Албания: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Албания latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Ajdar (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 89: Юл номеры - 89:
[[File:Shpella e zeze - Pellumbas.jpg|thumb|left|230px|Илнең башкаласы [[Тирана]] шәһәре янында Пеллумба мәгарәсе]]
[[File:Shpella e zeze - Pellumbas.jpg|thumb|left|230px|Илнең башкаласы [[Тирана]] шәһәре янында Пеллумба мәгарәсе]]


Албания тарихы тарихка кадәрге чорда, безнең эрага кадәр 4 гасырда, грек һәм рим тарихчыларының [[Иллирия]] турындагы язмаларыннан башлана. Албания җирләрендә яши башлаган кеше затының иң борынгы эзләре [[Урта Палеолит]] һәм [[Ахыргы Палеолит]] дәверләренә карый. Аларны [[Саранда]] шәһәре янындагы Ксара авылында һәм [[Тирана]] кырындагы [[Дайти тавы]]нда таптылар<ref>F. Prendi, "The Prehistory of Albania", The Cambridge Ancient History, 2nd edn., vol. 3, part 1: [https://books.google.com/books?id=vXljf8JqmkoC&pg=PA187 The Prehistory of the Balkans; and the Middle East and the Aegean World, Tenth to Eighth Centuries B.C.], ed. John Boardman et al. (Cambridge: Cambridge UP, 1982), 189–90 </ref>. Ксара тирәсендәге мәгарәдә табылган әйберләр арасында чакматаш һәм яшмадан ясалган предметлар һәм хайваннарның ташка әйләнеп каткан сөякләре бар, ә Дайти тавындагы табылдыклар сөякләр һәм [[Ориньяк культура]]сына хас таш эш кораллардан гыйбарәт. Албаниянең палеолит чоры табылдыклары шул ук чорга караган Црвена Стийена ([[Монтенегро]]) һәм төньяк-көнбатыш [[Греция]] табылдыкларына бик тә охшаш <ref> F. Prendi, "The Prehistory of Albania", The Cambridge Ancient History, 2nd edn., vol. 3, part 1: [https://books.google.com/books?id=vXljf8JqmkoC&pg=PA187 The Prehistory of the Balkans; and the Middle East and the Aegean World, Tenth to Eighth Centuries B.C.], ed. John Boardman et al. (Cambridge: Cambridge UP, 1982), 189–9 </ref>. Үзәк һәм көньяк Албаниядә казып алынган [[тумулус]]лардан чыккан [[бронза чоры]] артефактлары көньяк-көнбатыш [[Македония]] һәм Лефкада (Греция) белән тыгыз элемтә булуын күрсәтә. Археологлар фикеренчә, безнең эрага кадәр өченче меңъеллыкның уртасында бу төбәкләргә протогрек телендә сөйләшкән һинд-аурупа халыклары килеп урнашкан. Бу халыкның бер өлеше соңрак, б.э.к. 1600 еллар тирәсендә [[Микена]]га китә һәм анда [[Микена цивилизациясе]]н төзи. Халыкның башка төркеме, [[иллирийлар]], Албания белән Монтенегро чигендә яшәгән. Мөгаен, алар грек кабиләләренең күршеләре булгандыр <ref> John Boardman. [https://books.google.com/books?id=vXljf8JqmkoC&pg=PA629&dq=greek+speaker+bronze+albania+helladic&hl=el&ei=unx-TbHGMIuChQfXnsmmBw&sa=X&oi=book_result&ct=result&resnum=5&ved=0CD0Q6AEwBA#v=onepage&q=%22tribes%20which%20held%20the%20Zeta%20valley%2C%20and%20as%20such%20they%20may%20have%20been%20the%20immediate%20neighbours%20of%20Greek-speaking%20tribes%20in%20the%20Bronze%20Age%22&f=false The prehistory of the Balkans and the Middle East and the Aegean world.] Cambridge University Press, 1982. ISBN 978-0-521-22496-3, p. 629 </ref> <ref> Wilkes John. [https://books.google.com/books?hl=el&id=4Nv6SPRKqs8C&q=illyrii#v=onepage&q=%22astride%20the%20modern%20frontier%20between%20Albania%20and%20Yugoslav%20Montenegro%22&f=false The Illyrians.] Wiley-Blackwell, 1995, ISBN 978-0-631-19807-9, p. 92 </ref>
