һәм [[маҗарлар]] белән кушылып, йотылганнар.
[[430 ел|V гасырның 30нчы еллар]]ында империя икегә аерылган: көнбатыштагы яртысы белән [[Аттила]], ә көнчыгыштагысы белән [[Блада]] идарә итә башлаган. [[445 ел]]ны Аттила үзенең көндәшен үтерткән һәм Евразиянең зур бер өлешенә тулы хакимиятле хуҗа булып әверелгән. Дәһшәтле җиһангир һәм талантлы гаскәр башы Аттила [[453 ел]]да үлгән. Ул үлгәч империя таркалган, аннан аерым кабилә берлекләре аерылып чыккан, һуннар үзләре башка төрки кабиләләр, шулай ук [[аланнар]], [[готлар]], [[славяннар]] һәм [[маҗарлар]] белән кушылып, йотылганнар.


[[Көнчыгыш Аурупа]]да һуннарга гына карый торган археологик истәлекләр хәзергә аз табылган. Моны аларның һәрвакыт күченеп йөрүләре һәм башка кабиләләргә кушылып бетүләре белән аңлатып буладыр.
[[Көнчыгыш Аурупа]]да һуннарга гына карый торган археологик истәлекләр хәзергә аз табылган. Моны аларның һәрвакыт күченеп йөрүләре һәм башка кабиләләргә кушылып бетүләре белән аңлатып буладыр.

21 май 2016, 17:26 юрамасы

Китерелгән дәлилләргә караганда

әлеге мәкаләдә Авторлык хокукларын бозу Авторлык хокукларын бозу табылган.
Мәкалә төзәтү барышында тора.
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Һуннарның аланнар белән сугышлыры
Ат өстеннән җәядән ату - һуннарның төп сугыш техникасы иде.

Һуннар - нигездә төрки телле кабиләләрдән торган күчмә кабиләләр берләшмәсе. Тарихта беренче тапкыр Рим тарихчысы Тацит тарафыннан телгә алынган һуннарның 91 елда Каспий диңгезе тирәсендә урнашулары, соңрак 150 еллар тирәсендә Көньяк-Көнчыгыш Кавказ тирәләрдә яшәүләре билгеле. Шулай ук фин-угыр компоненты да булуы ихтимал.

Б.э.к. IX гасырдан ук хунну исеме белән билгеле булган халык турыдан-туры бәйләнешләре ихтимал дип санала.

Приск һуннарның үз теле булуын хәбәр итә; бу мәсьәлә тарихчыларның уртак фикергә килмичә гасырлар буенча бәхәсләшүенә китерә. Һуннар илендә кулланылган күп телләр арасында, уртак тел буларак гот теленең киң кулланылганы хәбәр ителә.[1] Һуннарның төп сугыш техникасы булган атлы укчы һөҗүм иткән тарафның күп-санлы укчылар яки арбалетчыларны әзерләгәнчегә кадәр тактик өстенлек биргән. Шундый көтелмәгән һөҗүмнәр дәвамында сызгыра торган укларны куллану, практик уңайлылыктан тыш өстәмә психологик корал буларак та кулланылган.

Һуннар һәм аларның дәвамчылары күршеләрен җәядән ату сәләтләре белән таң калдырган. en:Procopius'ның язулары булган Strategikon'да (ингл.) һәм башка хезмәтләрендә аңлатылганча, римлылар үзләренең хәрби көчләрен авыр пехотадан күпләре җәяләр белән коралланган кавалерияга үзгәртәләр, Византиялылар үзләренең кавалериясендә укчы һөҗүм берлекләрен булдыралар.[2][3]

Һуннар Аурупа һәм Азия күп кабиләләренә, аеруча төрки телле халыкларына йогынты ясаганнар. Кайбер чыганаклар буенча һуннар төрки кабиләләрга караганнар.

Исемнәре

Хилл (2009:453) хәбәр иткәненчә[4]:

Термин һу/ху/huХань ыругы кытайлылардан булмаган халыкларны билгеләү өчен куллана иде, күбесенчә 'варвар' дип тәрҗемә ителә. Күбесенчә ул Кытайдан төньякка һәм көнбатыш якка таба яшәүче, гадәттә тышкы күренеше белән Европеоид яки өлешчә Европеоид расадан булган халыкларны билгеләү өчен кулланылды.

