София Ротару: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/София Ротару latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
CommonsDelinker (бәхәс | кертем)
Removing Народный_артист_УССР_(аверс).png, it has been deleted from Commons by Krd because: Broken redirect.
Юл номеры - 23: Юл номеры - 23:
| Лейбллар = Unioup (1991, 1996)
Sintez Records (1991)
Warner Music Group (1987)

| Лейбллар = Unioup (1991, 1996)
Sintez Records (1991)
Warner Music Group (1987)

Sony BMG Music Entertainment (1976)
«Кругозор» (1975)
«Мелодия» (1972 елдан)
Sony BMG Music Entertainment (1976)
«Кругозор» (1975)
«Мелодия» (1972 елдан)
| Бүләкләр = [[Файл:Hero of Ukraine.png|25px|Украина Каһарманы]]
[[Файл:Ukraine-zaslug2.png|40px|2нче дәрәҗә «Казанышлары өчен» ордены (Украина)]]
[[Файл:Ukraine-republic045.png|40px|1нче дәрәҗә княгиня Ольга ордены (Украина)]] [[Файл:Order of Princess Olha 3rd Class of Ukraine.png|40px|3нче дәрәҗә княгиня Ольга ордены (Украина)]] [[Файл:Orden of Honour.png|35px|Почет ордены (РФ)]] {{Халыклар дуслыгы ордены}}{{Хөрмәт билгесе ордены}}
[[Файл:People Artist of the USSR1.jpg|25px|ССРБ халык артисты]] [[Файл:Народный артист УССР (аверс).png|25px|Украина ССР халык артисты]][[Файл:RIAN archive 468648 Sign of winner of Lenin Komsomol prize.jpg|25px|Ленин комсомолы премиясе]][[Файл:Ordinulrepublicii.jpg|25px|Молдованың Республика ордены]]
| Бүләкләр = [[Файл:Hero of Ukraine.png|25px|Украина Каһарманы]]
[[Файл:Ukraine-zaslug2.png|40px|2нче дәрәҗә «Казанышлары өчен» ордены (Украина)]]
[[Файл:Ukraine-republic045.png|40px|1нче дәрәҗә княгиня Ольга ордены (Украина)]] [[Файл:Order of Princess Olha 3rd Class of Ukraine.png|40px|3нче дәрәҗә княгиня Ольга ордены (Украина)]] [[Файл:Orden of Honour.png|35px|Почет ордены (РФ)]] {{Халыклар дуслыгы ордены}}{{Хөрмәт билгесе ордены}}
[[Файл:People Artist of the USSR1.jpg|25px|ССРБ халык артисты]][[Файл:RIAN archive 468648 Sign of winner of Lenin Komsomol prize.jpg|25px|Ленин комсомолы премиясе]][[Файл:Ordinulrepublicii.jpg|25px|Молдованың Республика ордены]]
| Сайт = [http://www.sofiarotaru.com sofiarotaru.com]
| Сайт = [http://www.sofiarotaru.com sofiarotaru.com]

25 сен 2018, 13:39 юрамасы

София Ротару
Файл:Rotaruretrofm2009.jpg
София Ротару. 2009
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

София Михайловна Евдокименко-Ротару

Туу көне

7 август 1947(1947-08-07) (76 яшь)

Туу урыны

ССРБ, Украина ССР, Черновцы өлкәсе, Новоселицкий районы, Маршинцы

Эшчәнлек еллары

1962 – х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Украина Украина

Һөнәрләр

җырчы

Моң

контральто

Кораллар

домра, перкуссия, баян

Жанрлар

поп, диско, поп-фол

Псевдонимнар

Буковина сандугачы

Коллективлар

«Червона рута» ВИА (1971—1986)

Лейбллар

Unioup (1991, 1996)
Sintez Records (1991)
Warner Music Group (1987)

Sony BMG Music Entertainment (1976)
«Кругозор» (1975)
«Мелодия» (1972 елдан)
Бүләкләр

Украина Каһарманы
2нче дәрәҗә «Казанышлары өчен» ордены (Украина)
1нче дәрәҗә княгиня Ольга ордены (Украина) 3нче дәрәҗә княгиня Ольга ордены (Украина) Почет ордены (РФ) Халыклар дуслыгы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены
ССРБ халык артистыЛенин комсомолы премиясеМолдованың Республика ордены

sofiarotaru.com
Милләт

молдаван

IMDb

ID 0744719

Култамга
Култамга

София Ротару, София Михаил кызы Ротару (рус. София Михайловна Евдокименко-Ротару, молдав. Sofia Rotaru, укр. Софія Михайлівна Ротару, 1947 елның 7 августы, ССРБ, Украина ССР, Черновцы өлкәсе, Новоселицкий районы, Маршинцы) — совет, украин, молдаван эстрада җырчысы (контральто). ССРБ (1988), Украина ССР (1976), Молдавия ССР (1983) халык артисты. Украина Каһарманы (2002).

