Франциянең Көньяк һәм Антарктик территорияләре: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Франциянең Көньяк һәм Антарктик территорияләре latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 68: Юл номеры - 68:


[[Төркем:Франциянең диңгез арты биләмәләре]]
[[Төркем:Франциянең диңгез арты биләмәләре]]
[[Төркем:Антарктида]]
[[Төркем:Көньяк океан]]
[[Төркем:Көньяк океан]]

16 июл 2016, 13:36 юрамасы


Франциянең Көньяк һәм Антарктик территорияләре
Territoire des Terres australes et antarctiques françaises
Франциянең Көньяк һәм Антарктик территорияләре илтамгасы
Байрак Илтамга
Франциянең Көньяк һәм Антарктик территорияләре милли һимны
Рәсми телләр француз теле
Башкала Сен-Пьер
Префект Паскаль Болот
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

7829[1] км²
?
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

196 (2012)
Акча берәмлеге евро
Интернет-домен .tf
ISO коды TF
Сәгать кушаклары UTC+04:00, UTC+05:00 һәм UTC+10:00

Франциянең Көньяк һәм Антарктик территорияләре (фр. Terres australes et antarctiques françaises, TAAF, тулы исем Territoire des Terres australes et antarctiques françaises) — Франциянең аерым диңгезарты административ-территориаль берәмлеге. Амстердам архипелагы, Крозе утраулары, Кергелен архипелагы, Эпарсе утраулары һәм Аделя җиреннән гыйбарәт. Халыкара җәмгыять Франциянең Аделя җиренә хокукларын танымый.

Тарих

1774 елда Франция Кергелен архипелагын үз биләмәсе дип игълан иткән. 1892 елда Глорьез утравы Франция милке булып киткән. 1897 елның октябрендә Бассас-да-Индия, Европа һәм Жуан-ди-Нова утраулары Франция составына кертелгәннәр. 1924 елда Сен-Поль һәм Амстердам утраулары Мадагаскар (ул вакытта Франция колониясе) составына күчерелгәннәр, әмма 1955 елда утраулар кире Франциягә күчкәннәр; Кергелен, Крозе архипелаглары һәм Аделя җире белән бергә алар диңгезарты биләмә итеп игълан ителгәннәр һәм административ мөхтәрияткә ия булганнар.

Административ бүленеш

Бүлге Административ үзәк Халык саны, кеше Мәйдан, км²
Кыш Җәй
Сен-Поль һәм Амстердам утраулары Мартин-де-Вивье 25 45 61
Крозе утраулары Альфред-Фор 25 45 352
Кергелен архипелагы Порт-о-Франсэ 70 110 7215
Аделя җире Дюмон-д’Юрвиль 30 110 432 000
Эпарсе утраулары Сен‑Пьер 38,6
ФКАТ Сен‑Пьер 150 310 439 781
Чыганак: Organigramme des Terres australes et antarctiques francaises (фр.)

Искәрмәләр

  1. (Аделя җирен исәпләмичә)