Албания: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Албания latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Ajdar (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 100: Юл номеры - 100:
File:Natyra_jonë.jpg|Төньяк Албаниядәге Вальбоне үзәнлеге
File:Natyra_jonë.jpg|Төньяк Албаниядәге Вальбоне үзәнлеге
</gallery>
</gallery>

=== Флора һәм фауна ===
Кечкенә ил булуына карамастан, Албаниянең табигате төрләргә бай. Геоморфология, климат һәм рельефның күптөрлелеге эндемик һәм субэндемик төрләрнең, шул исәптән, 27 эндемик һәм 160 субэндемик үсемлекнең тереклек итүенә уңайлы шартлар тудыра. Албаниядә барысы 3250дән артык үсемлек төренең барлыгы билгеле, бу Аурупада табылган барлык флора төрләренең якынча 30% дигән сүз.

Ил территориясенең өчтән бер өлешен диярлек – ә бу 10 000 км2 тирәсен — [[урман]]нар алып тора, шуңа күрә мондагы [[флора]] бай. [[Фитогеография]] күзлегеннән караганда, Албания җирләре [[Голарктика патшалыгы]]на, [[Урта диңгез төбәге]]нә һәм [[Циркумбореал төбәге]]нең Иллирия вилаятенә керә. Ярга якын җирләр һәм түбәнлекләрдә Урта диңгез буйларына хас [[маквис]] үсә, ә югарырак биеклекләрдә [[имән]] урманнары өстенлек итә. [[Кара нарат]], [[бүк]] һәм [[ак чыршы]] биек тауларда очрый, 1800 метрдан югарырак биеклекләрдә [[альп болыннары]] үсә<ref>Bego, Ferdinand and Koni, Mynyr (1999) "Albania" in Blodlverslty Strategy and Action Plan. The National Environmental Agency </ref>.

[[Бөтендөнья кыргый табигать фонды]] мәгълүматларына һәм [[Аурупа әйләнә-тирә мөхит агентлыгы]] төзегән Аурупаның экологик төбәкләре санлы харитасына нигезләнеп, Албания территориясен өч экотөбәккә бүләләр: [[Иллириянең яфрак урманнары]], [[Пинд тауларының катнаш урманнары]] һәм [[Динар Альпларының катнаш урманнары]]. Урманнар күптөрле имезүчеләр өчен яшәү тирәлеге: монда [[бүре]]ләр, [[аю]]лар, [[кабан дуңгызлары]] һәм [[кара кәҗәләр]] (серналар) очрый. [[Селәүсен]], [[кыргый мәче]]ләр, [[нарат]] [[сусар]]ы һәм [[көзән]]нәр, сирәк булса да, илнең кайбер төбәкләрендә яшиләр. Бүгенгесе көндә Албаниядә умырткалы хайваннарның 760 тирәсендәге төре табылган. Алар арасында 350дән артык кош төре, 330 төче һәм диңгез су балыклары төре һәм 80 төр имезүче бар. Дөнья күләмендә куркыныч астында булган 91 биологик төр Албаниядә тереклек итә, алар арасында [[Далмация пеликаны]], [[кәрлә баклан]] һәм [[Аурупа диңгез мәрсин балыгы]] бар. Көньяктагы кыялы диңгез буйларында югалу куркынычы янаган [[Урта диңгез монах тюленьнәре]] яши. Әһәмиятле кошлар арасында, беренче чиратта, илнең милли символы булган [[алтын бөркет]]не аерып күрсәтергә кирәк<ref>Streissguth, Thomas (2010). Albania in Pictures. Twenty-First Century Books. ISBN 978-0-7613-4629-6.</ref>. Шулай ук козгыннар, суерлар һәм күпсанлы су кошлары да бар.

<gallery mode=packed caption="Албаниянең флора һәм фаунасы">
File:Lynx lynx, Luchs 05.JPG|[[Селәүсен]]нәр Албаниядә һаман сакланган әле<ref>{{cite web|url=http://www.catsg.org/balkanlynx/01_recovery-programme/1_7_conferences/tirana-sept-08/Tirana_Proceedings_Trajce_et_al_2008_Conservation_of_the_critically_endangered_Balkan_lynx.pdf|title=Conservation of the Critically Endangered Balkan Lynx |publisher=Catsg.org |accessdate=5 January 2011}}</ref>
File:Aquila chrysaetos 3 (Martin Mecnarowski).jpg|[[Алтын бөркет]] — Албаниянең милли символы.<ref name="Streissguth">{{cite book|last=Streissguth|first=Thomas |url=https://books.google.com/?id=wL_-zcyLn6kC&pg=PA14|title=Albania in Pictures |publisher=Twenty-First Century Books |year=2010|isbn=978-0-7613-4629-6}}</ref>
File:Pelecanus crispus -Allwetterzoo Münster -Germany-8a.jpg|Сирәк очрый торган [[Далмация пеликаны]] [[Караваста култыгы|Караваста милли паркында]] оя кора
File:Bjeshkët e Kallabakut.JPG|[[Албан аты]] — илдә атларның бердәнбер җирле төре.
</gallery>