Тәрҗемәи хәле

1947 елның 7 августында Украина ССРның Черновцы өлкәсе Новоселицкий районы Маршинцы (укр. Ма́ршинці, рум. Marșenița, Marșineți) авылында алты балалы молдаван гаиләсендә туган. Беренче сыйныфтан ук мәктәп һәм чиркәү хорына йөри[1]. Үзешчән сәнгатьтәге беренче уңышы 1962 елда була: район смотрында җиңгәч, өлкә конкурсына юллама ала. 1963 елда Черновцыда өлкә конкурсында беренче премияне алгач, Киевка халык талантларының республика фестиваленә барып, беренче урынны ала. 1964 елда Мәскәүнең Съездлар сараенда җырлый.

Мәктәпне тәмамлагач (1964), Черновцы музыка укуханәсенең дирижер-хор бүлегенә укырга керә. Укуханәне тәмамлагач, әлеге уку йортында теория һәм сольфеджиодан укыта.

1971 елда Черновцы филармониясендә ире Анатолий Евдокименко белән «Червона рута» ансамблен оештыра. 1975 елда ансамбле белән Кырымга, Ялтага күчеп, Кырым филармониясе составында 1986 елга кадәр бергә эшлиләр.

1974 елда «хор дирижеры» белгечлеге буенча Кишинёвта Г. Музическу исемендәге сәнгать институтын тәмамлый.

1970 еллар ахырында Аурупа ииләре буенча (Югославия, Румыния, АДР, АФР, Көнбатыш Берлин) гастрольләре уза. Гастрольләр вакытында совет җырларыннан тыш, чит ил җырларын җырлаган һәм грампластикага яздырган өчен, София Ротару һәм аның ансамблен 5 ел чит илләргә чыгармыйлар.

1988 елда, совет поп-җырчыларыннан беренче буларак, ССРБ халык артисты исеме бирелә.

ССРБ таркалгач, җыр сәнгате коммерцияләшкәч, Кырым филармониясеннән китә һәм мөстәкыйль эшли башлый, Ялтадагы үзенең студиясендә җырлар яздыра.

2002 елда Киевта «Йолдызлар аллеясы»н ачканда «София Ротару йолдызы»н да кабызалар.

Җырчының репертуарында рус, украин, молдав, болгар, серб, поляк, алман, француз, итальян, испан, инглиз телләрендә башкарыла торган 500 җыр бар.

Дискография

• 1972 — София Ротару (альбом)
• 1972 — Поёт София Ротару 1972
• 1972 — Червона рута (альбом)
• 1973 — Поёт София Ротару 1973
• 1973 — Баллада о скрипках (альбом)
• 1974 — София Ротару 1974 (альбом)
• 1975 — София Ротару поёт песни Владимира Ивасюка
• 1977 — София Ротару 1977
• 1978 — София Ротару 1978
• 1979 — Только тебе (альбом)
• 1981 — София Ротару 1981 (альбом)
• 1981 — Где ты, любовь? (альбом)
• 1981 — София Ротару и Червона рута (икеле альбом)
• 1982 — София Ротару 1982
• 1985 — Нежная мелодия
• 1987 — Монолог о любви (альбом)
• 1987 — Lavanda
• 1988 — Золотое сердце (альбом)
• 1990 — София Ротару 1990
• 1991 — Караван любви (альбом)
• 1991 — Романтика (альбом)
• 1993 — Караван любви (альбом)
• 1993 — Лаванда (альбом)
• 1995 — Золотые песни 1985/95
• 1995 — Хуторянка (альбом)
• 1996 — Ночь любви (альбом)
• 1996 — Червона рута 1996
• 1998 — Люби меня (альбом)
• 2002 — Я тебя по-прежнему люблю (альбом)
• 2002 — Снежная королева (альбом)
• 2003 — Единому
• 2004 — Течёт вода (альбом) (укр.)
• 2004 — Небо — это я
• 2004 — Лаванда, Хуторянка, далее везде…
• 2005 — Я же его любила (альбом)
• 2007 — Какая на сердце погода (альбом)
• 2007 — Туман (альбом)
• 2008 — Я — твоя любовь! (альбом )
• 2010 — Я не оглянусь
• 2012 — И летит моя душа (альбом)
• 2013 — Время любить
• 2014 — София Ротару (альбом)

Гаилә хәле

Ире (1968 елда өйләнешкәннәр) — Анатолий Евдокименко (1942—2002), Украина ССР халык артисты. Уллары Руслан (1970), продюсер.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Әдәбият

1. Август аенда кабынгын йолдызлар. София Ротару. «Сөембикә», 2017 ел, август, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар

Искәрмәләр