Чыгышлары

Һуннарның чыгышлары турында фәнни даирәләрдә уртак фикер юк, бик күп төрле теорияләр барлыкта.

Традицион Хунну теориясе

Һуннарның Азиядән чыгышлары турында бәхәсләре 18 гасырда en:Joseph de Guignes беренче тапкыр Һуннарны Кытай чыганаклары (ингл.) тасвирлаган Хунну халкы белән бәйләргә кирәклеген тәкъдим итүеннән бирле бара.[5] Де Гийнес сәяси берлекләренең генеалогиясенә игътибар итеп, Һуннар чыннан да хуннуларның физик токымнары булу-булмавына аз игътибар бирде.[6] Шулай да, 18-19 гасырда патшалык иткән этноцентризм һәм романтик милләтчелек контекстында туган фикере ,[7] башкалар тарафыннан кабул ителеп, вакыт узуы белән романтик милләтчелек һәм туранчылык фикерләрен дәлилләү өчен үзгәртелде.

18 гасыр француз төрки дөньясы белгече en:Joseph de Guignes фикереннән башлап, 4 гасырда Аурупа чикәренә килеп җиткән Һуннарны Монголия регионыннан анардан якынча 300 ел элек чыгып киткән хуннулар белән бәйлиләр. Хунну-Кытай сугышы сәбәпле, хуннуларның төньяк өлеше Төньяк-Көнбатышка таба чигенде; аларның токымнары Ауразия аркылы күченә алу сәбәпле, Һуннар белән берникадәр мәдәни һәм генетик дәвамчылыклары була ала дип исәпләнелә.[8]

Бу теориягә Классик кытай галиме һәм Нанкин император университетының беренче президенты Wei Zhao (204273 еллар) хәбәре дә тәэсире бар: “Хань династиясе заманаларында (б.э.к. 206 - б.э. 220 елларда) алар (Һуннар) хунну 匈奴 дип йөртелгән, шул ук халыкка en:Hunyu 葷粥 итеп дә дәшкәннәр. Шулай ук, en:Xunyu 獯粥 аларның борынгы бабалары булган en:Chunwei 淳維 исеменең башка бер транскрипциясе генә”.[9][10]

Кытай историографиясендә бу шулай ук Б.э.к. 2 гасыр азагында - 1 гасыр башында яшәгән Сыма Цянь исемле кытайлы галименең Бөек тарихчы язулары (ингл.) хезмәтендә, шулай ук en:Ying Shao (140-206 ел), һәм en:Jin Zhuo (3-4 гасыр) тарихчыларының хезмәтләрендә күрсәтелә.[11] Бернинди аргументларны китермичә, алар Xunyu һәм en:Xianyun исемнәре Хань династиясе заманында Xiongnu/Хунну (匈奴) дип аталган халыкны билгеләү өчен кулланылган дип әйтәләр. Шул ук фикерне en:Tang dynasty коментаторы en:Sima Zhen (як. 8 гасыр) кабатлый.[12]

Фонетик эзләнүләре һәм бронзада язуларның чагыштырылуы һәм билгеләрнең үзенчәлекләрен истә тотыпулары en:Wang Guowei (18771927) Guifan, Xunyu, en:Xianyu (鮮虞), en:Xianyun (獫狁), en:Jung, en:Di, һәм Hu исемнәре астында билгеләнгән кабиләләр соңгырак Кытай тарихына Xiongnu/Хунну исеме,[13][14][15] һәм Ауразия тарихына Һуннар исеме астында кергән халыкны билгеләү өчен кулланылган дип нәтиҗә ясый.

Шулай да, Һун һәм хунну арасындагы бәйлелекне күрсәтүче дәлилләр нык булуына ышанырга мөмкинлек бирми.[8] Һуннарның чыгышларын аңлатуда замандаш эзләнүләр мәктәбе элек зур тәэсире булган этник милләтчелек (ингл.) карашлар урынына этногенезис (ингл.) ысулларын өстен күрә.

