«Нур Гыйззәтуллин» битенең юрамалары арасында аерма

Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
к
clean up
Нет описания правки
к (clean up)
| һөнәр = әдәбият галиме, тәнкыйтьче
| туу датасы = 12.6.1928
| туу җире = [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]], [[РСФСР]], [[ТАССР]], {{туу җире|Актаныш районы|Актаныш районында}}, [[Яңа Байсар]]
| гражданлык = {{байраклаштыру|ССРБ}}→<br/>{{байрак|Русия}} [[РФ]]
| милләт = татар
}}
<small>{{мәгънәләр|Гыйззәтуллин}}</small>
'''Нур Габделхәй улы Гыйззәтуллин''' (''[[1928 ел|1928 елның]]ның [[12 июнь|12 июне]], [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]], [[РСФСР]], [[ТАССР]], [[Актаныш районы]], [[Яңа Байсар]] — [[2004 ел]]ның [[22 июнь|22 июне]], [[РФ]], [[ТР]], [[Казан]]'') — әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче. [[Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты|Тел, әдәбият һәм тарих институты]] өлкән [[гыйльми хезмәткәр]]е. Филология фәннәре кандидаты (''[[1952 ел|1952]]''). [[ССРБ Язучылар берлеге]] ([[Татарстан язучылар берлеге|Татарстан]]) әгъзасы (''[[1957 ел]]дан'').
 
==Тәрҗемәи хәле==
Нур Гыйззәтуллин [[1928 ел|1928 елның]]ның [[12 июнь|12 июнендә]] [[Татарстан|Татарстанның]]ның [[Актаныш районы]] [[Яңа Байсар]] авылында укытучы гаиләсендә туган.
 
[[Актаныш]] урта мәктәбенең сигез сыйныфын һәм [[1945 ел]]да [[Минзәлә педагогия көллияте|Минзәлә педагогика училищесын]] тәмамлагач, [[1945 ел|1945]]-[[1949 ел]]ларда [[ТДГПУ|Казан дәүләт педагогика институтының]] татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Берникадәр вакыт [[Казан]] педагогика училищесында һәм [[Казан|Казанның]]ның 12 татар урта мәктәбендә укытучы булып эшли, шул чорда конкурс [[имтихан]]нарына әзерләнеп, [[ССҖБ ФА КФ|СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы]] [[Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты|Тел, әдәбият һәм тарих институты]] каршындагы аспирантурага укырга керә, [[1952 ел]]да аны тәмамлагач, шул ук институтта башта әдәбият секторы лаборанты, аннары [[1953 ел]]дан [[1959 ел]]га кадәр кече гыйльми хезмәткәр булып эшли. [[1959 ел]]дан бирле Н. Гыйзәтуллин институтыың шул ук секторында өлкән [[гыйльми хезмәткәр]] булып хезмәт итә.
 
Н. Гыйззәтуллинның әдәби тәнкыйть өлкәсендәге беренче чыгышлары аспирантурада укыган елларына туры килә. [[1949 ел|1949]]-[[1959 ел]]лар арасында аның республика көндәлек матбугатында татар әдәбиятының төрле мәсьәләләренә багышланган мәкалә, рецензияләре басыла. Күренекле татар язучысы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты [[Кави Нәҗми|Кави Нәҗминең]]нең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүдәге хезмәтен аерата билгеләп үтәргә кирәк. [[1956 ел]]да Н. Гыйззәтуллин язучының тормыш һәм иҗат юлына анализ ясаган монографиясен бастырып чыгара. Китап, тулыландырылып һәм баетылып, [[1957 ел]]да рус телендә дә дөнья күрә. [[1958 ел|1958]]-[[1960 ел]]ларда исә [[галим]], С.Әдһәмова белән берлектә, К.Нәҗминең дүрт томлык әсәрләр җыелмасын басмага әзерләү буенча зур эш башкара. “Татар совет әдәбияты тарихы” (Казан, [[1960 ел|1960]]), “История татарской советской литературы” (Мәскәү, [[1965 ел|1965]]) кебек күмәк хезмәтләрдә дә К.Нәҗми иҗатына, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы татар прозасына багышланган өлешләр Н.Гыйззәтуллин тарафыннан языла.
 
Болардан тыш, Н. Гыйззәтуллин СССР Фәннәр академиясенең [[Максим Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты]] тарафынан чыгарылган алты томлык “История советской многонациональной литературы” дигән капитал хезмәтнең икенче һәм дүртенче томнарында ([[Мәскәү]], [[1971 ел|1971]]-[[1972 ел|72]]) утызынчы еллар һәм сугыштан соңгы татар әдәбияты һәм татар совет прозасы турындагы очерклары белән катнаша.
1 234 896

правок

Навигация