Ганс Сәйфуллин: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ганс Сәйфуллин latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат өстәү: вафаты
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Хезмәт юлы: clean up using AWB
Юл номеры - 41: Юл номеры - 41:
Җырчылар [[Таһир Якупов]]ка, [[Идеал Ишбүләков]]ка, [[Эмиль Җәләлетдинов]]ка һ.б. баянда уйный.
Җырчылар [[Таһир Якупов]]ка, [[Идеал Ишбүләков]]ка, [[Эмиль Җәләлетдинов]]ка һ.б. баянда уйный.


[[Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле]] белән [[Монголия]]дә (''[[1966 ел|1966]]''), [[Тунис]]та (''[[1966 ел|1966]]''), [[Италия]]дә (''[[1978 ел|1978]]''), [[Мальта]]да (''[[1978 ел|1978]]''), «Сорнай» фольклор ансамбле белән [[Төркия]]дә, [[Маҗарстан]]да, [[Румыния]]дә, [[Австрия]]дә, [[Бельгия]]дә, [[Болгария]]дә, [[Алмания]]дә чыгышлар ясый.
[[Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле]] белән [[Монголия]]дә (''[[1966 ел|1966]]''), [[Тунис]]та (''[[1966 ел|1966]]''), [[Италия]]дә (''[[1978 ел|1978]]''), [[Мальта]]да (''[[1978 ел|1978]]''), «Сорнай» фольклор ансамбле белән [[Төркия]]дә, [[Маҗарстан]]да, [[Румыния]]дә, [[Австрия]]дә, [[Билгия|Бельгия]]дә, [[Болгария]]дә, [[Алмания]]дә чыгышлар ясый.


[[1990 ел]]дан башлап, «Татар яшләре җыены» җыр фестивале оештыручысы<ref>[http://bavly.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/49519.htm Баулы районы рәсми сайты]</ref>.
[[1990 ел]]дан башлап, «Татар яшләре җыены» җыр фестивале оештыручысы<ref>[http://bavly.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/49519.htm Баулы районы рәсми сайты]</ref>.

26 дек 2018, 15:35 юрамасы

Ганс Сәйфуллин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Ганс Хәмит улы Сәйфуллин

Туу көне

26 февраль 1941(1941-02-26)

Туу урыны

ТАССР Баулы

Үлү көне

10 май 2017(2017-05-10) (76 яшь)

Үлү урыны

Казан

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Русия Русия

Һөнәрләр

баянчы, композитор

Кораллар

баян[d]

Жанрлар

җыр, пьеса

Хезмәттәшлек

Татар дәүләт филармониясе
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле
«Сорнай» фольклор ансамбле

Бүләкләр
Татарстан Республикасының халык артисты
Милләт

татар

Ганс Сәйфуллин, Ганс Хәмит улы Сәйфуллин, рус. Сайфуллин Ганс Хамитович (1941 елның 26 феврале, Баулы2017 елның 10 мае, Казан) — баянчы, җырлар авторы, Татарстанның халык артисты (2004).

Тәрҗемәи хәле

Г. Сәйфуллин. 1992

1941 елның 26 февралендә ТАССРның Баулы эшчеләр бистәсендә туган. Әтисе — оста баянчы Хәмит, 1943 елда Сталинград янында 34 яшендә һәлак булган. Әнисе — Нурикамал. Абыйсы — Фердинант (1938). 1954-1958 елларда Баулы районы Акбуа авылында музыка мәктәбендә укый.

Хезмәт юлы

1958 елда Казанда Х. Ямашев исемендәге мех берләшмәсенең Мехчылар клубына бию коллективына (җитәкчесе балет остасы Әхмәт Кәлимуллин) эшкә урнаша. Җәүдәт Котдусов чакыруы буенча, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә (директор М.Ф. Боголюбов, сәнгать җитәкчесе Җ.К. Айдаров) эшкә килә. Анда Хәнәви Шәйдуллин белән бергә эшли башлый. Беренче гастроле Усман Әлмиев бригадасы (җырчы Рәисә Тимофеева, нәфис сүз остасы Хәким Сәлимҗанов һ.б.) белән Урал-Себер якларына була. Соңрак Зифа Басыйрова, Фәридә Кудашева, Разия Тимерханова, Венера Шәрипова һ.б. бригадаларда эшли.

1986-1988 елларда, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләп алганнан соң, киредән филармониягә күчә, Илһам Шакиров бригадасында эшли.

Җырчылар Таһир Якуповка, Идеал Ишбүләковка, Эмиль Җәләлетдиновка һ.б. баянда уйный.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Монголиядә (1966), Туниста (1966), Италиядә (1978), Мальтада (1978), «Сорнай» фольклор ансамбле белән Төркиядә, Маҗарстанда, Румыниядә, Австриядә, Бельгиядә, Болгариядә, Алманиядә чыгышлар ясый.

1990 елдан башлап, «Татар яшләре җыены» җыр фестивале оештыручысы[1].

2017 елның 10 маенда каты авырудан соң Казанда вафат[2].

Иҗаты

400ләп инсрументаль пьеса һәм популяр җырлар язган. 3 җыр китабы авторы (1995, 1996, 2001) [3].

Иң беренче җырлары – Мәгъсүм Латыйфуллин сүзләренә «Гөлләрем», «Ул кайтыр», «Эзлим Рәйхан гөлләрен».

Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган җырлары: «Туган авылым урамы», «Акбүз ат», «Син икәнсең», «Җәйге урман», «Кышкы кичтә уйлану», «Мин бит кара карлыгач», «Казан-Ырынбур», «Ике чишмә бергә кушылган», «Баулы көе», «Мәхәббәтем сиңа көч бирсен», «Түгәрәк», «Татар ашлары».

Популяр җырлары: «Әнием миләшләре» (Мәхмүт Хөсәен сүзләренә), «Идел өстендәге акчарлак» (Фәнис Яруллин сүзләренә), «Син илдә бер генә» (Рәшит Әхмәтҗанов сүзләренә), «Их, талым, талым» (Илсур Хөснетдинов), «Серле гөл» (Илсур Хөснетдинов), «Кар вальсы» (Роберт Әхмәтҗанов), «Сөендек» (Фәннур Сафин) һ.б.

Дискография

1976 елда Ленинградта Таһир Якупов белән пластинка-гигант яздыра.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1976 Татарстан АССРның атказанган артисты
  • 2004 Татарстанның халык артисты

Гаиләсе

Шәмсенур (Нигъмәтҗанова), биюче.

Әдәбият

  1. Татар баянчылары (төзүчеләре Нияз Акмал, Кирам Сатиев). Казан: «Мәгариф», 1996. ISBN 5-7761-0446-7

Сылтамалар

Искәрмәләр