Албания тарихы тарихка кадәрге чорда, безнең эрага кадәр 4 гасырда, грек һәм рим тарихчыларының [[Иллирия]] турындагы язмаларыннан башлана. Албания җирләрендә яши башлаган кеше затының иң борынгы эзләре [[Урта Палеолит]] һәм [[Ахыргы Палеолит]] дәверләренә карый. Аларны [[Саранда]] шәһәре янындагы Ксара авылында һәм [[Тирана]] кырындагы [[Дайти тавы]]нда таптылар<ref>F. Prendi, "The Prehistory of Albania", The Cambridge Ancient History, 2nd edn., vol. 3, part 1: [https://books.google.com/books?id=vXljf8JqmkoC&pg=PA187 The Prehistory of the Balkans; and the Middle East and the Aegean World, Tenth to Eighth Centuries B.C.], ed. John Boardman et al. (Cambridge: Cambridge UP, 1982), 189–90 </ref>. Ксара тирәсендәге мәгарәдә табылган әйберләр арасында чакматаш һәм яшмадан ясалган предметлар һәм хайваннарның ташка әйләнеп каткан сөякләре бар, ә Дайти тавындагы табылдыклар сөякләр һәм [[Ориньяк культура]]сына хас таш эш кораллардан гыйбарәт. Албаниянең палеолит чоры табылдыклары шул ук чорга караган Црвена Стийена ([[Монтенегро]]) һәм төньяк-көнбатыш [[Греция]] табылдыкларына бик тә охшаш <ref> F. Prendi, "The Prehistory of Albania", The Cambridge Ancient History, 2nd edn., vol. 3, part 1: [https://books.google.com/books?id=vXljf8JqmkoC&pg=PA187 The Prehistory of the Balkans; and the Middle East and the Aegean World, Tenth to Eighth Centuries B.C.], ed. John Boardman et al. (Cambridge: Cambridge UP, 1982), 189–9 </ref>. Үзәк һәм көньяк Албаниядә казып алынган [[тумулус]]лардан чыккан [[бронза чоры]] артефактлары көньяк-көнбатыш [[Македония]] һәм Лефкада (Греция) белән тыгыз элемтә булуын күрсәтә. Археологлар фикеренчә, безнең эрага кадәр өченче меңъеллыкның уртасында бу төбәкләргә протогрек телендә сөйләшкән һинд-аурупа халыклары килеп урнашкан. Бу халыкның бер өлеше соңрак, б.э.к. 1600 еллар тирәсендә [[Микена]]га китә һәм анда [[Микена цивилизациясе]]н төзи. Халыкның башка төркеме, [[иллирийлар]], Албания белән Монтенегро чигендә яшәгән. Мөгаен, алар грек кабиләләренең күршеләре булгандыр.<ref>John Boardman. [https://books.google.com/books?id=vXljf8JqmkoC&pg=PA629&dq=greek+speaker+bronze+albania+helladic&hl=el&ei=unx-TbHGMIuChQfXnsmmBw&sa=X&oi=book_result&ct=result&resnum=5&ved=0CD0Q6AEwBA#v=onepage&q=%22tribes%20which%20held%20the%20Zeta%20valley%2C%20and%20as%20such%20they%20may%20have%20been%20the%20immediate%20neighbours%20of%20Greek-speaking%20tribes%20in%20the%20Bronze%20Age%22&f=false The prehistory of the Balkans and the Middle East and the Aegean world.] Cambridge University Press, 1982. ISBN 978-0-521-22496-3, p. 629 </ref><ref>Wilkes John. [https://books.google.com/books?hl=el&id=4Nv6SPRKqs8C&q=illyrii#v=onepage&q=%22astride%20the%20modern%20frontier%20between%20Albania%20and%20Yugoslav%20Montenegro%22&f=false The Illyrians.] Wiley-Blackwell, 1995, ISBN 978-0-631-19807-9, p. 92 </ref>


