Билсур Габделхәев: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Билсур Габделхәев latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 34: Юл номеры - 34:
[[1996 ел]]да аңа Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе исеме бирелде. Шул ук елда [[АКШ]]ның география җәмгыяте аны үзенең шәрәфле әгъзасы итеп сайлады, АКШның биография институты математика өлкәсендә иң югары уңышка ирешкән кеше дип танып, үзенең алтын медале белән бүләкләде. [[1997 ел]]дан — әлеге институтның җитәкче шурасы әгъзасы.
[[1996 ел]]да аңа Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе исеме бирелде. Шул ук елда [[АКШ]]ның география җәмгыяте аны үзенең шәрәфле әгъзасы итеп сайлады, АКШның биография институты математика өлкәсендә иң югары уңышка ирешкән кеше дип танып, үзенең алтын медале белән бүләкләде. [[1997 ел]]дан — әлеге институтның җитәкче шурасы әгъзасы.


== Искәрмәләр ==
Галим [[Казан]] шәһәрендә яши, киң фәнни һәм педагогик эш алып бара.
{{искәрмәләр}}

{{Rq|image}}


{{DEFAULTSORT:Габделхаев, Билсур}}
{{DEFAULTSORT:Габделхаев, Билсур}}

20 ноя 2018, 18:13 юрамасы

Билсур Габделхәев
Туган 29 октябрь 1936(1936-10-29)
Чистопрудный[d], Большечаусовский сельсовет[d], Кетово районы, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 18 март 2008(2008-03-18) (71 яшь)
Казан, Россия
Күмү урыны Арча зираты[1]
Яшәгән урын Декабристлар урамы[2][3]
Милләт татар
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Билсур Габделхәев — дөньякүләм танылган татар галиме, физика-математика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясенең әгъза-мөхбире, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, АКШ география җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы.

Ул 1936 елның 29 октябрендә Корган өлкәсендә туган. 1954 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый, ике ел дәвамында Яңгул урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли.

Билсур Габделхәев 1961 елда бик яхшы билгеләр белән Казан Дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлый, аспирантурада укуын дәвам итә. 1962 елдан — ассистент, 1967 елдан — өлкән укытучы. 1966 елда диссертация яклап, физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала. 1968 елдан — университетның математик анализ кафедрасы доценты. 19681973 елларда — Болгариянең София һәм Пловдив университетлары доценты.

1986 елда Билсур Габделхәев докторлык диссертациясе яклап физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе ала. Шул ук елдан — Казан университеты профессоры, 1988 елдан — кафедра мөдире. Галим математик анализ, дифференциаль һәм интеграль тигезләмәләр, исәпләү математикасы һәм математик физика өлкәләрен берләштергән тармакны өйрәнүче дөньякүләм танылган зур фәнни мәктәпне тудырды. Аның югары һәм гамәли математика өлкәсендә 200гә якын фәнни хезмәте һәм күп илләрдә басылган өч монографиясе бар. Б. Габделхәев 35 фән кандидаты, өч фән докторы тәрбияләде — аларның күбесе үсеп килүче илләр өчен.

1974 елда якташыбыз Казан университеты каршындагы югары уку йортларының берләштерелгән фәнни семинары җитәкчесе итеп сайланды. «Югары уку йортлары хәбәрләре. Математика» фәнни журналының редактор урынбасары, аның редакция советы әгъзасы. 1992 елдан — Татарстан Фәннәр Академиясенең әгъза-мөхбире, математика буенча аның фәнни шурасы рәисе.

1996 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе исеме бирелде. Шул ук елда АКШның география җәмгыяте аны үзенең шәрәфле әгъзасы итеп сайлады, АКШның биография институты математика өлкәсендә иң югары уңышка ирешкән кеше дип танып, үзенең алтын медале белән бүләкләде. 1997 елдан — әлеге институтның җитәкче шурасы әгъзасы.

Искәрмәләр