Саксин: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Саксин latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 6: Юл номеры - 6:
XIV гасырның башында гарәп галиме [[Әл-Гомәри]] Саксин шәһәрен соңгы тапкыр телгә ала.
XIV гасырның башында гарәп галиме [[Әл-Гомәри]] Саксин шәһәрен соңгы тапкыр телгә ала.


[[1246]] елда [[Бату хан]]ның [[Идел]] ирәгенә барган [[Плано Карпини]] җитәкләгән илчелектәге [[Бенедикт Поляк]] Саксин кешеләрен телгә ала.
[[1246]] елда [[Бату хан]]ның [[Идел]] ирәгенә барган [[Джованни Плано Карпини|Плано Карпини]] җитәкләгән илчелектәге [[Бенедикт Поляк]] Саксин кешеләрен телгә ала.


Кайбер галимнәр буенча Саксин һәм [[Итил]] - бердәй шәһәр, ләкин Итил - шәһәрнең элекке исеме булган.
Кайбер галимнәр буенча Саксин һәм [[Итил]] - бердәй шәһәр, ләкин Итил - шәһәрнең элекке исеме булган.

12 июн 2016, 05:20 юрамасы

Төп сәүдә юллары 8-11 гасырларда

СаксинИдел тамагында урнашкан булган урта гасыр сәүдә эре шәһәре. Гарәп тарихчылары һәм җәгърәфиячеләр тарафыннан телгә алына.

Күренекле гарәп тарихчысы Әбү Хәмид әл-Гарнати 1131 елда һәм 1153 елда Саксин шәһәрендә булып, калада күбесенчә угыз кабиләләре торган, шулай ук хәзәрләр, болгарлар, суарлар яшәгәннәр дип тасвирлаган, сүз уңаеннан угызлар һәм болгарлар төрле әмирләр белән идарә ителгән.

XIV гасырның башында гарәп галиме Әл-Гомәри Саксин шәһәрен соңгы тапкыр телгә ала.

1246 елда Бату ханның Идел ирәгенә барган Плано Карпини җитәкләгән илчелектәге Бенедикт Поляк Саксин кешеләрен телгә ала.

Кайбер галимнәр буенча Саксин һәм Итил - бердәй шәһәр, ләкин Итил - шәһәрнең элекке исеме булган.

Бүтән галимнәргә караганда Саксин Сарай-Бату яки Сарай-Бәркә шәһәрләре урынында урнашкан булган.

Хәзәр каһанлыгының икенче башкаласы Саркел кебек Саксин һөнәрчелек, сәүдә дала шәһәренә әверелгән, аның тирәсендә кыпчаклар күчеп йөреп яшәгән.

XII гасырда кайвакытта кыпчаклар Саксин шәһәрен талыйлар, ләкин монгол һөҗүменә кадәр шәһәр сакланган.

ССРБ тарихчысы Плетнева буенча Саксин бүгенге Волгоград һәм Актүбә арасында урнашкан булган.

1990 елда табылган Самосделка янындагы шәһәрчелек Саксин булырга мөмкин дип фараз ителә.

Сылтамалар