== География ==
== География ==

2 апр 2017, 11:13 юрамасы

Албания Җөмһүрияте
алб. Republika e Shqipërisë
Байрак Илтамга
Шигарь: «алб. Ti, Shqipëri, më jep nder, më jep emrin Shqiptar»»
Һимн: «Hymni i Flamurit»
Бәйсезлек көне 1912 елның 28 ноябре (Госманлы империясеннән)
Рәсми телләр албан теле[1]
Башкала Тирана
Идарә итү формасы Парламент җөмһүрияте
Президент
Премьер-министр
Буяр Нишани
Эди Рама
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

28 748 км²
4,8%
Халык саны
• Бәя (2016)
• Җанисәп (2011)
Халык тыгызлыгы

2 793 592 (1 гыйнвар 2022)[2]
2821977 кеше
ТЭП
  • Барлыгы (2016)
  • Кеше башына


ТЭП (САМП)
  • Барлыгы (2016)
  • Кеше башына

ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

17 930 565 119 $[3] һәм 18 882 095 518 $[3] $
КПҮИ (2016) 0,764[4] (югары
Акча берәмлеге лек
Интернет-домен .al
ISO коды AL
ХОК коды ALB
Телефон коды +355
Сәгать кушаклары +2
Җини коэффициенты 30,8
Балигъ булу яше 18 яшь

Албания яки Арнаутлык (алб. Shqipёria, рәсми исеме – Албания (Арнаутлык) Җөмһүрияте, алб. Republika e Shqipёrisё [ɾɛpuˈblika ɛ ʃcipəˈɾiːs]) — Көньяк-Көнчыгыш Аурупада урнашкан мөстәкыйль дәүләт. 2016 ел мәгълүматларына күрә, Албаниядә 3 миллионнан артык кеше яши. Илнең башкаласы һәм иң эре шәһәре — Тирана, аннан кала иң зур шәһәрләре — Дуррес һәм Влёра. Албания Балкан ярымутравының көнбатыш өлешендә, Әдрән һәм Ионик диңгезләрнең ярында урнашкан. Отранто бугазы Албанияне Италиядән аерып тора. Дәүләт төньяк-көнчыгышта Сербия, Косово һәм Метохия мохтариятле төбәге белән, төньяк-көнбатышта – Черногория белән, көнчыгышта – Македония, көньяк-көнчыгышта – Греция белән чиктәш.

Борынгы чорларда хәзерге Албания җирләрендә иллирияле, тракияле һәм грек кабиләләре яшәгән, берничә грек колониясе булган. Иллирия сугышыннан соң бу җирләр Рим империясенең Далмация, Македония һәм Мёзия вилаятьләренә керәләр. 1190 елда Круя шәһәренең Прогон исемле идарәчесе Арбер кенәзлеген төзи, бу беренче албан дәүләте була. XVI гасырда хәзерге албан җирләрен Госманлы империясе яулап ала, төрекләр монда биш гасырга якын хакимлек итә. 1912 елда, Балкан сугышларыннан соң, Албания мөстәкыйльлеге турында игълан итә. 1939 елда Италия Албания патшалыгын басып ала һәм монда Бөек Албанияне төзи, ә 1943 елда ул Алмания протекторатына әверелә. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Әнвәр Хуҗа җитәкчелегендәге Хезмәт фиркасы хакимияткә килә, ил коммунистик үсеш юлына баса, изоляция сәясәтен алга сөрә. 1991 елда Албания Халык Социалистик Республикасы бетерелеп, хәзерге Албания Җөмһүрияте барлыкка килә.

Албания — үсеп килүче демократик ил. Икътисадта хезмәт күрсәтүләр базары өстенлек итә, аннан соң сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы килә. Кеше үсеше потенциалы индексы югары дип санала. Дәүләт барлык ватандашларын сәламәтлек саклау системасы һәм бушлай башлангыч һәм урта белем алу мөмкинлеге белән тәэмин итә.

Албания Берләшкән Милләтләр Оешмасы, НАТО, БСО, Бөтендөнья банкы, Аурупа шурасы, АИХО, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы берләшмәләренең әгъзасы. 2016 елда Аурупа берлегенә керер өчен гариза язды.

Этимология

Төп мәкалә: Албания (топоним)

Гомумән алганда, Албания топонимының берничә географик урынга карата кулланылганы мәгълүм.

