Портсмут солых килешүе: юрамалар арасында аерма
к clean up using AWB |
Төркем:Халыкара килешүләр |
||
Юл номеры - 28: | Юл номеры - 28: | ||
1945 елның 2 сентябрендә, Японияне [[Икенче бөтендөнья сугышы]]нда тар-мар ителгәннән соң, Портсмут солых килешүе үз көчен туктатты. |
1945 елның 2 сентябрендә, Японияне [[Икенче бөтендөнья сугышы]]нда тар-мар ителгәннән соң, Портсмут солых килешүе үз көчен туктатты. |
||
[[Төркем:Халыкара килешүләр]] |
14 авг 2016, 10:43 юрамасы
Килешү төре | солых килешүе |
---|---|
Имзаланган | 5 (23) сентябрь 1905 |
Урын | Портсмут (Нью-Һемпшир) |
Имзалаучылар | Сергей Витте, Роман Розен Комура Дзютаро, Такахира Когоро |
Портсмутский мирный договор Викитекада |
Портсмут солых килешүе (рус. Портсмутский мирный договор, яп. ポーツマス条約 по:цумасу дзё:яку) — 1904-1905 елгы урыс-япон сугышына тәмам куйган солых килешүе (солыхнамәсе). 1905 елның 23 августында (5 синтәбрендә) АКШдагы Портсмут шәһәрендә имзаланган.
Русия ягыннан килешүне Сергей Витте һәм Роман Розен, япон ягыннан — Комура Дзютаро һәм Такахира Когоро имзалаганнар.
Портсмут солых килешүе түбәндәге солых килешүләрнең көчен туктатты:
- Япония һөҗүм иткән чакта Русия һәм Кытайның хәрби берлек төзүне күздә тоткан Русия империясе һәм Кытай арасында берлек килешүе (1896)
- Ляодун ярымутрауны арендага алу хокукын биргән 1898 елдагы урыс-кытай конвенциясе.
Килешү 15 маддәдән торган. Килешү буенча, Русия Кореяне Япония йогынты сферасы буларак таный, Ляодун ярымутравына аренда хокуклары Япониягә күчә, Көньяк-Манҗур тимер юлының өлеше (Порт-Артурдан алып Куаньчэнцзыга кадәр) Япония кулына күчә, 9 маддәсе буенча Русия Япониягә Көньяк Сахалинны биреп калдырган, 12 маддәсендә яклар Япон, Охот һәм Беринг диңгезләрнең Русиянеке ярларында балык тоту турында конвенция төзергә риза булганнар. 7 нче маддәсендә яклар манҗур тимер юлларны тиҗари (коммерция) максатларында гына кулланырга вәгъдә биргәннәр.
1945 елның 2 сентябрендә, Японияне Икенче бөтендөнья сугышында тар-мар ителгәннән соң, Портсмут солых килешүе үз көчен туктатты.