1917 ел: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
к wikidata interwiki |
||
Юл номеры - 33: | Юл номеры - 33: | ||
[[Төркем:1917 ел]] |
[[Төркем:1917 ел]] |
||
[[Төркем:Еллар]] |
[[Төркем:Еллар]] |
||
[[nv:1901 – 1950]] |
10 апр 2018, 11:57 юрамасы
Еллар |
---|
1913 · 1914 · 1915 · 1916 — 1917 — 1918 · 1919 · 1920 · 1921 |
Унъеллык |
1890-еллар · 1900-еллар — 1910-еллар — 1920-еллар · 1930-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
1917 (бер мең тугыз йөз унҗиденче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча дүшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1917 елы, II меңьеллыкның 917 елы, XX гасырның 17 елы, XX гасырның 2 унъеллыгының 7 елы, 1910 елларның 8 елы. 1917 елдан бирле 107 ел үтте.
Вакыйгалар
- 23 февраль — Русиядә Февраль инкыйлабы башлана.
- 6 март — Финляндия автономиясен торгызу турында манифест чыкты.
- 31 март — АКШ Даниядән 25 млн $ өчен Виргин утрауларын сатып ала.
- 6 апрель — АКШ Беренче дөнья сугышына керә.
- 1 июль — Русия беренче тапкыр җәйге вакытка күчә.
- 14 июль — Финляндия автономиясен игълан итү.
- 20 июль — BMW сәүдә маркасы теркәлә.
- 21 июль — Александр Керенский Вакытлы хөкүмәтне җитәкли.
- 22 июль — Эчке Русия һәм Себер төрки-татарларының Милли-мәдәни мөхтәрияте игълан ителә.
- 23 октябрь — Русиянең социал-демократ эшчеләр утырышында хәрби түнтәрелеш хакында карар кабул ителә.
- 7 ноябрь — Русиядә Октябрь инкыйлабы нәтиҗәсендә хакимияттән Вакытлы хөкүмәт бәреп төшерелә.
- 22 ноябрь — Уфада Садри Максуди рәислегендә Милләт Мәҗлесе эшли башлый.
- 29 ноябрь — Уфада Милләт Мәҗлесе Идел-Урал штаты формасында татар һәм башкорт халыкларының милли дәүләтчелеге төзелү турында карар кабул итә.
Туулар
Шулай ук карагыз: Төркем:1917 елда туганнар
- 4 гыйнвар — Михаил Львов (Рәфкать Габитов), рус телендә иҗат иткән совет чоры шагыйре.
- 8 гыйнвар — Заһир Исмәгыйлев, композитор.
- 28 май — Александр Казаков, Советлар Берлеге Каһарманы (1944).
- 29 май — Джон Кеннеди, 35-нче АКШ президенты.
- 20 июль — Рәисә Ишморатова, татар драматургы.
- 14 декабрь — Сәет Шәкүров, драматург.
Вафатлар
Шулай ук карагыз: Төркем:1917 елда вафатлар