Албания — илнең урта гасыр латин телендә кулланылган атамасы. Бу исем албани (альбанои) дигән иллирияле кабиләнең үзатамасыннан килергә мөмкин дигән фараз бар (Искәндәрия шәһәрендә яшәгән грек географы һәм астрономы Птолемей безнең эраның 150 елында хәзерге Дуррес тирәсендәге Албанополис шәһәре һәм албани кабиләсе күрсәтелгән харита ясый[5][6]).

Дәүләт атамасы Урта гасырлардагы Албанон яисә Арбанон исемле торак урын белән дә бәйле булырга мөмкин, әмма аның бу җирлек белән бәйләнеше расланмаган[7]. Византия тарихчысы Михаил Атталиат 1079-1080 елларда язылган «Тарих» исемле хезмәтендә Албанои кабиләсенең 1043 елда Константинопольгә каршы баш күтәрүе һәм Арбанитаиның Диррахиум кенәзлегенә керүе турында беренче тапкыр хәбәр итә[8]. Урта гасырлар дәвамында албаннар үз дәүләтләрен Arbëri яисә Arbëni дип йөрткәннәр, үзләрен исә Arbëresh яки Arbënesh дигәннәр.

Бүгенгесе көндә албаннар дәүләтләрен Shqipëria дип атыйлар. 17 гасыр башында бу топоним һәм Shqiptarë этнонимы моңарчы гамәлдә булган Arbëria белән Arbëresh’ны алыштыра. Рәсми атамаларның этимологиясен «Бөркетләр иле» һәм «Бөркет балалары» дип аңлату популяр[9].

Төрек телендә кулланылган һәм аның аша татар теленә дә керү мөмкинлегенә ия булган Арнаутлык топонимы исә албаннарның этник төркеме — арнаутлар белән бәйле.

Тарих

Төп мәкалә: Албания тарихы

Борынгы чор

Илнең башкаласы Тирана шәһәре янында Пеллумба мәгарәсе

Албания тарихы тарихка кадәрге чорда, безнең эрага кадәр 4 гасырда, грек һәм рим тарихчыларының Иллирия турындагы язмаларыннан башлана. Албания җирләрендә яши башлаган кеше затының иң борынгы эзләре Урта Палеолит һәм Ахыргы Палеолит дәверләренә карый. Аларны Саранда шәһәре янындагы Ксара авылында һәм Тирана кырындагы Дайти тавында таптылар[10]. Ксара тирәсендәге мәгарәдә табылган әйберләр арасында чакматаш һәм яшмадан ясалган предметлар һәм хайваннарның ташка әйләнеп каткан сөякләре бар, ә Дайти тавындагы табылдыклар сөякләр һәм Ориньяк культурасына хас таш эш кораллардан гыйбарәт. Албаниянең палеолит чоры табылдыклары шул ук чорга караган Црвена Стийена (Монтенегро) һәм төньяк-көнбатыш Греция табылдыкларына бик тә охшаш [11]. Үзәк һәм көньяк Албаниядә казып алынган тумулуслардан чыккан бронза чоры артефактлары көньяк-көнбатыш Македония һәм Лефкада (Греция) белән тыгыз элемтә булуын күрсәтә. Археологлар фикеренчә, безнең эрага кадәр өченче меңъеллыкның уртасында бу төбәкләргә протогрек телендә сөйләшкән һинд-аурупа халыклары килеп урнашкан. Бу халыкның бер өлеше соңрак, б.э.к. 1600 еллар тирәсендә Микенага китә һәм анда Микена цивилизациясен төзи. Халыкның башка төркеме, иллирийлар, Албания белән Монтенегро чигендә яшәгән. Мөгаен, алар грек кабиләләренең күршеләре булгандыр.[12][13]

География

Албаниянең галәмнән күренеше, NASA фотосы

Албаниянең гомуми мәйданы 28,748 квадрат чакрымга тигез. Дәүләт Көньяк Аурупада урнашкан, төньяк-көнбатышта Монтенегро, төньяк-көнчыгышта Косово (Сербия), көнчыгышта Македония һәм көньякта Греция белән чиктәшлек итә. Аның чикләре төньяк киңлекнең 42° һәм 39° градуслары һәм көнчыгыш озынлыкның 21° һәм 19° градуслары арасында ята. Албаниянең диңгез ярлары бар: Әдрән диңгез һәм Ионик диңгез. Яр буйлары 476 чакрымга сузылган[14]. Әдрән диңгезгә таба, көнбатыш юнәлештә, түбәнлекләр ята.