Замандаш этногенетик интерпретациясе

Төп мәкалә: Ethnogenesis
Һун казаннары

Үз заманнарыннан килгән әдәбият Һуннарның чыгышларын ачык килеш аңлатмый. Билгесез килеп чыккан Һуннар беренче тапкыр Тын (Tanais) елгасы тирәсендәге яшәүче аланнарга һөҗүм итүләрендә сүзгә алына. Гасырлар буенча төрле аңлатулар бирелсә, якынрак заманаларда чыгып килгән теорияләр һуннар кебек күчмә халыклар конфедерацияләрне тиз оешып, шулай ук тиз таралаша алучы төрле мәдәни, сәяси һәм лингвистик төркемнәрнең берлекләре буларак күрә.[16][17][18] Ягъни, ачык чыгышын табу мөмкин түгел дигән сүз. Халыкларның Бөек күченеше чоры буенча австриялы эксперт en:Walter Pohl белдергәненчә, "Ышанычлылык белән, 4 гасырда Һун исеме дала сугышчыларының престижлы хәкимлек төркемнәрен билгеләгәнен генә әйтә алабыз."[17] Һун исеме киң һәм географик бәйләнеше булмаган җирләрдәге төрле төркемнәрне билгеләү өчен төрле чыганакларда очрый (башкалар арасында Һинд, Фарсы, Кытай, Византия, Рим).[17][19][20][21][22] Аурупадагы Һуннар чорының беткәненнән соң да Греция һәм латин дөньясы хроникаларында Кара диңгез тирәсендәге регионында төркемнәрне "Һун" термины белән билгеләү дәвам иткән.

Көнкүреш

һуннар

Һуннарда ат үрчетүчелек зур үсеш алган, ә картлар, балалар һәм хатын-кызлар өсте ябулы көймәле арба тирәсендә, көндәлек тормыш, көнкүреш эшләре белән шөгыльләнгәннәр.

Ир-егетләр һәм үсмерләр балачактан ук ат өстенә йөргәннәр.

Һуннарның кораллары арасында - кылыч, авыр очлы ук һәм озын аркан булган. Гадәттә дошманнарга каршы җәя уклары, аркан кулланганнар, кайвакыт кул сугышына да чыкканнар.

Тарих

Һуннарның көнбатышка күчеше

Баштарак һуннар Үзәк Монголиядә һәм Төньяк Кытайда торганнар. Вакыт узу белән һуннарда ыруглык-кабилә мөнәсәбәтләре үзгәрә башлап, БЭК II гасыр башында Модэ торган ярымфеодаль дәүләткә нигез салганнар. Соңрак күчмә дәүләт ике өлешкә аерылган: көньяк Һуннулар үз җирләрендә торып калганнар, ә төньяк Һуннулар Җидесу ягына, хәзерге көньяк Казакъстандагы далага таба күченеп киткәннәр. Һуннарның бер өлеше далада калган, ә иң зур күпчелеге Көньяк Уралга таба күченгәннәр.

Халыкларның Бөек күченеше

Галлияны алу

IV гасырда Халыкларның Бөек күченеше чоры башлана. Көнбатыштан, Балтыйк буеннан көнчыгышка таба борынгы герман кабиләләре күченеп керә, үз юлында алар көнчыгыштан килүче күчмә кабиләләрнең тагы да көчлерәк кабиләләр белән очраша. Бу ике агым очрашкач үзара кушылып, көчле яңа агым булдыралар. Анда күчмә һуннар өстенлек иткәннәр. Күченү бөтен Көнчыгыш һәм Көнбатыш Аурупага җәелеп, кабиләләрнең кушылуы нәтиҗәсендә яңа этник берләшмәләр һәм халыклар килеп чыга.

Халыкларның Бөек күченеше борынгы дөньядагы колбиләүчелек тәртибен юкка чыгара. Ауразия тарихында яңа тарихи дәвер башлана - феодаль мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Колбиләүчелек тәртибенең юкка чыгуы баштарак борынгы цивилизациянең җимерелүенә китерсә дә, искергән мөнәсәбәтләрне яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр алыштыра. Шулай итеп, беренчел феодализм чоры башланган.

