Төсле катлау: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төсле катлау latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 41: Юл номеры - 41:


== Шулай ук кара ==
== Шулай ук кара ==
* Иридодиагностика (псевдонаука)<ref name="Bartholomew">[http://onlinelibrary.wiley.com/doi/10.1111/j.1467-842X.1998.tb01164.x/abstract Robert E. Bartholomew, Michael Likely.]</ref><ref>John K. Gilbert. </ref>
* Иридодиагностика (ялган фән)<ref name="Bartholomew">[http://onlinelibrary.wiley.com/doi/10.1111/j.1467-842X.1998.tb01164.x/abstract Robert E. Bartholomew, Michael Likely.]</ref><ref>John K. Gilbert. </ref>
* Күзләр төсе
* Цвет глаз


== Әдәбият ==
== Әдәбият ==

10 июл 2016, 17:53 юрамасы

Кеше күзенең  төсле катлавы

Күзнең төсле катлавы (лат. iris, бор. грек ἶρις "салават күпере") — юка хәрәкәтләнүчән, умырткалыларның күз диафрагмасы үзәгендә тишек (күз карасы) белән. Мөгезкатлау артында, күзнең алгы һәм арткы камералары арасында, күз ясмыгы алдында урнашкан. Яктылык үткәрмәүчән диярлек. Анда пигментлы күзәнәкләр (имезүчеләрнең — меланоцитлар), күз карасын тарайтучы әйләнмәле һәм аны киңәйтүче радиаль мускуллар бар. Төсле катлауда пигмент җитмәү (бу очракта күзләр кызылрак төсмерле була), җитәклек булмаган тире һәм чәч пигментациясе белән белән яраша (альбинизм). Күпчелек балыкларның төсле катлавы мускулсыз һәм күз карасы диаметрын үзгәртми. Башаяклы моллюскларның төсле катлавы - төсчек.

Төс

Төсле катлауның төсе  нәселдәнлек белән билгеләнә. Кешеләрдә  ул төрле дәрәҗәдә була ала, әмма алар дүрт фактор белән билгеләнә.

Төс Сәбәбе
Зәңгәр Төсле катлауның кан тамырлары ачык төсмерле, чөнки анда меланин аз
Күк
Соры
Көрән Төсле катлауда меланин күп булганда
Кара
Сары Аерым матдәләр, еш кына бавыр авырулары белән бәйле
Кызыл Кан төсе — терлекләрдә альбинизм булган очракта гына

Бу факторларның үзара бәйләнеше аркасында билгеле бер төс ясала. Мәсәлән, яшел — бу зәңгәр һәм сары катнашмасы, тутык— зәңгәр һәм көрән. Кешеләрдә чиста сары төс булмый, әмма әгәр төсле катлауның кан тамырлары тонык төстә булса, нәтиҗәсендә сарылы-яшелле төс ясала ала, ләкин бу бик сирәк. Аерым очракларда кан тамырлары төссез була, ләкин кеше альбинос түгел һәм төсле катлауда меланин бар  — ул чакта күзләр көрән төсле кызыллы-бакырлы ялтырау белән була. Соры күз төсе — зәңгәрнең аерым төре. Кара — меланин тупланышы күп булганда.

Шулай ук кара

  • Иридодиагностика (ялган фән)[1][2]
  • Күзләр төсе

Әдәбият

Искәртүләр