Территориянең 70 % өлешен таулы һәм урманлы җирләр алып тора. Иң биек тау Дибра префектлыгы биләмәләрендә урнашкан 2764 метрлы Кораб тавы. Ул Албания, Косово һәм Македония чигендә тора. Илнең яр буе климаты Урта диңгез буена хас булган гадәти үзенчәлекләргә ия, монда йомшак, юеш кышлар һәм җылы, кояшлы, еш кына коры җәйләр күзәтелә. Көнчыгышка таба климат континентальгә үзгәрә. Гыйнвар аеның уртача температуралары — -8-9 С, ә июль аеныкы — +24-25 С. Елына уртача 800-2000 мм явым-төшем ява.

Илнең эчке өлешендәге климат шартлары биеклеккә бәйле, әмма 1500 м тирәсендәге биеклеккә ия булган җирләрдә кышларын шактый салкын, кар еш ява; монда язга кадәр карлы салкын шартлар сакланырга мөмкин.

Илнең башкаласы Тиранада 700 меңнән артык кеше яши. Дәүләтнең башка зур шәһәрләре — Дуррес, Корча, Элбасан, Шкодер, Гирокастра, Влёра һәм Кукес.

Балкан ярымутравының өч иң зур һәм иң тирән тектоник күлләре өлешчә Албаниядә урнашкан. Илнең төньяк-көнбатышындагы Шкодер күленең мәйданы 370 — 530 км² (язгы ташуда мәйданы арта) өлешчә Албания, өлешчә Монтенегрога карый. Данлыклы Охрид күле илнең көньяк-көнчыгышында урнашкан, аның өслеген Албания белән Македония Җөмһүрияте бүлешә. Тарихи һәм табигый әһәмияте зур булган бу күл ЮНЕСКО саклавы астында, аның максималь тирәнлеге 289 метр, монда уникаль флора һәм фауна тереклек итә. Кечкенә генә Бутринти күле тектоник күлләрнең өченчесе. Ул Бутринт милли паркында урнашкан. Албаниянең 13 утравы да бар. Аларның күбесе бик кечкенә, нибары икесенең генә мәйданы бер дүрткел чакрымнан (км²) зуррак: Сазани һәм Куне утраулары.

Климат

Коппенның климат классификациясе нигезендә Албания харитасы

Әдрән һәм Ионик диңгезләренең яр буйлары һәм Балканнарга таба күтәрелә барган таулы районнары булган, кышын һәм җәен төрле һава торышы шартларына дучар була торган географик киңлектә урнашкан Албаниянең климатик төбәкләре күп. Диңгез буе түбәнлекләренә типик Урта диңгез буе климаты хас; таулы районнарда Урта диңгез буе континенталь климаты өстенлек итә. Түбәнлекләрдә дә, эчке районнарда да һава торышы төньяктан көньякка таба сизелерлек үзгәрә. Түбәнлекләрдә кышлар бик салкын түгел, гадәттә, 7 °C була. Җәй көне уртача температура 24 °C. Көньяк түбәнлекләрдә уртача температура ел дәвамында 5 °Cка югарырак. Җәй көне бу аерма 5 °Cтан югарырак, ә кышын чак кына түбәнрәк.

