1 234 896
правок
к (using AWB) |
к (→Тәрҗемәи хәле: clean up) |
||
[[1917 ел]]ның мартында ул большевиклар фиркасы сафына баса һәм урындагы оешмасының карары буенча [[Сызран]] тимер юл депосына эшкә күченә. Шул ук елның ноябрендә [[Казан хәрби округы]] Шамил Усмановка [[Сызран]]да торган частьлардагы фронтовик солдатлардан һәм эшчеләреннән кызыл гаскәр отрядлары оештыру бурычын йөкли. Шамил Усманов җитәкчелек иткән бу гаскәри часть [[1918 ел]]ның маенда [[ЭККА Көнчыгыш фронты|Көнчыгыш фронтка]] җибәрелә һәм, башта [[Оренбург]]тагы татар-башкорт гвардиячеләре белән, аннары [[Актүбә]] шәһәрендәге әсир венгр, поляк һәм немец үзиреклеләре белән бергә кушылып, «Өченче Интернационал легионы» дигән исем астында Актүбәдән [[Ырынбург]]ка кадәр сугышчан юл уза һәм [[1919 ел]]ның [[22 гыйнвар]]ында Оренбург шәһәрен Дутов бандаларыннан азат итә. Бу героик сәфәр вакытында Шамил Усманов, Интернационал легионының комиссары буларак, үзен оста һәм батыр хәрби юлбашчы итеп таныта. [[1919 ел]]ның мартында республика Хәрби-революцион советы Шамил Усмановны яңа төзелә торган Беренче Идел буе [[татар бригадасы]]на комиссар итеп билгели. Бригада төзүне уңышлы башкарып чыккач, шул ук елның октябреннән ул Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге начальнигы итеп раслана һәм бу хезмәтен коллегия яшәүдән туктаганчы дәвам иттерә.
Сәяси бүлектәге Ш. Усманов эшенең икенче зур юнәлеше — нәшрият. [[Үзәк мөселман хәрби коллегиясе]] органы — «[[Кызыл Армия (газета, 1918-1921)|Кызыл Армия]]» газетасына яңа авторлар, журналистлар табуга күп көч түгә, берара үзе мөхәррирлек итә. Газетта Шамил Усмановның Совет Татарстаны җөмһүриятен төзү проблемаларына багышланган мәкаләләре басыла. [http://wikisource.org/wiki/%D0%90%D0%A2%D0%A1%D0%A1%D0%A0_%D0%BE%D0%B5%D1%88%D1%82%D1%8B%D1%80%D1%83_%D1%82%D1%83%D1%80%D1%8B%D0%BD%D0%B4%D0%B0%D0%B3%D1%8B_%D0%B4%D0%B8%D0%BA%D1%80%D0%B5%D1%82 Татарстан республикасы турында
Кире Казанга [[1922 ел]]ның мартында кайта. [[1925 ел|1925]]га кадәр Ш.Усманов, Татарстан Республика Революцион комитеты сәркатибе, Казандагы Уналтынчы мөселман пехота курсларында политбүлек начальнигы һәм Берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбе комиссары кебек җаваплы вазифаларны башкара. Шул чорда аңа дивизия комиссары дигән хәрби исем бирелә.
|
правок