Уфа дәүләт сәнгать институты: юрамалар арасында аерма
к clean up using AWB Тамга: кире кагылган |
к →Башкорт музыкасы факультеты: clean up using AWB Тамга: кире кагылган |
||
Юл номеры - 79: | Юл номеры - 79: | ||
==== Башкорт музыкасы факультеты ==== |
==== Башкорт музыкасы факультеты ==== |
||
* Концерт халык уен кораллары |
* Концерт халык уен кораллары |
||
* |
* Русия халыкларының халык уен кораллары |
||
* Этник музыка белеме |
* Этник музыка белеме |
||
==== Театр факультеты ==== |
==== Театр факультеты ==== |
25 фев 2019, 20:29 юрамасы
Халыкара исем |
Ufa State Institute of arts named after Zagir Ismagilov |
---|---|
Элеккеге исем |
Уфа дәүләт сәнгать академиясе (2003-2015) |
Нигезләнгән | 1968 |
Ректор | Әминә Әсфәндиярова |
Адрес | 450008 БР Уфа, Ленин ур., 14 |
Сайт | ufaart.ru/about/ |
Уфа дәүләт сәнгать институты, Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты, ингл. Ufa State Institute of arts named after Zagir Ismagilov, баш. Заһир Исмәғилев исемендәге Өфө дәүләт сәнғәт институты, рус. Уфимский государственный институт искусств им. Загира Исмагилова — 1968 елдан Уфада эшләп килүче, музыка, театр, бию, сынлы сәнгать өлкәләрендә югары белемле белгечләр әзерләүче, РФ мәдәният министрлыгы карамагындагы күппрофильле һөнәри югары уку йорты.
Ректор (2013 елдан)— Әминә Әсфәндиярова, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, БР атказанган сәнгать эшлеклесе.
Тарих
1968 елда Гнесиннар исемендәге дәүләт музыкаль-педагогика институтының Уфадагы укыту-консультация пункты нигезендә ачыла [1]. Укыту эшенә, нигездә, Гнесиннар институты, Мәскәү һәм Ленинград вузлары укытучылары һәм башкала вузларын тәмамлаган белгечләр җәлеп ителә. Уфа сәнгать укуханәсеннән әйдәүче укытучылар чакырыла.
Институтта музыка һәм театр факультетлары, 5 кафедра (фортепиано һәм оркестр өчен уен кораллары (эскрипкә, альт, виолончель, контрабас) кафедрасы, хор дирижерлыгы һәм халык уен кораллары кафедрасы, музыка тарихы, теориясе һәм композиторлык кафедрасы, актерлык осталыгы һәм режиссура кафедрасы, гуманитар фәннәр кафедрасы) оештырыла.
- 1969 елда вокал бүлеге ачыла.
- 1973 елда РСФСР мәдәният министрлыгы сынлы сәнгать бүлеге ачарга рөхсәт бирә.
- 1978 елда тынлы һәм бәрмә уен кораллары кафедрасы ачыла.
- 1993 елдан ассистентура, 1998 елдан аспирантура ачыла.
- 2003-2015 елларда Уфа дәүләт сәнгать академиясе.
- 2015 елдан Уфа дәүләт сәнгать институты[2].
4 факультетта (музыка, башкорт музыкасы, театр, сынлы сәнгать) һәм 23 кафедрада 33 белгечлек һәм юнәлеш буенча укыту алып барыла.
Институтта елга 4 мәртәбә «Проблемы музыкальной жизни» журналы (ISSN: 1997-0854) нәшер ителә[3].
Ректорлар
- 1968-1988 Заһир Исмәгыйлов (1917-2003)
- 1988-2000 Зиннур Нургалин
- 2000-2010 Ишмөхәммәт Галәветдинов (1948-2015)
- 2010-2012 Әминә Шәфыйкова
- 2013 елдан Әминә Әсфәндиярова
Бина
Ике уку корпусы бар.
Элекке дворяннар җыены бинасы (Ленин ур., 14) һәм икенче бина (Цюрупа ур., 9).
Институтның 12 катлы, 226 бүлмәле, 1978 елда төзелгән тулай торагы (Пушкин ур., 114) бар.
Белгечлекләр
Музыка факультеты
- Фортепиано
- Концерт кыллы уен кораллары
- Концерт тынлы һәм бәрмә уен кораллары
- Концерт халык уен кораллары
- Опера җыры сәнгате
- Симфоник оркестр һәм академик хор белән сәнгать җитәкчелеге
- Музыка белгечлеге
- Композиция
- Музыкаль тавыш режиссурасы
- Академик хор дирижеры
- Халык уен кораллары ансамбле дирижеры
- Тынлы оркестр һәм бәрмә уен кораллары оркестры
- Баян, аккордеон һәм кыллы чиртмә уен кораллары
- Эстрада уен кораллары
- Эстрада джаз җыры
- Менеджмент
Башкорт музыкасы факультеты
- Концерт халык уен кораллары
- Русия халыкларының халык уен кораллары
- Этник музыка белеме
Театр факультеты
- Актер осталыгы
- Театр режиссурасы
- Бию сәнгате
- Театр белеме
Сынлы сәнгать факультеты
- Сынлы сәнгать
- Графика
- Скульптура
- Дизайн
- Сәнгать теориясе һәм тарихы
- Дизайн
Уку йортын тәмамлаучылар
1968 елдан башлап, Башкортстан һәм РФның күрше өлкәләрендәге уку йортлары һәм театр, сәнгать оешмалары өчен 4000 югары белемле белгеч әзерләнгән.
|
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Постановление Совета Министров СССР № 417 от 05.06.1968
- ↑ Приказ Министерства культуры РФ № 3004 от 08.12.2015
- ↑ Журнал рәсми сайты