Илнең эчке төбәкләрендә температура, географик киңлек яки башка факторлардан битәр, биеклекнең төрле булуына бәйле. Тауларда кышларын түбән температура Көньяк-Көнчыгыш Аурупаның һава торышында өстенлек итә торган континенталь һава массалары аркасында килеп чыга. Күбрәк төньяк һәм төньяк-көнчыгыш җилләр исә. Уртача җәйге температуралар яр буе төбәкләре белән чагыштырганда түбәнрәк, биеклекләрдә исә бигрәк тә түбән була, ләкин көн эчендә температура тибрәнешләре көчлерәк. Илнең эчке сулыклары һәм елга үзәнлекләрендә көндезге максималь температуралар бик югары, ләкин төннәрен бу җирләрдә һәрчак диярлек салкын була. Явым-төшемнәрнең уртача күләме зур, бу исә Урта диңгез буеннан килгән һава агымы һәм континенталь һава массаларының конвергенциясе нәтиҗәсе. Алар рельеф күтәрелгән ноктада очрашканга күрә, иң көчле яңгырлар үзәктәге калку җирләрдә ява. Урта диңгез һавасы күтәрелгәндә хасил була торган вертикаль агымнар еш кузгала торган күк күкрәүләрне китереп чыгара. Бу давылларның күбесе көчле җил һәм яңгырлар белән бергә килә. Континенталь һава массалары көчле булмаганда, Урта диңгез җилләре илнең эчке төбәкләренә таба дымлылыкларын киметәләр. Континенталь һава массалары өстенлек иткән чакта түбән районнар өстендә салкын һава тарала, бу гадәттә кышын шулай була. Салкын температура зәйтүн агачларына һәм цитрус җимешләренең куакларына зыян салганга күрә, хәтта кышын чагыштырмача югары температура булган төбәкләрдә дә бакчалар һәм агачлыкларны, көньяк һәм көнбатыш ягын гына ачык калдырып, ышыкта тотарга тырышалар. Түбәнлекләрдә явым-төшемнәрнең уртача күләме 1000 ммдан 1500 ммга кадәр җитә, төньякта күбрәк ява. Явым-төшемнәрнең 95% кышкы чорга туры килә.

Биек таулы тезмәләрдә явым-төшемнәр көчлерәк була. Аларны теркәгән ышанычлы һәм төгәл чыганаклар юк, ләкин еллык күләме 1800 мм тирәсе дип бәялиләр, ә кайбер төньяк районнарда хәтта 2550 ммга да җитә. Көнбатыш Албан Альплары (Бога үзәнлеге) Аурупаның иң дымлы урыннарының берсе, монда ел саен 3100 мм явым-төшем ява[15]. Яр буе зонасында ел фасылына бәйле үзгәрешләр бик сизелерлек түгел. Эчтә урнашкан биегрәк тауларда, үзәктәге калкулыкларга караганда, явым-төшемнәр азрак була. Рельефтагы аермалар җирлекләрдә төрле үзгәрешләрнең сәбәпчесе, ләкин ел фасылларына карап бүленеш теләсә кайсы өлкәдә даими саклана. 2009 елда Колорадо университетыннан килгән экспедиция Төньяк Албаниядәге Ләгънәтле тауларда дүрт кечкенә бозлык тапты. Бозлыклар чагыштырмача түбән биеклектә (2000 метр) урнашканга, мондый көньяк киңлек өчен уникаль дип саналалар[16].

Флора һәм фауна

Төньяк Албан Альпларында төрле эндемик үсемлекләрне табып була, шул исәптән, Албан лаләсен дә.

Кечкенә ил булуына карамастан, Албаниянең табигате төрләргә бай. Геоморфология, климат һәм рельефның күптөрлелеге эндемик һәм субэндемик төрләрнең, шул исәптән, 27 эндемик һәм 160 субэндемик үсемлекнең тереклек итүенә уңайлы шартлар тудыра. Албаниядә барысы 3250дән артык үсемлек төренең барлыгы билгеле, бу Аурупада табылган барлык флора төрләренең якынча 30% дигән сүз.

Ил территориясенең өчтән бер өлешен диярлек – ә бу 10 000 км2 тирәсен — урманнар алып тора, шуңа күрә мондагы флора бай. Фитогеография күзлегеннән караганда, Албания җирләре Голарктика патшалыгына, Урта диңгез төбәгенә һәм Циркумбореал төбәгенең Иллирия вилаятенә керә. Ярга якын җирләр һәм түбәнлекләрдә Урта диңгез буйларына хас маквис үсә, ә югарырак биеклекләрдә имән урманнары өстенлек итә. Кара нарат, бүк һәм ак чыршы биек тауларда очрый, 1800 метрдан югарырак биеклекләрдә альп болыннары үсә[17].

