Тел, әдәбият һәм сәнгать институты: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тел, әдәбият һәм сәнгать институты latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к төркем өстәү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тарих: clean up using AWB
Юл номеры - 48: Юл номеры - 48:


==Тарих==
==Тарих==
ТӘСИ [[Бөек Ватан сугышы]]на кадәр 5 бүлектән тора: әдәбият, халык авыз иҗаты, [[татар теле]], [[рус теле]] һәм тарих. [[1961 ел]]ны тарих бүлегеннән археология һәм этнография бүлекләре аерылып чыга, [[1968 ел]]ны сәнгать бүлеге, [[1975 ел]]ны иҗтимагый фикер бүлеге оештырыла.
ТӘСИ [[Бөек Ватан сугышы]]на кадәр 5 бүлектән тора: әдәбият, халык авыз иҗаты, [[татар теле]], [[урыс теле]] һәм тарих. [[1961 ел]]ны тарих бүлегеннән археология һәм этнография бүлекләре аерылып чыга, [[1968 ел]]ны сәнгать бүлеге, [[1975 ел]]ны иҗтимагый фикер бүлеге оештырыла.


Үзгәртеп кору елларында институтның киләчәге яңадан карала, үсеш планына үзгәрешләр кертелә. Нәтиҗәдә, тел белеме бүлеге тел белеме һәм лексикология, лексикография бүлекләренә; археология һәм этнография бүлеге археология бүлеге һәм этнография бүлегенә; әдәбият бүлеге әдәбият бүлеге һәм кулъязмалар, текстология бүлегенә таркалалар. [[1988 ел]]ны яңа икътисад бүлеге, [[1990 ел]]ны тарих һәм мәдәни истәлекләр, татар энциклопедиясе бүлекләре ачыла.
Үзгәртеп кору елларында институтның киләчәге яңадан карала, үсеш планына үзгәрешләр кертелә. Нәтиҗәдә, тел белеме бүлеге тел белеме һәм лексикология, лексикография бүлекләренә; археология һәм этнография бүлеге археология бүлеге һәм этнография бүлегенә; әдәбият бүлеге әдәбият бүлеге һәм кулъязмалар, текстология бүлегенә таркалалар. [[1988 ел]]ны яңа икътисад бүлеге, [[1990 ел]]ны тарих һәм мәдәни истәлекләр, татар энциклопедиясе бүлекләре ачыла.

26 фев 2019, 08:03 юрамасы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
Җитәкчеләр
Директор

Ким Миңнуллин

Нигезләү

23.08.1939

http://www.ijli.antat.ru/

Казан, Николай Лобачевский ур., 2/31

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТАССР Совнаркомы карары нигезендә 1939 елның 23 августында оештырыла, эшен шул ук елның 7 октябрь көненнән «Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институты» буларак[1] башлый.

Институтта татар теленең тарихы һәм хәзерге вәзгыяте, икетеллелек, татар әдәбияты тарихы һәм башка халык әдәбиятлары белән бәйләнеше, текстология һәм археография, татар халык авыз иҗаты, театр, рәсем, музыка сәнгатенең актуаль проблемалары тирәнтен өйрәнелә. Институт бүлекләрендә хезмәт итүче бөтен галимнәрнең уртак бурычы булып яңа концепция буенча татар халкының дөрес һәм тулы тарихын язу эше тора.

Тарих

ТӘСИ Бөек Ватан сугышына кадәр 5 бүлектән тора: әдәбият, халык авыз иҗаты, татар теле, урыс теле һәм тарих. 1961 елны тарих бүлегеннән археология һәм этнография бүлекләре аерылып чыга, 1968 елны сәнгать бүлеге, 1975 елны иҗтимагый фикер бүлеге оештырыла.

Үзгәртеп кору елларында институтның киләчәге яңадан карала, үсеш планына үзгәрешләр кертелә. Нәтиҗәдә, тел белеме бүлеге тел белеме һәм лексикология, лексикография бүлекләренә; археология һәм этнография бүлеге археология бүлеге һәм этнография бүлегенә; әдәбият бүлеге әдәбият бүлеге һәм кулъязмалар, текстология бүлегенә таркалалар. 1988 елны яңа икътисад бүлеге, 1990 елны тарих һәм мәдәни истәлекләр, татар энциклопедиясе бүлекләре ачыла.

1988 елдан башлап институтка Республика җитәкчелеге тарафыннан яңа эшчәнлек ‑ югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтларында бара торган гуманитар фәннәр буенча тикшеренүләрне координацияләү, башка республикаларда, чит илләрдә яшәүче татар халкы проблемаларын өйрәнү бурычлары куела.

Бүген

Бүген Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 215 фәнни хезмәткәр эшли, тел, әдәбият һәм халык авыз иҗаты юнәлешләре буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау советлары бар.

ТӘСИ галимнәре гуманитар фәннәр үсеше, татар һәм Татарстан Республикасының башка халыклары милли рухы һәм мәдәнияты торгызылуына бик зур өлеш кертәләр. Институт Мәскәү, Питырбур, Башкортстан, чит ил (АКШ, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан һ.б.) галимнәре белән тыгыз элемтәдә тора.

Искәрмәләр

Чыганаклар