Татарлык: юрамалар арасында аерма
→Татарлык бүген: {{цитата|автор=Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы|Генетик материал фәкать [[Татарлар#ДНК генеалогиясе|биологик масса… |
→Татарлык бүген: {{цитата|автор=Туфан Миңнуллин |Татар кешесе! Хәтереңә ал! Синең үз мөстәкыйль дәүләтең булган. Дәүләт |
||
Юл номеры - 39: | Юл номеры - 39: | ||
* [[Татарстан суверенитеты]] — [[Бөтентатар иҗтимагый үзәге]], [[Милли Мәҗлес]], [[Иттифак фиркасе]], [[«Азатлык» татар яшьләре берлеге]] ''([[Хәтер көне#Казан/Татарстанда|Хәтер көне]])'' |
* [[Татарстан суверенитеты]] — [[Бөтентатар иҗтимагый үзәге]], [[Милли Мәҗлес]], [[Иттифак фиркасе]], [[«Азатлык» татар яшьләре берлеге]] ''([[Хәтер көне#Казан/Татарстанда|Хәтер көне]])'' |
||
төшенчәләре тирәсендә кайный. |
төшенчәләре тирәсендә кайный. |
||
{{цитата|автор=[[Туфан Миңнуллин]] |
|||
|Татар кешесе! Хәтереңә ал! Синең үз [[суверен дәүләт|мөстәкыйль дәүләтең]] булган. Дәүләтле [[милләт]]нең генә җир йөзендә кадере була, һәр [[татар]]ның күңелендә йөргән дәүләтчелек идеясе саклансын. Шушы тарихи гаделлек өчен үзең һәм нәселең көрәшергә тиеш.<ref>[http://tatar-congress.org/yanalyklar/tatarnyn-ehlakyy-kodeksy/ Татарның әхлакый кодексы]</ref>}} |
|||
{{цитата|автор=[[Рөстәм Миңнеханов]]|Татарларда «Татарча сөйләшмәсәң – татар түгел син» дигән әйтем бар, ә мин ышанам, [[җан]]ың татарныкы булырга тиеш синең! Телне өйрәнергә була аны... Татарлар, төрле илләргә барып урнашып, тиз арада шундагы шартларга җайлаша белүләрен расладылар.<ref name="ebritvina">{{cite web|url=http://president.tatarstan.ru/tat/news/view/789691|title = Рөстәм Миңнеханов Парижда Франциядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты|publisher=[[Татарстан Республикасы Президенты]] Матбугат хезмәте|author=Елена Бритвина|accessdate=[[2016 ел]]ның [[29 ноябрь]]}}</ref><ref>http://tatar-congress.org/yanalyklar/rostem-minnehanov-parizhda-frantsiyadege-tatar-zhemegatchelege-vekillere-belen-ochrashty/</ref><ref>http://kazanutlary.ru/?p=12983</ref>}} |
{{цитата|автор=[[Рөстәм Миңнеханов]]|Татарларда «Татарча сөйләшмәсәң – татар түгел син» дигән әйтем бар, ә мин ышанам, [[җан]]ың татарныкы булырга тиеш синең! Телне өйрәнергә була аны... Татарлар, төрле илләргә барып урнашып, тиз арада шундагы шартларга җайлаша белүләрен расладылар.<ref name="ebritvina">{{cite web|url=http://president.tatarstan.ru/tat/news/view/789691|title = Рөстәм Миңнеханов Парижда Франциядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты|publisher=[[Татарстан Республикасы Президенты]] Матбугат хезмәте|author=Елена Бритвина|accessdate=[[2016 ел]]ның [[29 ноябрь]]}}</ref><ref>http://tatar-congress.org/yanalyklar/rostem-minnehanov-parizhda-frantsiyadege-tatar-zhemegatchelege-vekillere-belen-ochrashty/</ref><ref>http://kazanutlary.ru/?p=12983</ref>}} |
||
2 фев 2017, 14:25 юрамасы
Татарлык (яки татар милли кемлеге) - берәр шәхеснең татар халкының төрле буыннары бергәләп тудырган үзенчәлекле мәдәниятен үз итү аркылы формалашкан кемлеге.
Милли кемлек элементлары
Һәр милли кемлек кебек үк, татар халкыныкы татарлар үз милләтләрен билгеләгәнндә (милли аң) кулланган төрле элементлардан формалаша:
- татар теле,
- татар мәдәнияте
- глобаль кешеләр җәмгыятендәге фәнни белем, технологик, икътисади нигезләрендәге алгарышлар, иҗтимагый һәм сәяси вакыйгалар
һәм көндәлек тормышларындагы башка "уртак" элементларының тәэсире нәтиҗәсе.
Татар милли кемлекнең эволюциясе
- Шулай ук карагыз: Татар халкының этногенезы.
Тормышы дәвамында аерым шәхеснең Мин төшенчәсе, иҗтимагый төркемнәрнең мәдәни кемлеге үзгәргәне кебек үк, милләтләрнең яшәеше дәвамында милли кемлекләре үзгәреп тора — Дөнья тарихындагы XIII, XVII, бүген һәм XXV гасырда татарлык төшенчәләре бер-берсенә тигез була алмый.
Милли кемлек төшенчәсенең бүгенге көндәге мәгънәсе XX гасыр башында формалашкач, тарихи татар милли кемлеге турындагы бәхәсләр еш болгарчылык - татарчылык (ru), туранчылык - төркичелек (ru) үлчәнешендә бара.
Татарлык бүген
XX гасыр азагы - XXI гасыр башына сәнәгый, мәгълүмат технологияләре революцияләре һәм ССРБ таркалуы аркасында урын алган җитештерү, транспорт, мәгълүмат тапшыру технологияләрендәге һәм иҗтимагый үзгәрешләр аркасында бүгенге көндәге глобальләшкән дөньясында татарлык төшенчәсе (бар башка этномилли кемлекләр кебек үк) яңа үзгәреш чорын кичерә.