Урта гасырлар чорындагы бөтен Иске Дөньяның сәяси һәм этник йөзе үзгәрүгә һуннар сәбәпче булган.

һун империясе

һун империясе
Төп мәкалә: һун империясе

Көньяктагы кабиләләр элгәрге хуннулардан аерылганнаргә күрә аларны һуннар дип йөртелгән. Һуннар IV гасырда көтбатышка таба үзләренең мәшһүр яуларын башлаганнар. Иделне кичеп, Азак диңгезенә һәм аннары Кырымга кадәр килеп җиткәннәр. 375 елда һуннар, борынгы герман кабиләләрен тәшкил иткән готлардан һәм сарматлардан оешкан Германарих патшалыгын тар-мар итеп, Үзәк Аурупага юнәлгәннәр. Элекке Рим империясе биләмәләрен басып алганнар. Көнбатыш Ауразиянең бик зур территориясендә, Идел белән Рейн арасында, яңа империя - һун империясе килеп чыккан.

БЭК IV гасырның җитмешенче елларында һуннар Көнчыгыш Аурупага килеп чыгалар һәм зур дәүләт төзиләр. V гасыр урталарында Аттила исемле бөек идарәче дәүләтнең хакимиятенә килә. Аның исеме Ат Иле төрки сүзләреннән чыккан. Аттила барлык һуннарны үз кулы астында берләштерә һәм Көнбатыш Аурупада сугышлар алып бара.

Файл:Huncauldron Hungary.jpg
Венгрия байрагы Маҗарстандә 2006да табылган 5 гасыр Һун казаны.[23]

Һуннарның бер хәким астындагы уртак көч булмауларына ышаган. Күп һуннар Көнчыгыш һәм Көнбатыш римлылар һәм готлар тарафыннан түләүле гаскәр буларак кулланылды. Исеме билгеле булган беренче Һун en:Uldin[5] готлар патшасы en:Radagaisus көчләренә каршы һуннар һәм аланнар төркеме башында Италияны яклаганы билгеле.

Һун алтын һәм анар беләзеге өлеше, 5 гасыр, en:Walters Art Museum музее

408 елда Көнчыгыш римлылар Uldin'ның һуннары тарафыннан яңа басымны сизә башлыйлар. Uldin Дунайны күчеп en:Moesia җирендәге Castra Martis исемле каланы ала, аннары en:Thrace өлкәсен талый. Көнчыгыш римлылар Ульдинга акча тәкъдим итеп аны туктатырга торышсалар да, соралган акча күләме югары булгач - аның ярдәмчеләренә акча тәкъдим итәләр. Нәтиҗәсендә Ульдиннын төркеменнән күп һуннар китә башлый.

451 ел 20 июнь — Каталаун аланында Атилла җитәкләгән һуннарның көнбатышка явы туктатыла.

Һуннарның Аурупага күченешенең сәбәбе Азия кыйтгасында 4 гасыр уртасында зур империя булдыручы Жужань ханлыгының (ингл.) үсүе белән аңлатыла ала. Башка җирләр арасында, ул Xianbei дәүләте (ингл.) кулыннан алганнары татар җирләрен дә үзенә ала. Жужан көченең көнбатышка таба таралуы Һуннарны Аурупа тарафына этүенә китергән дип уйланыла.[24]

Атилла

Аттила җитәкчелегендәге һуннар

V гасырның 30нчы елларында империя икегә аерылган: көнбатыштагы яртысы белән Аттила, ә көнчыгыштагысы белән Блада идарә итә башлаган. 445 елны Аттила үзенең көндәшен үтерткән һәм Евразиянең зур бер өлешенә тулы хакимиятле хуҗа булып әверелгән. Дәһшәтле җиһангир һәм талантлы гаскәр башы Аттила 453 елда үлгән. Ул үлгәч империя таркалган, аннан аерым кабилә берлекләре аерылып чыккан, һуннар үзләре башка төрки кабиләләр, шулай ук аланнар, готлар, славяннар һәм маҗарлар белән кушылып, йотылганнар.

