«Җәбир ибн Хәйян» битенең юрамалары арасында аерма

Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
1 байт добавлено ,  2 ел элек
к
clean up using AWB
(Яңа бит: «{{Шәхес | исем = Җәбир ибн Хәйян | рәсем = Jabir_ibn_Hayyan.jpg | рәсем_зурлыгы = 200px | alt = <!--рәсемгә курсорны ку…»)
 
к (clean up using AWB)
| башка мәгълүмат =
}}
'''Җәбир ибн Хәйян''', Әбу Абдаллаһ Җәбир ибн Хәйян әл-Азди әс-Суфи ({{lang-ar|جابر بن حيان}}; ''[[721 ел|721]], Тус, [[Гарәп хәлифәлеге]] — [[815 ел|815]], Куфә, [[Гарәп хәлифәлеге]]'') — атаклы гарәп алхимигы, табиб, фармацевт, математик һәм астроном. [[Урта гасыр]]лар [[Аурупа]]сында латинлаштырырлган '''Гебер''' (''Geber'') исеме белән танылу алган. Геберны «''[[химия]]нең атасы''» дип йөртәләр.
 
== Тәрҗемәи хәле ==
[[File:Jabir ibn Hayyan Geber, Arabian alchemist Wellcome L0005558.jpg|thumb| Җәбир ибн Хәйян (Гебер) аурупалылар күзаллавы буенча]]
[[File:PSM V51 D390 Old stills from an early edition of geber.png|200px|thumb| Җәбир ибн Хәйян кулланган әсбаплар]]
[[File:Liebig Company Trading Card Ad 01.12.002 front.tif|thumb|250px|Җәбир ибн Хәйян (Гебер) турында картина. [[1929 ел|1929]].]]
Җәбир ибн Хәйян [[Евклид]]ның «Башлангычлар» һәм [[Птолемей]]ның «Альмагест» хезмәтләренә комментарийлар язган. Шулай ук «Астролябия төзелеше турында китап», «Күркәм зиҗ», «Яктырткычларның торышы турында китап», «Көзгеләр турында китап» авторы булып тора. Табиб буларак, «Агулар һәм агуга каршы дарулар» китабын, «Шәфкатьлелек» китабын язган.
 
Әсәрләре арасында «Җитмеш китабы» аеруча кызыклы. Әлеге китап дини, сәяси һәм табигать фәннәре буенча сорауларга багышланган 70 бүлектән торучы энциклопедияне хәтерләтә. Китапның соңгы бүлекләрендә [[металлар]] һәм [[минераллар]] турында мәгълүматлар китерә. Табигатьтә очраучы җисемнәр арасында Җәбир ибн Хәйян игътибарын 7 металлга юнәлтә, минераллар турында да мәгълүматы күп. Җисемнәрнең үзенчәлекләренә (''мәсәлән, металларның эрү, кою, металл ялтыравыгы кебек үзенчәлекләре'') аңлатма бирү өчен [[Аристотель]] уйлап тапкан 4 элемент-сыйфат кына җитми башлый, шуңа күрә Җәбир ибн Хәйян металлар килеп чыгышының «терекөмеш-күкерт теориясе»н тәкъдим итә:; аныңча, металлар ике өлештән — металлылык башлангычыннан (''фәлсәфи Терекөмеш'') һәм янучанлык башлангычыннан (''фәлсәфи Күкерт'') тора.
 
Җәбир ибн Хәйян тәгълиматы буенча, коры парга әйләнүләр җирдә тупланып, Күкерт бирә, юеш парга әйләнүләр исә Терекөмешне бирә. Соңыннан Күкерт белән Терекөмеш, төрле сыйфатларда кушылып, билгеле җиде металлны бирә. Иң камил металл булып исәпләнүче алтын, [[терекөмеш]] белән [[күкерт]] тәңгәл үлчәмдә берләшсә генә барлыкка килә ала. Галим, алтын һәм башка металларның өлгерүе җирдә озак һәм даими бара, дип исәпли. Алтынның өлгереп җитүен нинди дә булса медикамент яки «эликсир» ярдәмендә тизләтеп була, дигән фикер әйтә. Әлеге эликсир металлардагы Терекөмеш белән Күкертнең чагыштырмасын үзгәртә һәм металларның алтынга яки көмешкә әйләнүенә китерә ала.
 
== «Ялган» Гебер ==
[[XIV гасыр]]да [[Аурупа]]да Җәбир ибн Хәйянга сылтама белән «Камиллекләр суммасы, яки металларны кыйммәтләндерүнең бөек сәнгате турында тәгълимат» (''Summa perfectionis''), «Металларны кыйммәтләндерүне тикшерү турында китап» (''Liber de investigatione perfectionis''), «Фәлсәфи мичләр турында китап» (''Liber fornacum'') һәм башка алхимик трактатлар таралыш ала. Аларны тарихта исеме калмаган [[Испания|испан]] алхимигы язган дип исәпләнелә. Әлеге испан алхимигы атаклы гарәп алхимигы исеменнән алхимиянең теориясе һәм практикасы турында мәгълүматлар язып калдыра. Мәсәлән, төрле химик операцияләр (''дистилляция, сублимация, фильтрация, коагуляция'') өчен кирәкле аппаратура, [[алтын]]ны [[көмеш]]тән һәм көмешне [[кургаш]]тан аерып алу ысуллары турында яза.
 
== Кызыклы факт ==
== Әдәбият ==
# ''Хусам Диб''. [https://islam-afisha.ru/afisha/putevoditelya-po-islamu Путеводитель по Исламу Презентация книги Путеводитель по Исламу (Muhammad Pocket Guide)]. М.: Издательство ДУМ г.Москвы, 2016. ISBN 978-5-9908782-0-4
# ''Syed Nomanul Haq''. Names, Natures and Things: The Alchemists Jabir ibn Hayyan and his Kitab al-Ahjar (Book of Stones), [Boston Studies in the Philosophy of Science p. &nbsp;158] (Dordrecht: Kluwer Academic Publishers, 1994), ISBN 0-7923-3254-7.
# ''E J Holmyard and Richard Russell''. [https://archive.org/details/WorksOfGeber Geber's Alchemical works].
 
1 234 896

правок

Навигация