Вәсимә Хәйруллина: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәсимә Хәйруллина latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Китаплары: clean up, replaced: ТКН → ТКН (7) using AWB
к викиләштерү
Юл номеры - 33: Юл номеры - 33:
== Иҗаты ==
== Иҗаты ==
[[Файл:В.Хәйруллина 1.jpg|400px|thumb|right|В.Хәйруллинаның балалар өчен китаплары]]
[[Файл:В.Хәйруллина 1.jpg|400px|thumb|right|В.Хәйруллинаның балалар өчен китаплары]]
[[1960 ел]]лардан бирле иҗат белән шөгыльләнә, беренче шигырьләре [[Сарман районы]] газетасы, [[Сөембикә|Азат хатын]] журналында басыла.
[[1960 ел]]лардан бирле иҗат белән шөгыльләнә, беренче шигырьләре [[Сарман районы]] [[Сарман (газета)|газетасы]], «[[Сөембикә|Азат хатын]]» журналында басыла.


Вәсимә Хәйруллина, өлкәннәр акылы белән, сабыйлар [[дөнья]]сында табигый итеп, яратып, аларның балалыгыннан тәм табып яши белүче шагыйрә.
Вәсимә Хәйруллина, өлкәннәр акылы белән, сабыйлар [[дөнья]]сында табигый итеп, яратып, аларның балалыгыннан тәм табып яши белүче шагыйрә.
Юл номеры - 41: Юл номеры - 41:
Шигырьләре нәфис лирикага да, сүз уйнатуга да, халыкчанлыкка да корылган. Арада [[халык авыз иҗаты]] булып китәрдәй, [[фольклор]]га тартымнары да байтак: [[табышмак]]лар, эндәшләр, тел көрмәкләндергечләр, тизәйткечләр һ.б.
Шигырьләре нәфис лирикага да, сүз уйнатуга да, халыкчанлыкка да корылган. Арада [[халык авыз иҗаты]] булып китәрдәй, [[фольклор]]га тартымнары да байтак: [[табышмак]]лар, эндәшләр, тел көрмәкләндергечләр, тизәйткечләр һ.б.


Шагыйрә искиткеч күзәтүчән. [[Табигать]]нең һәр җан иясе, һәр чәчәге, агачы турында әйтер сүзе, үз сүзе бар аның.<ref>[[Эльмира Шәрифуллина|Э. Шәрифуллина]]. Бите саен сөенеч. Мәйдан, 2013, № 10, 60 б.</ref>
Шагыйрә искиткеч күзәтүчән. [[Табигать]]нең һәр җан иясе, һәр чәчәге, агачы турында әйтер сүзе, үз сүзе бар аның.<ref>[[Эльмира Шәрифуллина|Э. Шәрифуллина]]. Бите саен сөенеч. «[[Мәйдан (журнал)|Мәйдан]]», 2013, № 10, 60 б.</ref>


Шагыйрәнең [[бала]] [[психология]]сен тирән белүе һәм андагы һәр үзгәреш мизгелен тотып тасвирлый алуы ачык тоемлана. В. Хәйруллина [[шигырь]]ләрендә [[юмор]] нечкә дә, үтемле дә. Аларда бернинди кычкырып торган үгет-нәсихәт тә юк, әмма [[гаилә]]гә, якыннарына булырга тиешле җылы мөнәсәбәт, туганлык, үзара дуслык һәм ярдәмләшү мәсьәләләре балага гади генә итеп аңлатыла.<ref>[[Әлфинә Сибгатуллина|Ә. Сибгатуллина]]. Таганлы балачак. Мәйдан, 2013, № 10, 58 б.</ref>
Шагыйрәнең [[бала]] [[психология]]сен тирән белүе һәм андагы һәр үзгәреш мизгелен тотып тасвирлый алуы ачык тоемлана. В. Хәйруллина [[шигырь]]ләрендә [[юмор]] нечкә дә, үтемле дә. Аларда бернинди кычкырып торган үгет-нәсихәт тә юк, әмма [[гаилә]]гә, якыннарына булырга тиешле җылы мөнәсәбәт, туганлык, үзара дуслык һәм ярдәмләшү мәсьәләләре балага гади генә итеп аңлатыла.<ref>[[Әлфинә Сибгатуллина|Ә. Сибгатуллина]]. Таганлы балачак. «[[Мәйдан (журнал)|Мәйдан]]», 2013, № 10, 58 б.</ref>


==== Китаплары ====
==== Китаплары ====

27 сен 2017, 22:35 юрамасы

Вәсимә Хәйруллина
Туган телдә исем Вәсимә Лотфулла кызы Хәйруллина (Талипова)
Туган 28 октябрь 1943(1943-10-28) (80 яшь)
Чураш, Сарман районы, ТАССР, РСФСР
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБРФ
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре шагыйрь, мөгаллим
Балалар улы Марат, кызы Миләүшә
Ата-ана
  • Лотфулла (әти)
  • Гөлҗиһан (әни)
Бүләк һәм премияләре РСФСРның атказанган укытучысы (1991)

Вәсимә Хәйруллина (тулы исеме Вәсимә Лотфулла кызы Хәйруллина) - татар шагыйрәсе, балалар язучысы, укытучы.