Көнчыгыш Аурупада һуннарга гына карый торган археологик истәлекләр хәзергә аз табылган. Моны аларның һәрвакыт күченеп йөрүләре һәм башка кабиләләргә кушылып бетүләре белән аңлатып буладыр.

Болгарлар

Соңрак Һуннар контролендә булачак җирләрдә яшәгән болгарларны телгә алган борынгы грек Птолемейның II гасырда язылган География әсәре (Γεωγραφικὴ Ὑφήγησις, ингл.)[25][26][27], III—IV гасыр чигенә кадәр яшәгән әрмән историограф Мар Абас Катина (рус.) хәбәрләре[28] һәм 354 елгы аноним латин телле хронограф (рус.)[29] язуларыннан соң, Һун империясе таркалуына кадәр болгарлар турында башка мәгълүмат күзәтелми. Бу вәзгыять болгарлар һуннар дип аталган кабиләләр берләшмәсенә кергән дип уйларга нигез бирә.

Күчмәләргә караш

Грек авторы Аммиан Марцеллинның «Тарих» дигән атаклы язмаларында элгәрге урта гасырда яшәгән бу сугышчан һәм көчле күчмәләргә тасвирлама бирелгән. Автор ул хезмәтне IV гасырның соңгы чирегендә, ягъни һуннар Европа далаларына басып кергән чорда язган.

Шул чор Аурупа кешесенә һуннар чиле-пешле ит белән туенучы кыргыйлар булып күренгәннәр. Аның язуына караганда, һуннарның кигәннәре киндер күлмәк тә тире кием, кыйгач башлык, аякларында - кәҗә тиресеннән йомшак итекләр. Алар гомер буе күченеп йөриләр, туган җирен беркем дә әйтә алмый. Бала ана карынында бер урында ярала, икенче бер төштә дөньяга килә, тагы да еракта күкрәк сөте имеп тәпи баса.

Гомумән, урта гасырның язма чыганакларында күчмәләрне тасвирлаганда ике төрле караш аерылып тора. Бериш язучылар, тарихчылар һәм сәяхәтчеләр күчмәчелекне чиктән тыш тәнкыйтьләгәннәр, дала кешеләре тормышының кара якларына гына басым ясаганнар: аларның дошманга карата аяусызлыгын, җиңелгәннәргә карата рәхимсезлеген, көнкүрештә талымсызлыгын, дөньяда бары көч-куәткә табынуларын күпертеп күрсәтергә тырышканнар. Алар хәтта күчмәләрнең тышкы кыяфәтләрен дә өнәмичә сурәтләгәннәр, европалыларга һәм иранлыларга аларның монголча йөзләре бер дә ошамаган. Бу авторлар дала кешеләренең ат өчен җан атуларын да котны алырлык итеп бозып сурәтләгәннәр. Борынгы язмаларда һәм риваятьләрдә фантастик кентаврлар - ярым кеше, ярым ат образлары барлыкка килгән.

Икенче бер төркем урта гасыр авторлары дала халкын идеаллаштырганнар. Күчмәләрнең табигать эчендә кайнаулары, хайваннарны, бигрәк тә атны яратулары, атта йөрү осталыклары, камилләшкән сугыш күнекмәләре, туганлашу йолалары, өлкәннәрне һәм ата-баба рухын ихтирам итүләре, кырыс дала кануннары, караклык һәм уйнашлык өчен рәхимсез җәза бирү йолалары замандашларында «дала каһарманнары» образын тудырган. Ил җыеннарында юлбашчылар сайлаганда гади күчмәләрнең дә үз фикерләрен әйтә алулары урта гасыр европалыларны гаҗәпкә калдырган.