== Искәрмәләр ==
== Искәрмәләр ==

26 мар 2017, 12:37 юрамасы

Албания Җөмһүрияте
алб. Republika e Shqipërisë
Байрак Илтамга
Шигарь: «алб. Ti, Shqipëri, më jep nder, më jep emrin Shqiptar»»
Һимн: «Hymni i Flamurit»
Бәйсезлек көне 1912 елның 28 ноябре (Госманлы империясеннән)
Рәсми телләр албан теле[1]
Башкала Тирана
Идарә итү формасы Парламент җөмһүрияте
Президент
Премьер-министр
Буяр Нишани
Эди Рама
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

28 748 км²
4,8%
Халык саны
• Бәя (2016)
• Җанисәп (2011)
Халык тыгызлыгы

2 793 592 (1 гыйнвар 2022)[2]
2821977 кеше
ТЭП
  • Барлыгы (2016)
  • Кеше башына


ТЭП (САМП)
  • Барлыгы (2016)
  • Кеше башына

ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

17 930 565 119 $[3] һәм 18 882 095 518 $[3] $
КПҮИ (2016) 0,764[4] (югары
Акча берәмлеге лек
Интернет-домен .al
ISO коды AL
ХОК коды ALB
Телефон коды +355
Сәгать кушаклары +2
Җини коэффициенты 30,8
Балигъ булу яше 18 яшь

Албания яки Арнаутлык (алб. Shqipёria, рәсми исеме – Албания (Арнаутлык) Җөмһүрияте, алб. Republika e Shqipёrisё [ɾɛpuˈblika ɛ ʃcipəˈɾiːs]) — Көньяк-Көнчыгыш Аурупада урнашкан мөстәкыйль дәүләт. 2016 ел мәгълүматларына күрә, Албаниядә 3 миллионнан артык кеше яши. Илнең башкаласы һәм иң эре шәһәре — Тирана, аннан кала иң зур шәһәрләре — Дуррес һәм Влёра. Албания Балкан ярымутравының көнбатыш өлешендә, Әдрән һәм Ионик диңгезләрнең ярында урнашкан. Отранто бугазы Албанияне Италиядән аерып тора. Дәүләт төньяк-көнчыгышта Сербия, Косово һәм Метохия мохтариятле төбәге белән, төньяк-көнбатышта – Черногория белән, көнчыгышта – Македония, көньяк-көнчыгышта – Греция белән чиктәш.

Борынгы чорларда хәзерге Албания җирләрендә иллирияле, тракияле һәм грек кабиләләре яшәгән, берничә грек колониясе булган. Иллирия сугышыннан соң бу җирләр Рим империясенең Далмация, Македония һәм Мёзия вилаятьләренә керәләр. 1190 елда Круя шәһәренең Прогон исемле идарәчесе Арбер кенәзлеген төзи, бу беренче албан дәүләте була. XVI гасырда хәзерге албан җирләрен Госманлы империясе яулап ала, төрекләр монда биш гасырга якын хакимлек итә. 1912 елда, Балкан сугышларыннан соң, Албания мөстәкыйльлеге турында игълан итә. 1939 елда Италия Албания патшалыгын басып ала һәм монда Бөек Албанияне төзи, ә 1943 елда ул Алмания протекторатына әверелә. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Әнвәр Хуҗа җитәкчелегендәге Хезмәт фиркасы хакимияткә килә, ил коммунистик үсеш юлына баса, изоляция сәясәтен алга сөрә. 1991 елда Албания Халык Социалистик Республикасы бетерелеп, хәзерге Албания Җөмһүрияте барлыкка килә.

Албания — үсеп килүче демократик ил. Икътисадта хезмәт күрсәтүләр базары өстенлек итә, аннан соң сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы килә. Кеше үсеше потенциалы индексы югары дип санала. Дәүләт барлык ватандашларын сәламәтлек саклау системасы һәм бушлай башлангыч һәм урта белем алу мөмкинлеге белән тәэмин итә.

Албания Берләшкән Милләтләр Оешмасы, НАТО, БСО, Бөтендөнья банкы, Аурупа шурасы, АИХО, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы берләшмәләренең әгъзасы. 2016 елда Аурупа берлегенә керер өчен гариза язды.

