Мишәл Гаун: юрамалар арасында аерма
Яңа бит: «{{Дәүләт эшлеклесе | исем = Мишәл Гаун<br/><small>{{lang-ar|ميشال عون}}</small> | тулы исем = | рәсем…» |
Marat-avgust (бәхәс | кертем) кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 23: | Юл номеры - 23: | ||
| автограф = |
| автограф = |
||
}} |
}} |
||
'''Мишәл Гаун''', Мишәл Нәгыйм Гаун, ({{lang-ar|ميشال نعيم عون}} (''[[1935 ел]]ның [[18 февраль|18 феврале]], [[Бәйрут]]'') — [[Файл:Flag of Lebanon.svg| |
'''Мишәл Гаун''', Мишәл Нәгыйм Гаун, ({{lang-ar|ميشال نعيم عون}} (''[[1935 ел]]ның [[18 февраль|18 феврале]], [[Бәйрут]]'') — [[Файл:Flag of Lebanon.svg|20px]] [[Ливан]]ның [[2016 ел]]ның [[31 октябрь|31 октябрендә]] сайланган президенты. Ливан кораллы көчләре генералы. |
||
== Тәрҗемәи хәле == |
== Тәрҗемәи хәле == |
20 ноя 2016, 20:53 юрамасы
Мишәл Гаун | |
---|---|
Файл:Michel Aoun (cropped).jpg | |
Ливан президенты | |
Вазыйфага керешкән 2016 елның 31 октябре | |
Аңа кадәр | Сәләм Тәммам, в.б. |
Туган | 18 февраль 1935 (89 яшь) Харәт-Херәек[d], Lebanese Republic under French mandate[d] |
Җефет | Nadia El-Chami Aoun[d] |
Сугышлар/бәрелешләр | Лөбнан ватандашлар сугышы[d] |
Мишәл Гаун, Мишәл Нәгыйм Гаун, (гарәп. ميشال نعيم عون (1935 елның 18 феврале, Бәйрут) — Ливанның 2016 елның 31 октябрендә сайланган президенты. Ливан кораллы көчләре генералы.
Тәрҗемәи хәле
1935 елның 18 февралендә Бөек Ливанның Бәйрут шәһәрендә католик-маронетларның дини гаиләсендә туган. Хәрби укуханә (1958), Шалон-сюр-Марн хәрби мәктәбен (1959, Франция) тәмамлаган. АКШның Оклахома штатындагы Форт-Сил артиллерия мәктәбендә (1966), Франция югары хәрби мәктәбендә (1976-1980) укыган. Инглиз, фрацнуз, итальян, испан телләрен камил белә.
Хәрби карьера
Ливан армиясендә артиллерия офицеры булып хезмәт итә. 1970 еллар уртасында башланып киткән Лөбнан ватандашлар сугышында үзәк хакимият яклы була.
- 1980 ел башында Көнчыгыш һәм Көнбатыш Бәйрутны аеручы «Яшел сызык»та урнашкан Саклану бригадасына җитәкчелек итә. Сүрия кораллы көчләре белән бәрелешләрдә катнаша.
- 1982 елда Израиль һөҗүме вакытында Ливан президенты сараен саклый.
- 1982 елда төрле диндәге гаскәриләрдән тупланган 8нче бригада командиры, Ливан хөкүмәтенә һәм Ливан гаскәренә каршы булган друз фиркасе хәрби төркемнәренә каршы көрәш алып бара.
- 1984 елдан Ливан гаскәре сәргаскәре.
Сәяси эшчәнлеге
1988 елның 22 сентябреннән Ливан премьер-министры һәм чираттагы президент сайлауларына кадәр президент в.б. Ливаннан Сүрия кораллы көчләрен чыгару тарафдары була.
- Сайланган президент Ильяс Хруи тарафыннан сәргаскәр вазифасыннан азат ителә.
- 10 ай дәвамында Франсуа Миттеран хәерхаһлыгы белән Франциянең Бәйруттагы илчелегендә качып ята. Аннан соң Франциягә мөһаҗирлеккә китәргә рөхсәт ала.
Мөһаҗирлектә
Мөһаҗирлектә күпчелек Марсель шәһәрендә яши, Сүриягә каршы «Ирекле ватандарлык хәрәкәте» оештыра. 2005 елгы Кедр инкыйлабыннан соң, Сүрия гаскәре Ливаннан чыккач, илгә кайту мөмкинлеге ала.
Ливанга кайту
2005 елның июнендә Ливан парламентына сайлауларда ул җитәкләгән «Реформалар һәм алгарыш» фиркасе 128 урынның 21ен алуга ирешә, ләкин коалициягә керми, оппозициядә кала.
Президент сайлаулары
2016 елның 31 октябрендә, 2,5 ел барган президент сайлаулары нәтиҗәсендә, Ливан президенты итеп сайлана.