Мигель Диас-Канель: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мигель Диас-Канель latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «{{Дәүләт эшлеклесе | исем = Мигель Диас-Канель Бермудес | тулы исем = ({{lang-es|Miguel Mario Díaz…»
(аермасы юк)

19 апр 2018, 21:04 юрамасы

Мигель Диас-Канель
Куба Дәүләт шурасы рәисе
Вазыйфага керешкән
2018 елның 19 апреле
Куба премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2018 елның 19 апреле
Шәхси мәгълүмат
Туган 20 апрель 1960(1960-04-20) (63 яшь)
Куба, Вилья-Клара
Сәяси фирка Куба коммунистлар фиркасе
Белем Лас-Вильястагы Үзәк Марта-Абреу университеты

Миге́ль Ма́рио Ди́ас-Кане́ль Берму́дес (исп. Miguel Mario Díaz-Canel Bermúdez, 1960 елның 20 апреле, Куба, Вилья-Клара, Санта-Клара) — Куба сәясәтчесе, 2018 елның 19 апреленнән Куба Куба җитәкчесе, Куба Дәүләт шурасы рәисе, Куба министрлар шурасы рәисе, Куба инкыйлаби кораллы көчләре сәргаскәре.

Тәрҗемәи хәле

1960 елның 20 апрелендә Кубаның Вилья-Клара провинциясе Санта-Клара шәһәрендә туган. Лас-Вильястагы Үзәк Марта-Абреу университетын «мөһәндис-электрончы» белгечлеге буенча тәмамлаган (1982).

1982-1985 елларда Кубаның инкыйлаби кораллы көчләрендә.

1985 елдан Лас-Вильястагы Үзәк Марта-Абреу университетында укыта. 1986 елдан университетның Куба яшь коммунистлар берлеге комитетының генераль сәркатибе.

1992-1993 елларда Куба яшь коммунистлар берлеге Милли бюросы әгъзасы.

1994 елда Куба коммунистлар фиркасенең Вилья-Клара провинциясе комитеты беренче сәркатибе. 2003 елдан фирканең Ольгин провинциясе комитеты беренче сәркатибе.

2009-2013 елларда Кубаның югары мәгариф министры.

2013-2018 елларда Куба Дәүләт шурасы рәисенең беренче урынбасары[1].

2018 елның 19 апреленнән Куба җитәкчесе, Куба Дәүләт шурасы рәисе, Куба министрлар шурасы рәисе, Куба инкыйлаби кораллы көчләре сәргаскәре.

Сылтамалар

Искәрмәләр