Этимология

Төп мәкалә: Албания (топоним)

Гомумән алганда, Албания топонимының берничә географик урынга карата кулланылганы мәгълүм.

Албания — илнең урта гасыр латин телендә кулланылган атамасы. Бу исем албани (альбанои) дигән иллирияле кабиләнең үзатамасыннан килергә мөмкин дигән фараз бар (Искәндәрия шәһәрендә яшәгән грек географы һәм астрономы Птолемей безнең эраның 150 елында хәзерге Дуррес тирәсендәге Албанополис шәһәре һәм албани кабиләсе күрсәтелгән харита ясый[5][6]).

Дәүләт атамасы Урта гасырлардагы Албанон яисә Арбанон исемле торак урын белән дә бәйле булырга мөмкин, әмма аның бу җирлек белән бәйләнеше расланмаган[7]. Византия тарихчысы Михаил Атталиат 1079-1080 елларда язылган «Тарих» исемле хезмәтендә Албанои кабиләсенең 1043 елда Константинопольгә каршы баш күтәрүе һәм Арбанитаиның Диррахиум кенәзлегенә керүе турында беренче тапкыр хәбәр итә[8]. Урта гасырлар дәвамында албаннар үз дәүләтләрен Arbëri яисә Arbëni дип йөрткәннәр, үзләрен исә Arbëresh яки Arbënesh дигәннәр.

Бүгенгесе көндә албаннар дәүләтләрен Shqipëria дип атыйлар. 17 гасыр башында бу топоним һәм Shqiptarë этнонимы моңарчы гамәлдә булган Arbëria белән Arbëresh’ны алыштыра. Рәсми атамаларның этимологиясен «Бөркетләр иле» һәм «Бөркет балалары» дип аңлату популяр[9].

Төрек телендә кулланылган һәм аның аша татар теленә дә керү мөмкинлегенә ия булган Арнаутлык топонимы исә албаннарның этник төркеме — арнаутлар белән бәйле.

География

Албаниянең гомуми мәйданы 28,748 квадрат чакрымга тигез. Дәүләт Көньяк Аурупада урнашкан, төньяк-көнбатышта Монтенегро, төньяк-көнчыгышта Косово (Сербия), көнчыгышта Македония һәм көньякта Греция белән чиктәшлек итә. Аның чикләре төньяк киңлекнең 42° һәм 39° градуслары һәм көнчыгыш озынлыкның 21° һәм 19° градуслары арасында ята. Албаниянең диңгез ярлары бар: Әдрән диңгез һәм Ионик диңгез. Яр буйлары 476 чакрымга сузылган[10]. Әдрән диңгезгә таба, көнбатыш юнәлештә, түбәнлекләр ята.

Территориянең 70 % өлешен таулы һәм урманлы җирләр алып тора. Иң биек тау Дибра префектлыгы биләмәләрендә урнашкан 2764 метрлы Кораб тавы. Ул Албания, Косово һәм Македония чигендә тора. Илнең яр буе климаты Урта диңгез буена хас булган гадәти үзенчәлекләргә ия, монда йомшак, юеш кышлар һәм җылы, кояшлы, еш кына коры җәйләр күзәтелә. Көнчыгышка таба климат континентальгә үзгәрә. Гыйнвар аеның уртача температуралары — -8-9 С, ә июль аеныкы — +24-25 С. Елына уртача 800-2000 мм явым-төшем ява.

Илнең эчке өлешендәге климат шартлары биеклеккә бәйле, әмма 1500 м тирәсендәге биеклеккә ия булган җирләрдә кышларын шактый салкын, кар еш ява; монда язга кадәр карлы салкын шартлар сакланырга мөмкин.

Илнең башкаласы Тиранада 700 меңнән артык кеше яши. Дәүләтнең башка зур шәһәрләре — Дуррес, Корча, Элбасан, Шкодер, Гирокастра, Влёра һәм Кукес.

Балкан ярымутравының өч иң зур һәм иң тирән тектоник күлләре өлешчә Албаниядә урнашкан. Илнең төньяк-көнбатышындагы Шкодер күленең мәйданы 370 — 530 км² (язгы ташуда мәйданы арта) өлешчә Албания, өлешчә Монтенегрога карый. Данлыклы Охрид күле илнең көньяк-көнчыгышында урнашкан, аның өслеген Албания белән Македония Җөмһүрияте бүлешә. Тарихи һәм табигый әһәмияте зур булган бу күл ЮНЕСКО саклавы астында, аның максималь тирәнлеге 289 метр, монда уникаль флора һәм фауна тереклек итә. Кечкенә генә Бутринти күле тектоник күлләрнең өченчесе. Ул Бутринт милли паркында урнашкан. Албаниянең 13 утравы да бар. Аларның күбесе бик кечкенә, нибары икесенең генә мәйданы бер дүрткел чакрымнан (км²) зуррак: Сазани һәм Куне утраулары.