Бөтендөнья кыргый табигать фонды мәгълүматларына һәм Аурупа әйләнә-тирә мөхит агентлыгы төзегән Аурупаның экологик төбәкләре санлы харитасына нигезләнеп, Албания территориясен өч экотөбәккә бүләләр: Иллириянең яфрак урманнары, Пинд тауларының катнаш урманнары һәм Динар Альпларының катнаш урманнары. Урманнар күптөрле имезүчеләр өчен яшәү тирәлеге: монда бүреләр, аюлар, кабан дуңгызлары һәм кара кәҗәләр (серналар) очрый. Селәүсен, кыргый мәчеләр, нарат сусары һәм көзәннәр, сирәк булса да, илнең кайбер төбәкләрендә яшиләр. Бүгенгесе көндә Албаниядә умырткалы хайваннарның 760 тирәсендәге төре табылган. Алар арасында 350дән артык кош төре, 330 төче һәм диңгез су балыклары төре һәм 80 төр имезүче бар. Дөнья күләмендә куркыныч астында булган 91 биологик төр Албаниядә тереклек итә, алар арасында Далмация пеликаны, кәрлә баклан һәм Аурупа диңгез мәрсин балыгы бар. Көньяктагы кыялы диңгез буйларында югалу куркынычы янаган Урта диңгез монах тюленьнәре яши. Әһәмиятле кошлар арасында, беренче чиратта, илнең милли символы булган алтын бөркетне аерып күрсәтергә кирәк[18]. Шулай ук козгыннар, суерлар һәм күпсанлы су кошлары да бар.

Искәрмәләр

  1. 14 // Конституция Албании
  2. 2,0 2,1 Population of Albania, 1 January 2022Institute of Statistics.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  4. Human Development Report 2015. БМО Үсеш программасы. 2017-03-24 тикшерелгән.
  5. Madrugearu A, Gordon M. The wars of the Balkan Peninsula. Rowman & Littlefield, 2007. p. 146.
  6. Richard Talbert, Barrington Atlas of the Greek and Roman World, (ISBN 0-691-03169-X), Map 49 & notes.
  7. .The Illyrians by J. J. Wilkes, 1992, ISBN 978-0-631-19807-9, page 279"
  8. Robert Elsei. The Albanian lexicon of Dion Von Kirkman. Earliest reference to the existence of the Albanian language, pp. 113–122
  9. Kristo Frasheri. History of Albania (A Brief Overview). Tirana, 1964.
  10. F. Prendi, "The Prehistory of Albania", The Cambridge Ancient History, 2nd edn., vol. 3, part 1: The Prehistory of the Balkans; and the Middle East and the Aegean World, Tenth to Eighth Centuries B.C., ed. John Boardman et al. (Cambridge: Cambridge UP, 1982), 189–90
  11. F. Prendi, "The Prehistory of Albania", The Cambridge Ancient History, 2nd edn., vol. 3, part 1: The Prehistory of the Balkans; and the Middle East and the Aegean World, Tenth to Eighth Centuries B.C., ed. John Boardman et al. (Cambridge: Cambridge UP, 1982), 189–9
  12. John Boardman. The prehistory of the Balkans and the Middle East and the Aegean world. Cambridge University Press, 1982. ISBN 978-0-521-22496-3, p. 629
  13. Wilkes John. The Illyrians. Wiley-Blackwell, 1995, ISBN 978-0-631-19807-9, p. 92
  14. Eftimi, R. "SOME CONSIDERATIONS ON SEAWATER-FRESHWATER RELATIONSHIP IN ALBANIAN COASTAL AREA" (PDF). ITA Consult.
  15. "Tiparet e pergjithshme te klimes". Qendrim.forumotion.net.
  16. "Twenty-first Century Glaciers and Climate in the Prokletije Mountains, Albania Journal Arctic, Antarctic, and Alpine Research Publisher Institute of Arctic and Alpine Research, University of Colorado ISSN 1523-0430 (Print) 1938–4246 (Online) Issue Volume 41, Number 4 / November 2009 DOI 10.1657/1938-4246-41.4.455 Pages 455–459 Online Date: 30 November 2009". Instaar.metapress.com.
  17. Bego, Ferdinand and Koni, Mynyr (1999) "Albania" in Blodlverslty Strategy and Action Plan. The National Environmental Agency
  18. Streissguth, Thomas (2010). Albania in Pictures. Twenty-First Century Books. ISBN 978-0-7613-4629-6.
  19. Conservation of the Critically Endangered Balkan Lynx. Catsg.org. 5 January 2011 тикшерелгән.
  20. Streissguth, Thomas (2010). Albania in Pictures. Twenty-First Century Books. ISBN 978-0-7613-4629-6. https://books.google.com/?id=wL_-zcyLn6kC&pg=PA14. 

Сылтамалар