Яңа мохиттә туып-үскән татар балалары татар булуның чордаш мәгънәсен эзли, татар милләтче хәрәкәтьләре күбесенчә:
- татар теле — ТР Дәүләт Советындагы “Татарстан – яңа гасыр” депутатлары төркеме, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, «Үзебез» яңа буын хәрәкәте («Мин татарча сөйләшәм» акциясе), Сәләт (яшьләр оешмасы)
- татар мәдәнияте — Бөтендөнья татар конгрессы, ТР мәдәният министрлыгы,
- ислам дине — ТР мөселманнарының Диния нәзарәте астындагы җәмгыятьләр, Вконтакте'дагы «Татары и Татарочки» төркеме
- Татарстан суверенитеты — Бөтентатар иҗтимагый үзәге, Милли Мәҗлес, Иттифак фиркасе, «Азатлык» татар яшьләре берлеге (Хәтер көне)
төшенчәләре тирәсендә кайный.
Татар кешесе! Хәтереңә ал! Синең үз мөстәкыйль дәүләтең булган. Дәүләтле милләтнең генә җир йөзендә кадере була, һәр татарның күңелендә йөргән дәүләтчелек идеясе саклансын. Шушы тарихи гаделлек өчен үзең һәм нәселең көрәшергә тиеш.[1] |
Татарларда «Татарча сөйләшмәсәң – татар түгел син» дигән әйтем бар, ә мин ышанам, җаның татарныкы булырга тиеш синең! Телне өйрәнергә була аны... Татарлар, төрле илләргә барып урнашып, тиз арада шундагы шартларга җайлаша белүләрен расладылар.[2][3][4] |
Казанда татарча сөйләшә торган, татар тормышы белән яши торган һәм үзеңне татар итеп хис итә торган берничә урын бар. Ул театр, Идел-пресс, тагын берничә татар гимназиялары. Башка җирдә татар рухы да юк хәтта... Рус телле татарлар эштә дә, иҗатта да өлгеррәк, аларга юллар да ачыграк. Әгәр дә ул яшьләр бүген татарчаны өйрәнмәгән икән, алар инде иртәгә өйрәнмәячәк. Минем иманым камил, чөнки аларга шулай рәхәт. Ләкин аларның күңелендә татарлык бар икән, алар икенче менталитеты булган, икенче буын татарлар булачак. Алар безнең буынга да, бездән алдагы буынга да охшамаган булачак.[5] |
Татар теленең этник үзенчәлеге дип әйтәбез икән, ул, әлбәттә, татар телен саклау, үстерү, аны өйрәнү. Татар кешесе дип аталасың икән, татар телеңне белү — безнеңчә ул мәҗбүри.[6] Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары
|
Дәүләтчә фикер йөртүчеләр тел дәүләт дәрәҗәсендә, дәүләт институтлары аша гына саклана ала дип саный. [Т]атар телен саклау һәм үстерү – республика җитәкчеләренең турыдан-туры бурычы икәнен даими искәртеп тора. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, югары уку йортларында татар балаларының барысы да татар телендә белем алырга тиеш диләр. Гаиләчеләр исә дәүләтчеләрдән аермалы буларак татар телен гаиләдә сакларга кирәк дигән фикерне алга сөрә... “Ата-ана саф телдә сөйләшә икән, йолаларны тота икән, бала саф телдә сөйләшәчәк, йолаларны тотачак”, имеш. Тәлгать Әхмәдишин, “Азатлык” татар яшьләренең элекке рәисе
|
Генетик материал фәкать биологик масса турында мәгълүмат бирә, әмма халык биологик массадан оешмый, аны тел, мәдәният һәм сәяси процесслар оештыра.[8] Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы
|
Шулай ук карагыз
- Государственная программа Республики Татарстан «Сохранение национальной идентичности татарского народа (2014 - 2016 годы)» (рус.)
- Римма Әбдрәшитова. Гөлнара Габдрахманова: "Татарлык белән горурланалар, әмма туган телдә сөйләшмиләр". Азатлык радиосы веб-сәхифәсе. 2016 елның 14 декабрь тикшерелгән.
Искәрмәләр
- ↑ Татарның әхлакый кодексы
- ↑ Елена Бритвина. Рөстәм Миңнеханов Парижда Франциядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте. 2016 елның 29 ноябрь тикшерелгән.
- ↑ http://tatar-congress.org/yanalyklar/rostem-minnehanov-parizhda-frantsiyadege-tatar-zhemegatchelege-vekillere-belen-ochrashty/
- ↑ http://kazanutlary.ru/?p=12983
- ↑ Рәмис Латыйпов, Гөлүзә Гыймадиева. Роберт Миңнуллин: Рус телле татарлар эштә дә, иҗатта да өлгеррәк. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы. 2016 елның 1 декабрь тикшерелгән.
- ↑ Лилия Локманова. Татар кешесе дип аталасың икән, телне белү мәҗбүри — Данис Шакиров. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты вәкиле Гүзәл Шәрипова фикеренә карашын белдерде. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы. 2016 елның 2 декабрь тикшерелгән.
- ↑ Тәлгать Әхмәдишин. Татар зыялылары нигә халыкны һәм үзләрен алдый?. Азатлык радиосы веб-сәхифәсе. 2016 елның 5 декабрь тикшерелгән.
- ↑ Рәмис Латыйпов. Д.Исхаков: Генетикларның Кырым, Себер, Идел татарларын төрле халык диюе – сәяси сенсация. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы. 2016 елның 16 декабрь тикшерелгән.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|