Мигель де Сервантес: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мигель де Сервантес latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Dexbot (бәхәс | кертем)
к Removing Link FA template (handled by wikidata) - The interwiki article is not featured
CommonsDelinker (бәхәс | кертем)
Replacing Cervates_jauregui.jpg with File:Cervantes_Jáuregui.jpg (by CommonsDelinker because: File renamed: File renaming criterion #3: To correct obvious errors in file
Юл номеры - 2: Юл номеры - 2:
|Исем = Мигель де Сервантес
|Исем = Мигель де Сервантес
|Оригинал телендә = Miguel de Cervantes Saavedra
|Оригинал телендә = Miguel de Cervantes Saavedra
|Фото = Cervates jauregui.jpg
|Фото = Cervantes Jáuregui.jpg
|Киңлек =
|Киңлек =
|Рәсем язуы =
|Рәсем язуы =

11 июл 2016, 19:01 юрамасы

Мигель де Сервантес

Тугач бирелгән исеме: Miguel de Cervantes Saavedra
Туу датасы: 29 сентябрь 1547(1547-09-29)
Туу урыны: Алькала-де-Энарес, Испания
Үлем датасы: 23 апрель 1616(1616-04-23) (68 яшь)
Үлем урыны: Мадрид, Испания
Ватандашлык: Испания байрагы Испания
Эшчәнлек төре: гаскәри, язучы, шагыйрь, драматург
Юнәлеш: яңарыш, маньеризм
Жанр: роман, новелла, трагедия, интермедия
Иҗат итү теле: испан
Имза:

Миге́ль де Серва́нтес Сааве́дра (исп. Miguel de Cervantes Saavedra) — дөньякүләм танылган испан язучысы, шагыйрь, драматург. Испан теленә гаять зур йогынты ясаган шәхес, испан телен еш кына la lengua de Cervantes (Сервантес теле) дип атыйлар[1]. Беренче чиратта дөнья әдәбитының иң күренекле әсәрләренең берсе, «Дон Кихот» романы авторы буларак билгеле.

Алкала-де-Энарес исемле шәһәрдә дөньяга килә. Италия, Наварино, Тунис, Португалия һәм башка хәрби кампанияләрдә катнаша. 15751580 елларда Алжирда әсирлеккә эләгә дип санала.

1584 елда Каталина Паласиос де Саласарга өйләнә. Ә 1585 елда ул үзенең беренче зур әсәрен («La Galatea» — «Галатея») бастыра. 1604 елда аның зур популярлык яулаган «Дон Кихот» романының беренче өлеше чыга. 1616 елга кадәр ул икенче өлешне яза. Ләкин әсәрләр язу аңа табыш китерми, Сервантесның бик хәерче яшәгәне мәгълүм.

1616 елда Мигель де Сервантес вафат була. Аның күпчелек әсәрләре шуннан соң гына дөнья күрә.

Язучы хөрмәтенә Меркурийдагы кратерга аның исеме бирелә. Шулай ук 1966 елда аңа багышланган ССРБ почта маркасы чыга.

Искәрмәләр

  1. (PDF) La lengua de Cervantes Ministerio de la Presidencia de España. Retrieved 2008-08-24. (исп.)