Перейти к содержанию

Чыңгыз Әхмәров: юрамалар арасында аерма

132 байт өстәлде ,  6 ел элек
к
→‎Тәрҗемәи хәле.: мәгълүмат өстәү
к (төркем өстәү, викиләштерү)
к (→‎Тәрҗемәи хәле.: мәгълүмат өстәү)
==Тәрҗемәи хәле==
[[Файл:Ч.Әхмәров 1.jpg|200px|thumb|right|<small>Ч. Әхмәровның улы (''хатыны белән'')</small>]]
Чыңгыз Габдрахман улы Әхмәров [[1912 ел]]ның 12 маенда [[Ырынбур губернасы]]ның [[Троицк шәһәре]]ндә туа. Әтисе мәгърифәтче була, Троицкида мөселман мәктәпләре оештыра. Шәһәрдәге мәктәпне тәмамлагач, Чыңгыз [[1927]]-[[1930]] елларда [[Пермь]] сәнгать техникумында укый. [[1930]]-[[1935]] елларда Чыңгыз Әхмәров [[Сәмәрканд]] шәһәрендә яши, Сәмәрканд сынлы сәнгать укуханәсендә укый (''[[Павел Беньков]] шәкерте''), «Яңа юл» журналы белән хезмәттәшлек итә, сәнгать әсәрләре иҗат итү оешмасында («Изофабрика») рәссам булып эшли. [[1935 ел]]да ул В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтына укырга керә, сугыш башлану сәбәпле, аны [[1942 ел]]да Сәмәркандта тәмамлый.
 
[[1949]], 1955-57 елларда Ч.Әхмәров Мәскәү Югары нәфис сәнәгать училищесында (элеккеге Строганов училищесы) укыта. [[1950 ел]]лар башыннан ул [[Ташкент]]та яши. Ул 1952-54 елларда Үзбәкстанның Республика сәнгать училищесында укыта, 1970-72 дә Театр һәм сәнгать институтында монументаль нәкышь кафедрасы һәм бер үк вакытта (1968-70) Ташкент политехника институтында рәсем һәм нәкышь кафедрасы мөдире булып эшли.
 
Ч.Әхмәров 1995 елның 13 мартында Ташкент шәһәрендә вафат була. 2006 елда ул яшәгән йортка истәлек тактасы куела.
 
==Дәүләт бүләкләре һәм шәрәфле исемнәре==
Ч.Әхмәров [[1948 ел]]да [[СССР Дәүләт премиясе]], [[1968 ел]]да Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була, орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Аңа [[1964 ел]]да Үзбәкстан ССРның, [[1992 ел]]да Татарстан Республикасының халык рәссамы дигән мактаулы исемнәр бирелә.
48 795

правок