Фатыйх Шәрипов: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фатыйх Шәрипов latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 6: Юл номеры - 6:
| туу урыны = {{Туу җире|ТАССР|Татарстанда}}, {{Туу җире|Бөгелмә кантоны|Ютазы районында}}, [[Бәйрәкәтамак]] [[авыл]]ы
| туу урыны = {{Туу җире|ТАССР|Татарстанда}}, {{Туу җире|Бөгелмә кантоны|Ютазы районында}}, [[Бәйрәкәтамак]] [[авыл]]ы
| үлем датасы = 04.06.1996
| үлем датасы = 04.06.1996
| үлем урыны = {{үлем җире|Санкт-Петербург|Санкт-Петербургта}}
| үлем урыны = {{үлем җире|Питырбур|Санкт-Петербургта}}
| иялек =
| иялек =
|отставкада = 1951
|отставкада = 1951

6 фев 2018, 18:47 юрамасы

Фатыйх Шәрипов
Туу датасы 20 гыйнвар 1921(1921-01-20)
Туу урыны ТАССР, Бөгелмә кантоны, Бәйрәкәтамак авылы
Үлем датасы 4 июнь 1996(1996-06-04) (75 яшь)
Үлем урыны Питырбур
Гаскәр төре танк
Дәрәҗә подполковник
Җитәкчелек иткән танк ротасы командиры
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин ордены
I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
 Истигъфада 1951

Фатыйх Шәрипов (Фатыйх Зариф улы Шәрипов) — Советлар Берлеге Каһарманы (1944), подполковник.

Тәрҗемәи хәле

1921 елның 20 гыйнваренда ТАССР Бөгелмә кантоны (хәзерге Ютазы районы) Бәйрәкәтамак авылында туган. Бөгелмә педагогия укуханәсен (1937), Казанда танк училищесын (1940-1942), Ленинградта бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр югары мәктәбен (1946) тәмамлаган. 1937-1940 елларда авыл мәктәбендә математика укытучысы булып эшли.

Бөек Ватан сугышында

1942 елның маеннан фронтта. 40- армиянең 10- танк корпусы 183- танк бригадасы танк ротасы командиры. Брянск, Воронеж, I һәм II Украина фронтлары составында Воронеж-Косторненская, Белгород-Харкау юнәлешендә һөҗүмнәрдә, Днепрны кичүдә катнаша (1943). Яссы-Кишенәү (1944) һәм Братислава-Брно (1945) юнәлешләрендә һөҗүм хәрәкәтләрендә катнаша.

Батырлыгы

Украина ССР Киев өлкәсе Кагарлык районы Балык авылы янында Днепрны кичкәндә батырлык үрнәге күрсәтә: 1943 елның 23 сентябрендә Ф. Шәрипов җитәкчелегендәге моторота елганы кичә, плацдарм яулый, 3 тәүлек буена дошманның контрһөҗүмен кире кайтарып тора. 1944 елның 1 гыйнваренда Советлар Берлеге Каһарманы исеменә лаек була.

Сугыштан соң

1951 елда оттавкага чыга. Ленинградта диңгез укуханәсендә эшли.[1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

  • Баулыда якташлары - Советлар Берлеге Каһарманнарына багышланган мемориаль комплекста бюсты урнаштырылган.
  • Казанда Җиңү паркындагы мемориаль комплекста исеме язылган мәрмәр такта куелган.

Чыганаклар

  1. Батырлар китабы - Книга Героев. Казан, 2000.
  2. Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз: Әдәби-документаль очерклар hәм язмалар. Казан, 1990.
  3. Герои Советского Союза. Мәскәү, 1987.
  4. Татарская энциклопедия. В 6 т. Казан, 2010.

Сылтамалар

Искәрмәләр