Әмма тегеләрнең дә, боларның да язмаларында күчмә халыкларның тарихын һәм тормышын сурәтләргә, аны дөрес итеп бирергә тырышу сизелеп тора. Көнкүрешне күзәтүләрен яу-сугышларны тасвирлау белән аралаштырып, алар күчмәләрнең сәяси, социаль-экономик тормышын мөмкин кадәр тулырак күрсәтергә тырышканнар, шуның белән Евразия дөньясындагы күп кенә төрки телле халыкларның борынгы тарихын ачарга ярдәм иткәннәр.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Sinor, Denis. 1990. The Hun period. In D. Sinor, ed., The Cambridge History of Early Inner Asia. Cambridge University Press. pp. 177-205.
  2. Petersen, Charles C. (August 1992). «The Strategikon: A Forgotten Military Classic». Проверено 7 June 2011.
  3. en:Composite bow#Laths stiffening the gripтан бер өлешенең тәрҗемәсе(ингл.)
  4. Hill, John. 2009. Through the Jade Gate to Rome: A Study of the Silk Routes during the Later Han Dynasty, First to Second Centuries CE. BookSurge. ISBN 978-1-4392-2134-1.
  5. 5,0 5,1 Thompson, E. A. 1948. A History of Attila and the Huns. Oxford University Press.
  6. Maenchen-Helfen, Otto J. The Legend of the Origin of the Huns. Byzantion, 1944-1945, vol.17, pp.244–251
  7. Michael Kulikowski. 2005. Rome's Gothic Wars. Cambridge University Press.
  8. 8,0 8,1 David Curtis Wright, 2011. The history of China Santa Barbara:Greenwood, p.60, 2nd ed. ISBN 978-0-313-37748-8
  9. Wei Zhao et al., "Book of Wu", p. 2849
  10. Lin Gan 林幹, "Xiongnu shiliao huibian 匈奴史料彙編", Vol. 1, p. 1, Beijing, Zhonghua Shuju, 1988
  11. Sima Qian, "Shiji", Bo-na, 1958, Ch. 110, p. 1a
  12. Taskin V.S., "Materials on history of nomadic tribes in China 3rd-5th cc", Issue 3 "Mujuns", "Science", Moscow, 1992, p. 276, ISBN 5-02-016746-0
  13. Wang Guowei, "Guantang Jilin" (觀堂集林, Wang Guowei collection of works), Ch.2, Ch. 13
  14. Taskin V.S., "Materials on history of nomadic tribes in China 3rd-5th cc", Issue 3 "Mujuns", p. 276
  15. Taskin V.S., 1968, "Materials on history of Sünnu", "Science", Moscow, p.10
  16. N.M. Khazhanov. Nomads and the Outside World. Chapter 5
  17. 17,0 17,1 17,2 Walter Pohl. 1999. Huns. Late Antiquity: a guide to the postclassical world, ed. Glen Warren Bowersock, Peter Robert Lamont Brown, Oleg Grabar. Harvard University Press. pp.501-502
  18. Christian, David. 1998. History of Russia, Central Asia, and Mongolia. Wiley-Blackwell. ISBN 0-631-20814-3
  19. Bauml, F.H.; M. Birnbaum, eds. 1993. Attila: The Man and His Image.
  20. Heather, Peter. 1995. The Huns and the End of the Roman Empire in Western Europe. English Historical Review, 90: 4-41.
  21. Heather, Peter. 2005. The Fall of the Roman Empire, p.149.
  22. Maenchen-Helfen, Otto J. (ed. Max Knight). 1973. The World of the Huns: Studies in Their History and Culture. Berkeley: University of California Press. ISBN 0-520-01596-7
  23. Hunnic age sacrificial cauldron has been found 2006, Hungary
  24. J. B. Bury, The Invasion of Europe by the Barbarians
  25. Dobrev, Petar 2001
  26. Fries, Lorenz and Claudius Ptolemy. Tabula IX. Europae. In: Servetus, Michael. Opus Geographiae. Lyon, 1535.
  27. Germanus, Nikolaus and Claudius Ptolemy. Geographia. Ulm: Lienhart Holle, 1482. (fragment)
  28. Моисей Хоренский. История Армении, кн. II, 9
  29. Chronographus anni 354. Cap. XV. Liber generationis. Monumenta Germaniae Historia. Auctor. Antiquissimi, t. Х1, р. 105.

Чыганаклар