Тәрҗемәи хәле

1943 елның 28 октябренда Сарман районы Чураш авылында туган.

Карашай Саклау авылы мәктәбен (1958), Минзәлә педагогика укуханәсен (1964), Казан дәүләт педагогия институтын (1969) тәмамлый.

Чураш, Карашай-Саклау мәктәпләрендә укытучы булып эшли. РСФСРның атказанган укытучысы (1991).

Иҗаты

В.Хәйруллинаның балалар өчен китаплары

1960 еллардан бирле иҗат белән шөгыльләнә, беренче шигырьләре Сарман районы газетасы, «Азат хатын» журналында басыла.

Вәсимә Хәйруллина, өлкәннәр акылы белән, сабыйлар дөньясында табигый итеп, яратып, аларның балалыгыннан тәм табып яши белүче шагыйрә.

В. Хәйруллина шигырьләренең уңышы – гадилектә. Баланың самими җаныннан үзе дә сизмәстән агып чыккан кызык сүзләр-вакыйгалар, һәр нәрсәне үзенчә күрү, төп-төгәл үз исеме белән атау кебек сокландыргыч мизгелләр – бик тормышчан, бик гади итеп, җырлап торган шигъри юлларга салынган. Әсәрне уку дәвамында аларның һәркайсы төсле дә, хәрәкәтле дә картина булып, күз алдыннан йөгерә. Чын мәгънәсендә һәрбер чәчәгендә кояш эленеп торган, һәрбер кош-корты, хайван-җәнлеге белән күңелне әсир иткән гүзәл авыл тормышы, балачак иле җанлана.

Шигырьләре нәфис лирикага да, сүз уйнатуга да, халыкчанлыкка да корылган. Арада халык авыз иҗаты булып китәрдәй, фольклорга тартымнары да байтак: табышмаклар, эндәшләр, тел көрмәкләндергечләр, тизәйткечләр һ.б.

Шагыйрә искиткеч күзәтүчән. Табигатьнең һәр җан иясе, һәр чәчәге, агачы турында әйтер сүзе, үз сүзе бар аның.[1]

Шагыйрәнең бала психологиясен тирән белүе һәм андагы һәр үзгәреш мизгелен тотып тасвирлый алуы ачык тоемлана. В. Хәйруллина шигырьләрендә юмор нечкә дә, үтемле дә. Аларда бернинди кычкырып торган үгет-нәсихәт тә юк, әмма гаиләгә, якыннарына булырга тиешле җылы мөнәсәбәт, туганлык, үзара дуслык һәм ярдәмләшү мәсьәләләре балага гади генә итеп аңлатыла.[2]

Китаплары

  • Тәгәрмәчле яңгыр: Балалар өчен шигырьләр.- Казан: ТКН, 1992.
  • Чәчәкле төш: Балалар өчен шигырьләр.- Казан: ТКН, 1997.
  • Көмеш балдак: Балалар өчен шигырьләр.- Чаллы, 2000.
  • Тормыш бакчасы: Шигырьләр.- Чаллы, 2000.
  • Табышмаклы букча: Чаллы, 2003.
  • Син бик кирәкле кеше. Казан: ТКН, 2003.
  • Бәйрәмгә рәхим итегез: Балалар өчен кичәләргә сценарийлар.- Чаллы, 2005.
  • Чәчәк саен бер кояш: Балалар өчен шигырьләр.- Казан: ТКН, 2001.
  • Дуслык таганы: Шигырьләр.- Казан: ТКН, 2005.
  • Тылсымлы таяк: Шигырьләр.- Казан: Мәктәп, 2008.
  • Тылсымлы мизгел: Җырлар.- Казан: ТКН, 2009.
  • Челтәр капка: Шигырьләр.- Казан: Мәктәп, 2012.
  • Исәнме, авыл: Шигырьләр.- Казан: Мәктәп, 2012.
  • Серле сәгать: Балалар өчен шигырьләр.- Казан: ТКН, 2013.

Балалар өчен язган унике, олылар өчен өч җыентык һ.б. авторы. Аның сүзләренә күп кенә җырлар язылган.

2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Чыганаклар

  1. «Мәйдан» журналы (Чаллы): 2013 ел, 10 сан.
  2. Сарман районы энциклопедиясе, 2000, 178 бит.

Искәрмәләр

  1. Э. Шәрифуллина. Бите саен сөенеч. «Мәйдан», 2013, № 10, 60 б.
  2. Ә. Сибгатуллина. Таганлы балачак. «Мәйдан», 2013, № 10, 58 б.