Василий Горохов (педагог): юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к Робот: Төркем:Иркутск дәүләт университетын тәмамлаучылар-ны Төркем:Өркет дәүләт университетын тәмамлаучылар-ка үзгәртте Тамга: кире кагылган |
к clean up Тамга: кире кагылган |
||
Юл номеры - 26: | Юл номеры - 26: | ||
== Тәрҗемәи хәле == |
== Тәрҗемәи хәле == |
||
[[1891 ел]]ның [[1 март]]ында [[Вятка губернасы]] [[Алабуга өязе]] (хәзеге ТР [[Алабуга районы]]) [[Олы Елау]] [[авыл]]ында туган. Туган авылында башлангыч мәктәпне, [[Казан]] үзәк [[керәшен]]-[[татар]] мәктәбен, [[Казан]] укытучылар семинариясен, [[ |
[[1891 ел]]ның [[1 март]]ында [[Вятка губернасы]] [[Алабуга өязе]] (хәзеге ТР [[Алабуга районы]]) [[Олы Елау]] [[авыл]]ында туган. Туган авылында башлангыч мәктәпне, [[Казан]] үзәк [[керәшен]]-[[татар]] мәктәбен, [[Казан]] укытучылар семинариясен, [[Өркет]] университетының философия-педагогия факультетын ([[1922]]) тәмамлаган. |
||
== Хезмәт юлы == |
== Хезмәт юлы == |
||
Юл номеры - 65: | Юл номеры - 65: | ||
{{DEFAULTSORT:Гороов, Василий (педагог)}} |
{{DEFAULTSORT:Гороов, Василий (педагог)}} |
||
[[Төркем:Педагогика фәннәре докторлары]] |
[[Төркем:Педагогика фәннәре докторлары]] |
||
[[Төркем:Вуз укытучылары]] |
[[Төркем:Вуз укытучылары]] |
11 фев 2018, 10:17 юрамасы
Василий Горохов | |
---|---|
Туган телдә исем | Василий Михаил улы Горохов |
Туган | 1 март 1891 Вятка губернасы Алабуга өязе Олы Елау авылы |
Үлгән | 7 октябрь 1960 (69 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Зур Кызыл урам, 59[1] Үзәк керәшен татар мәктәбе бинасы[2] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия→ ССРБ |
Әлма-матер | Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе, Казан укытучылар семинариясе[d] һәм Иркутск дәүләт университеты |
Һөнәре | педагог-галим |
Эш бирүче | Казан дәүләт консерваториясе |
Гыйльми дәрәҗә: | педагогика фәннәре докторы[d] һәм фәннәр докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор |
Василий Горохов (Василий Михаил улы Горóхов, рус. Василий Михайлович Горóхов) — педагогика фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт педагогия институты проректоры (1956-1960), кафедра мөдире (1952-1956), педагогика факультеты деканы (1930-1951). Татарлардан беренче педагогика фәннәре докторы (1948).
Тәрҗемәи хәле
1891 елның 1 мартында Вятка губернасы Алабуга өязе (хәзеге ТР Алабуга районы) Олы Елау авылында туган. Туган авылында башлангыч мәктәпне, Казан үзәк керәшен-татар мәктәбен, Казан укытучылар семинариясен, Өркет университетының философия-педагогия факультетын (1922) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
- 1911 Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзер Кукмара районы) Янил авылында ике класслы мәктәптә укыта.
- 1922-1930 Казан керәшен педагогия техникумында укыта.
- 1930 елдан Казан дәүләт педагогия институтында укыта: 1930-1951 педагогика факультеты деканы, 1952-1956 педагогика һәм психология кафедрасы мөдире, 1956-1960 фән эшләре буенча проректор.
- Бер үк вакытта Казан дәүләт консерваториясендә укыта.
Татарлардан беренче педагогика фәннәре докторы
- 1939 «Идел буе татарларына карата царизмның мәктәп өлкәсендә руслаштыру сәясәте» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Фәнни хезмәттә патша хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендә рус булмаган халыкларга карата дискриминациясе тәнкыйтьләнә.
- 1948 «XIX гасырда һәм XX гасыр башында Идел буе татарлары арасында уку-укыту эшләре» темасына докторлык диссертациясе яклый. Фәнни хезмәттә татарларда мәгариф тарихы анализлана.
Фәнни эшчәнлеге
- В.М. Горохов — Габдулла Тукайның педагогик карашларын беренчеләрдән булып өйрәнгән педагог-галим.
- Татар мәгарифенең тарихы, күренекле татар педагоглары, хатын-кыз педагогларның эшчәнлеге турында яза.
- Бала тәрбиясендә мәктәп һәм гаиләнең бергәләп эшләү мәҗбүрилеген ассызыклый.
Китаплары
- Идел буе татарларына карата царизмның мәктәп өлкәсендә реакцион сәясәте. Казан, 1941.
- Хәрби чор шартларында Куралово балалар йортында хезмәт тәрбиясе бирү. Казан, 1943.
- XIX гасырда һәм XX гасыр башында Идел буе татарлары арасында уку-укыту эшләре. Казан, 1947.
- Психология һәм педагогика буенча русча-татарча терминнар сүзлеге. Казан, 1950.
- ТАССРда халык мәгарифе үсеше (автордаш). Казан, 1958.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер
Чыганаклар
- Л. Мортазина. Татарлардан беренче педагогика фәннәре докторы. «Мәгариф», 2015 ел, № 7.
- Педагогическая энциклопедия. Том 1 (Баш мөхәррирләре - А.И. Каиров и Ф.Н. Петров). М, «Советская Энциклопедия», 1964.
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлеге — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1954.
- ↑ Государственный архив Республики Татарстан