Флора һәм фауна

Кечкенә ил булуына карамастан, Албаниянең табигате төрләргә бай. Геоморфология, климат һәм рельефның күптөрлелеге эндемик һәм субэндемик төрләрнең, шул исәптән, 27 эндемик һәм 160 субэндемик үсемлекнең тереклек итүенә уңайлы шартлар тудыра. Албаниядә барысы 3250дән артык үсемлек төренең барлыгы билгеле, бу Аурупада табылган барлык флора төрләренең якынча 30% дигән сүз.

Ил территориясенең өчтән бер өлешен диярлек – ә бу 10 000 км2 тирәсен — урманнар алып тора, шуңа күрә мондагы флора бай. Фитогеография күзлегеннән караганда, Албания җирләре Голарктика патшалыгына, Урта диңгез төбәгенә һәм Циркумбореал төбәгенең Иллирия вилаятенә керә. Ярга якын җирләр һәм түбәнлекләрдә Урта диңгез буйларына хас маквис үсә, ә югарырак биеклекләрдә имән урманнары өстенлек итә. Кара нарат, бүк һәм ак чыршы биек тауларда очрый, 1800 метрдан югарырак биеклекләрдә альп болыннары үсә[11].

Бөтендөнья кыргый табигать фонды мәгълүматларына һәм Аурупа әйләнә-тирә мөхит агентлыгы төзегән Аурупаның экологик төбәкләре санлы харитасына нигезләнеп, Албания территориясен өч экотөбәккә бүләләр: Иллириянең яфрак урманнары, Пинд тауларының катнаш урманнары һәм Динар Альпларының катнаш урманнары. Урманнар күптөрле имезүчеләр өчен яшәү тирәлеге: монда бүреләр, аюлар, кабан дуңгызлары һәм кара кәҗәләр (серналар) очрый. Селәүсен, кыргый мәчеләр, нарат сусары һәм көзәннәр, сирәк булса да, илнең кайбер төбәкләрендә яшиләр. Бүгенгесе көндә Албаниядә умырткалы хайваннарның 760 тирәсендәге төре табылган. Алар арасында 350дән артык кош төре, 330 төче һәм диңгез су балыклары төре һәм 80 төр имезүче бар. Дөнья күләмендә куркыныч астында булган 91 биологик төр Албаниядә тереклек итә, алар арасында Далмация пеликаны, кәрлә баклан һәм Аурупа диңгез мәрсин балыгы бар. Көньяктагы кыялы диңгез буйларында югалу куркынычы янаган Урта диңгез монах тюленьнәре яши. Әһәмиятле кошлар арасында, беренче чиратта, илнең милли символы булган алтын бөркетне аерып күрсәтергә кирәк[12]. Шулай ук козгыннар, суерлар һәм күпсанлы су кошлары да бар.

Искәрмәләр

  1. 14 // Конституция Албании
  2. 2,0 2,1 Population of Albania, 1 January 2022Institute of Statistics.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  4. Human Development Report 2015. БМО Үсеш программасы. 2017-03-24 тикшерелгән.
  5. Madrugearu A, Gordon M. The wars of the Balkan Peninsula. Rowman & Littlefield, 2007. p. 146.
  6. Richard Talbert, Barrington Atlas of the Greek and Roman World, (ISBN 0-691-03169-X), Map 49 & notes.
  7. .The Illyrians by J. J. Wilkes, 1992, ISBN 978-0-631-19807-9, page 279"
  8. Robert Elsei. The Albanian lexicon of Dion Von Kirkman. Earliest reference to the existence of the Albanian language, pp. 113–122
  9. Kristo Frasheri. History of Albania (A Brief Overview). Tirana, 1964.
  10. Eftimi, R. "SOME CONSIDERATIONS ON SEAWATER-FRESHWATER RELATIONSHIP IN ALBANIAN COASTAL AREA" (PDF). ITA Consult.
  11. Bego, Ferdinand and Koni, Mynyr (1999) "Albania" in Blodlverslty Strategy and Action Plan. The National Environmental Agency
  12. Streissguth, Thomas (2010). Albania in Pictures. Twenty-First Century Books. ISBN 978-0-7613-4629-6.
  13. Conservation of the Critically Endangered Balkan Lynx. Catsg.org. 5 January 2011 тикшерелгән.
  14. Streissguth, Thomas (2010). Albania in Pictures. Twenty-First Century Books. ISBN 978-0-7613-4629-6. https://books.google.com/?id=wL_-zcyLn6kC&pg=PA14. 

Сылтамалар